Татарстанның тулы вәкаләтле вәкилләре җанисәпкә багышланган киңәшмәдә катнашты
0
86
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республиканың субъектлардагы вәкилләре белән 2021 елгы җанисәпкә багышланган онлайн-киңәшмә уздырды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстанның Башкортстандагы, Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге, Свердловск өлкәсендәге даими вәкилләре дә катнашты.
Алар күпмилләтле Россия өчен җанисәпнең мөһимлеген искәртте. Халык санын алу мәгълүматлары социаль-икътисади үсеш, мәдәни этникара мөнәсәбәтләр формалаштыру нигезенә салыначак.
Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россиядәге тулы вәкаләте вәкиле Равил Әхмәтшин вәкиллекнең җанисәпкә әзерлек буенча еллык эшчәнлеге турында сөйләде.
Җанисәп башланырга бер атна кала, вәкиллектә Россиянең атказанган юристы Гөлнара Сергеева белән очрашу узган. Ул җанисәп бланкларын ничек тутырырга икәнен аңлаткан, сорауларга җавап биргән. Шулай ук, зур шәһәрләрдә туган телләрне саклауга багышланган түгәрәк өстәл узды
Равил Әхмәтшин әйткәнчә, Яшьләр советы порталында җанисәп турында мәгълүматлар белән даими уртаклашып торалар. Күптән түгел уздырылган сораштыруда күренгәнчә, яшьләрнең 85 проценты җанисәпне узган яки аны Дәүләт хезмәтләре порталы аша узарга планлаштыра.
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 15 октябреннән 8 ноябренә кадәр уза.