25 июльгә һава торышы һәм ай календаре
0
35
25 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Көндез явым-төшем ихтималы аз.
Төнлә Татарстанда һава температурасы +7...+12 градус булачак. Көндез һава +19, +24 градуска кадәр җылыначак.
Тулы ай.
Бу көнне бакча эшләреннән ял итәргә мөмкин, чөнки нәрсәдер утыртырга, күчереп утыртырга, ян ботакларын кисәргә киңәш ителми. Шулай ук ай тулган көнне кыяр һәм помидор да тозламау хәерле.
Дару үләннәренең чәчәкләрен, яфракларын һәм үләннәрен җыярга була. Бушап калган туфракны эшкәртергә һәм чистартырга мөмкин. Җиргә органик һәм минераль ашламалар кертергә, известьларга кирәк.