Песошин: Финляндия - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе
(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Сельвина Илкаева). Финляндия - Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе, Татарстан-Финляндия эш төркеме кысаларында хезмәттәшлекне саклап калу мөһим. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Финляндиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Антти Хелантер белән очрашуда әйтте
Премьер сүзләренчә, кызганычка, товар әйләнешенең кимүе күзәтелә. Ул фин компанияләрен республикада үз производстволарын локальләштерүгә чакырды. Татарстан хакимияте фин бизнесы катнашындагы проектларга кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер, диде Песошин.
Аның сүзләренчә, сәнәгатьне модернизацияләү, мәгълүмати коммуникация технологияләре, энергетика, машина төзелеше һәм станоклар төзелеше, төзелеш һ.б. өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен зур потенциал бар.
«Ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күп. Аны үстерүдә, беренче чиратта, инновацияләр өлкәсендә яңа юллар эзләргә кирәк», - диде Песошин.
Татарстанга энергетика, юл төзелеше һәм циркуляр икътисад өлкәсендә Финляндия тәҗрибәсе кызыклы, дип ассызыклады Премьер.
Очрашу азагында ул фин коллегаларын «Россия - Ислам дөньясы» XII Халыкара икътисади саммитына һәм Kazan Digital Week халыкара форумына чакырды.