Мәскәүдә профессор Марат Ибраһимов вафат
0
47
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). 29 июньдә Мәскәүдә 93 яшендә техник фәннәр докторы, профессор, Сәнәгать экологиясе академиясе президенты Марат Хаҗи-Гали улы Ибраһимов вафат булды.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итүенчә, профессор Ибраһимов белән хушлашу мәрасиме 2 июльдә (җомга көнне) 9.00 сәгатьтә шәһәрнең С. П.Боткин исемендәге клиник хастаханәсендә (2нче Боткин проезды, 5, корп. 33, Хушлашу залы) була.
Марат Хаҗи-Гали улы Ибраһимов 1928 елның 23 августында Мәскәүдә туган. 1951 елда «Инженер-физик» белгечлеге буенча Мәскәү энергетика институтын тәмамлаган.
Обнинскида А.И. Лейпунский исемендәге Физика-энергетика институтында эшли, транспорт һәм реактор җайланмалар өчен җылыткычларның яңа төрләрен үзләштерү буенча эксперименталь база булдыра.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Марат Хаҗи-Гали улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша, диелә хәбәрдә.