Добавить новость
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Әлфия Миңнуллина: «Мин Әлмәндәрне космонавт итүгә генә каршы» - «Ватаным Татарстан»

0 67
(Казан, 10 август, «Татар-информ», « Ватаным Татарстан », Гөлинә Гыймадова). Иң күп күп куелган драматург, кискен чыгышлары белән истә калган депутат, «Кызыл тышлы дәфтәр»е белән халыкның сөйкемле сөягенә әйләнгән язучы. Мондый сыйфатларны тагын да санап булыр иде. Ләкин бу кадәресеннән дә сүзебезнең Туфан Миңнуллин турында икәне аңлашыладыр. Исән булса, 25 августта аңа 85 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан Туфан абыйның үз куллары белән салган йортында кызы Әлфия Миңнуллина белән сөйләштек. – Әлфия Туфановна, зур шәхес балаларына тормышта тыюлар күбрәкме, ирекме? Гомумән, әти-әниеңнең танылган кешеләр булуы комачаулыймы, әллә ярдәм итәме? – Танылган шәхес баласы булу тормышта күбрәк комачаулыйдыр, минемчә. Кечкенә чакта аны уйламыйсың. Үсә-үсә, үзгә гаиләдә үскәнеңне аңлыйсың. Әйләнә-тирәдәге кешеләр сине я әтиең, я әниең белән чагыштыра башлый. Династия булып, әти-әнисе юлыннан киткән балага да кыен. Чөнки аңа әти-әнисе кебек талантлы түгел, дигән сүзләрне ишетергә туры килүе бар. Башка өлкәне сайласаң да, тирә-юньдәгеләрнең сиңа карата сораулары була. Мәсәлән, миннән еш кына, син нигә язмыйсың, яисә нигә артистка булып китмәдең, дип сорыйлар. Аларга ни дип җавап бирергә дә белмим. Һәр кешенең – үз язмышы, үз тормышы лабаса. Бу бит крестьян гаиләсендә туган бала иген игәргә генә тиеш, дигән кебек килеп чыга. – Туфан абыйның сез белмәгән серләре бар идеме? – Бик күп. Күзгә яшьләр килә… Чөнки хәзер мин аның архивында хатларын барлыйм һәм әтинең тормышын бөтенләй белмәгәнмен дигән фикергә киләм. Анда сер өстендә сер. Аларның күбесе күңелемә авыр тәэсир итә. Әти – минем өчен гениаль язучы. Бу җәһәттән минем шундый бер кагыйдәм бар: әгәр язучы яки композиторның иҗатын яратасың икән, аның биографиясен белмәвең хәерлерәк. Әгәр дә инде тәрҗемәи хәле белән танышып, анда күңелгә ятышсыз берәр фактка тап буласың икән, әсәрләрен кабул итү дә кыенлаша. – Бәлки шәхесләрне ул кадәр үк өскә күтәрмәскә кирәктер? Алар да бит – безнең кебек үк адәм баласы… – Килешәм. Шуңа күрә мин шәхесләргә бәйле пычракларны дөньяга чыгаруга каршы. Әтигә килгәндә, бигрәк тә вафатыннан соң, без аннан, чыннан да, изге Туфан ясадык. Шуңа күрә мин хәзергә ул әйберләрдән ераккарак киттем. Миңа әле күп әйберне кабул итәсе бар. – Архив дигәннән, иҗатына кагылышлы яңалыклар бармы? Беркайчан да басылмаган әсәрләре килеп чыкмадымы? – Әтине бәхетле язучыдыр дип уйлыйм. Чөнки үзе исән чагында ук әсәрләренең шактый өлеше басылган, пьесаларын алсак, куелган. Куелмыйча калган «Әбрәкәй» һәм «Бетсен ирләр, яшәсен хатын-кызлар» дигән пьесалары бар. Ул аларны Түбән Кама театрының баш режиссеры Рөстәм Галиевкә тапшырган булган. Әлеге әсәрләр 2008 елда ук язылганнар, ләкин куелмыйча калганнар. Ел башында без Зимфира Гыйльметдинова белән «читка»лар оештырган идек. Ул вакытта әлеге әсәрләргә карата кызыксыну да булган иде кебек. Аннан соң илгә үзизоляция режимы керде һәм әлегә бу әсәрләр хакында берни дә ишетелми. Икенче яктан, театрлар да эшләми бит әле. Миндә, бәлки, куелыр дигән өмет бар. Сүз уңаеннан, «Әбрәкәй» турында бер журналист: «Исеме татар менталитетына туры килеп бетми», – дигән иде. Бәлки, чыннан да, пьесаны куярга исеме комачаулыйдыр. Ләкин мин әтидән башка аның исемен үзгәртә алмыйм инде. Куючы режиссер үзгәртә икән, каршы чыкмыйм. Чөнки әсәрнең куелуы кызык булыр иде. Язылуына ничә ел үтүгә карамастан, көн кадагына туры килгән әсәр ул. – Туфан абый соңгы әсәрләрендә нинди проблемалар күтәрә? – Әле телгә алынган пьесалары сатира жанрында язылган. Шактый усал сатира. Үзе исән чакта аның «Үзгәрү» дигән әсәре чыккан иде. Анда аның бик күп күренешләргә карашы үзгәрүе күренә. Ерактанрак башласак, безнең әти коммунист иде. Ул карьера яки үзенә файда өчен коммунист булган кеше түгел. Ихластан инанган, балачактан шул идеяләр белән тәрбияләнгән, җыеп әйткәндә, совет пропагандасы җимеше. Тормышлар үзгәрде, ә аңа чын күңелдән инанган идеяләрдән баш тарту җиңел булмагандыр, шуңа шактый катлаулы кризис кичергәндер. Моннан тыш, әтинең бик күп фикердәшләре вакытсыз китеп барды. Илдар Юзеев, Марсель Сәлимҗанов… Ул ничектер үзеннән яшьрәк кешеләр даирәсендә калды. Икенче буын кешесенең карашлары барыбер икенче. Һәм аны болар барысы да борчыды. Бу аның 2000 нче елларда язылган әсәрләрендә ачык чагыла. Халык яратып караган «Нәзер», «Төш», «Саташу», «Сөяркә», «Дивана», «Мулла» – шул уйлануларының тармаклары. Әлеге әсәрләрдәге фикерләр исә «Үзгәрү»дә туплап җыеп бирелгән. – «Мулла» – иң бәхетле әсәрләренең берсе. Ул күпме театрда куелды, аның нигезендә нәфис фильм да төшерелде. Төрле режиссер әсәрне төрлечә күрде. Сезгә аларның кайсы якынрак? Гомумән кабул итмәгән куелыш бармы? – Әлбәттә, кайсыбер күренешләр эчке бер күзаллавыма туры килмәскә мөмкин. Әмма бу – субъектив фикер. Мин иҗат кешеләренә хөрмәт белән карыйм. Алар әсәрне шул рәвешчә күзаллый икән, бу – аларның эше. Мин Әлмәндәрдән космонавт ясауга гына каршы. Гомумән алганда, һәр тәҗрибәне кызыксынып карыйм. – Туфан абыйның сезгә иң кадерле булган әсәре кайсы? – Бөтен әсәрен дә яратам. Шунысы бар: күңелемә бик якын пьесалары бүген бераз онытылыбрак бара. Мәсәлән, «Миләүшә» трилогиясе. Чөнки ул – әтиләр буынының елъязмасы. Ә бит алар буыны хәзерге татар зыялыларының хәлен билгели. «Канкай улы Бәхтияр»не сагынам. Бигрәк тә бүген әлеге әсәр актуаль булыр иде. Чөнки күптән түгел Президентның да татарлар турындагы мәкаләсе чыкты. Җәмгыятьтә татар тарихы турында сөйләшү актив бара, ул ниндидер бер нәтиҗәгә китерер, дип уйлыйм. Татар халкы үсеш стратегиясен әзерләү генә түгел, үзенең үткәненә дә бердәм карашка килергә тиеш. Әлегә фикер төрлелеге сизелә. «Канкай улы Бәхтияр»гә килгәндә, анда Пугачев восстаниесендә татарларның хәрәкәте сыйнфый бәрелеш кенә түгел, милли изүдән дә котылуга күтәрелеш итеп күрсәтелә. Һәрхәлдә халыкка каһарманнарны танытырга кирәк. Хәзер мәктәптә татар тарихы бөтенләй укытылмый. Үзебезнең тарихны балаларга театр, телевидение аша гына җиткереп буладыр. Күзәтүләрдән чыгып, яшьләр тарихны бөтенләй белми дигән фикергә киләм. – Туфан абыйның архивларын өйрәнеп, китап чыгарырга җыенмыйсызмы? – Андый ният булды. Әтинең туксан яшенә әсәрләренең тулы җыентыгын әзерләргә дип тотынган идем. Әле биш ел вакытым да булгач, өлгерермен кебек иде. Ләкин хәзер тарта алмам шикелле тоела. Инде хәзер басылмаган әсәрләрен китап итеп чыгарып булса, әйбәт булыр иде, дим. Тулы җыентыкны чыгарыр өчен миңа ярдәм кирәк. Әлегә ярдәм итәрлек галим күрмим. Беренчедән, нинди принципта тупларга кирәк икәнен белеп бетермим. Моннан берничә ел элек әтинең җыр китабын чыгарган идем. Шуннан чыгып, әлеге эшнең шактый четерекле булуын беләм. Мин бу эштә профессионал түгел. Параллель рәвештә Дәүләт Советында ясаган чыгышларын туплый башладым. Аларны да бер җыентыкка туплап булыр иде. Әлеге дә баягы, чыгышларын гына туплап бирсәң, ул аңлашылмаячак. Аның һәрберсенә аңлатма бирергә кирәк. Бу да минем өчен катлаулы булып чыкты. Журналист буларак эшлим, ләкин мин язганнан соң да консультантның карап чыгуы кирәк. Драматург булганганмы, миңа хәтта аның билгеле бер мәсьәләне караганда ясаган репликалары да кызыклы. – Туфан абыйның тормышында авыр чор булдымы? – Әтинең теле тик тормый иде, шуңа күрә авыр чорларны шактый кичерде. Өстәгеләрнең күңеленә ятышлы сүзләр сөйләмәсә дә, нигәдер аңа карата җитәкчеләрнең симпатиясе бар иде. Бәлки, үзләре әйтә алмаган сүзләрне сөйләгәнгәдер. Шуңа күрә ул кризислардан чыга алды. Аннары советлар иле таркалды һәм әти СССР депутаты булудан тукталды. Шул вакытларда ул Татарстанда беркемгә кирәкми торган кеше булып калды. Актив, кайнап яшәгән кешегә кинәт туктап калу бер дә җиңел булмагандыр. Әти ул чорны иҗат белән үткәрергә тырышты, авылда әллә ничә йорт салды. Ә депутатлык турында, ул миңа ниндидер файда өчен түгел, халык алдында чыгыш ясау өчен кирәк, дип әйтә иде. Әнә шул мөнбәре булмау аның өчен бик авыр булды. Ул халык арасында булырга, халык белән сөйләшергә яратты. – Ничек уйлыйсыз, депутат буларак Туфан абый эшен дәвам иттерерлек кеше бармы бездә? – Әти Ркаил Зәйдулланы үзе шикелле кеше итеп тоя иде. Гәрчә Ркаил әтигә караганда дуамалрак булса да. Акыллы, кыю кеше. Бәлки, ул, чыннан да, әтидән калган урынны биләр. Бөтен депутат «әйе» дип кул күтәргәндә, аның берүзенең кул күтәрмичә калуы да күп нәрсә турында сөйли һәм шәхесенә карата хөрмәт уята. Шунысы кызык: бик күпләр системага каршы барырга курыктылар, ә бит каршы тавыш биргәне өчен Ркаилгә берни булмады. Димәк, бик күп очракта куркаклыгыбыз, үз күләгәбездән өркүебез зур роль уйный. Әти үз фикерен әйтүдән курыкмый иде. Мин аңа: «Син каршы чыгыш ясыйсың, әмма ничектер башыңа сукмыйлар», – дип әйтә идем. Шул чакта ул: «Мин күренешне тәнкыйтьлим, беркайчан да шәхескә кагылмыйм», – дип җавап бирде. – Әлфия Туфановна, сез – барыбер әти кызы… – Әлбәттә инде! Әти төсе, әти холкы. Баш бирмибез, шуңа күрә эшкә дә йөрмибез… Блиц сораулар 1. Туфан абыйның кызына биргән тормыш сабагы. – Ачкычны бармакта әйләндереп уйнап торганда кисәтү ясады. Ул – җиңел холыклы кызлар шөгыле, диде. Тәмәке тартып торганда кочаклап алгач: “Беркайчан да тәмәке тарткан кешене култыклама. Я син аны култыклама, я ул тәмәкесен ташласын”, – диде. 2. Аңа үпкәләгән чак булдымы? – Әти белән бик күп мәсьәләләрдә килешми идек. Шуның берсе – интернет мәсьәләсе. Мин интернет белән бик тиз дуслаштым һәм анда эшли дә башладым. Әти исә бик нык каршы торды. Ул аны кешелеккә начарлык китерә торган күренеш итеп кабул итте. Без бу җәһәттән гел бәхәсләшә идек. Мин аңа балта белән кеше гомерен кыеп була, шул ук вакытта йорт тергезеп тә була, дип әйтә идем. Әмма әти беркайчан да үз сүзен бирмәде. Соңгы елларда гына интернет белән күренеш буларак килеште. 3. Яраткан авторыгыз. – Әлбәттә, Туфан Миңнуллин. Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиевне дә яратып укыйм. Әмирхан Еникине иң матур телле татар язучысы дип саныйм. Үзем өчен Фатих Әмирханны яңабаштан ачтым. Үз вакытында мин аны өстән-өстән генә укыганмын икән. «Фәтхулла хәзрәт»не елый-елый укыдым. Фатих Әмирханны да, ул вакыттагы хәзрәтләрне дә кызгандым. Бүгенге хәлләрне күрсә, язучы үзе дә утырып елар иде, мөгаен. 4. Без нинди заманда яшибез? – Күченеш чорын кичерәбез дип уйлыйм. Коронавирус та тикмәгә килеп чыккан чир түгел. Ул да – кешелекнең күченешләр заманында торуына ишарә. ХХ гасыр башында атлардан машиналарга күченү кискен чор булган бит әле, без дә – шундыйрак үзгәрү алдында. Бөтен нәрсә шуңа бара. Тормышыбыз тамырдан үзгәрәчәк дип уйлыйм. Кеше организмы да, җәмгыять төзелеше дә, иҗтимагый мөнәсәбәтләр дә…




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Росгвардия чтит память воинов НКВД – участников первого Парада Победы

С начала объявленного Россией перемирия силы ПВО уничтожили 264 беспилотника

Спрос на военно-патриотический туризм в России вырос на 50% за последние четыре года, рассказали РИА Новости в РСТ

Силы ПВО уничтожили 347 БПЛА над регионами России за прошедшую ночь, сообщили в Минобороны


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тула на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.