Добавить новость
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013 Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014 Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016 Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Тыңлый белгән кешене киләчәккә чакыру бу»: Президент мәкаләсе уңаеннан фикерләр

0 3

Татарстан премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милләт киләчәге турында программ мәкаләсенең татар дөньясында көтеп алынган булуын һәм хуплап каршы алынуын хәбәр итте. «Бу кирәкле мәкалә. Без аны төбәкләрдәге, чит илләрдәге татар активларына тараттык. Татар дөньясында гына түгел, башка милләтләр арасында да ул өметләр белән, хуплап каршы алынды», — диде Шәйхразиев.

Премьер-министр урынбасары Рөстәм Миңнехановның Татарстан өчен генә түгел, бөтен дөнья татарлары өчен дә президент булып торуын искәртте. «Президент Бөтендөнья татар конгрессына да бурычлар куйды. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү буенча юнәлеш бирде», — диде ул.

Васил Шәйхразиев татар халкының төп бурычларының берсе булып бердәмлекне саклау торганын әйтте һәм бу фикернең Президент мәкаләсендә дә урын алуын билгеләде. «Казан татарымы без, себер, әстерхан, керәшен татарымы — без барыбыз да зур, бердәм гаилә. Димәк, традицияләргә тугрылыкны сакларга тиешбез. Президент мәкаләсендә бердәм гаилә булган милләтне алга алып бару юллары күрсәтелгән», — диде ул.

Вице-премьер шулай ук «азатлык» төшенчәсенә дә тукталды. «Конституциябез, законнарыбыз безгә милләт булып яшәргә, үсәргә мөмкинлек бирә. Азатлык дигәндә, моны күздә тоту кирәк. Азатлыкны нәрсәнедер даулап йөрү дип аңларга кирәкми. Президент мәкаләсендә бу вакыйгалар буенча да кисәтү бар», — диде ул.

«Безгә Татарстан җирендә туып, милләтебезгә хезмәт итү мөмкинлеге бирелгән. Татарстан ул лидер төбәк, ә бу безнең өчен горурлык кына түгел, бурыч та, миссия дә. Президентыбыз сүзләрен хуплыйбыз. Бу мәкаләдә татарларның нинди юл алачагы аңлаешлы итеп язылган, ул башка милләт кешеләренә дә аңлашыладыр дип уйлыйбыз», — диде Васил Шәйхразиев. 

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын Президент әйткән сүз хакимият өчен дә күрсәтмә дип аңлатты. «Әлбәттә, чыгышның нәтиҗәсе булыр дип саныйм. Халыкка бер сигнал формасында кабул иттем. „Әйдәгез, татарлар, берләшик, татар теле дә, мәдәнияты да үзебездән тора, башка беркемгә дә кирәкми“ дигән фикер ярылып ята. Тыңлый белгән кешеләр өчен бу киләчәккә бара торган бик зур чакыру», — дип әйтте Ринат Закиров.

«Рөстәм Нургалиевичның татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйланулары көтелмәгән әйбер түгел, чөнки бик күп төбәкләрдә, илләрдә милләттәшләр белән очрашканда ул фикерләрен әйтә килде. Бөтен фикерләрен туплап, ул аны халыкка чыгарды. Мин моны трактат дип атар идем. Президент моны халыкка чыгарырга уйлаган икән, димәк, бу эшкә бөтен җәмгыятебез, татар дөньясы белән алынабыз», — дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.

«Халкыбызның тарихын да Президентыбыз горурлык белән күрсәткән. Сизелеп тора, аңарда да шушы горурлык хисе өстенлек итә. Чыннан да, горурланырлык. Безнең бөек тарихыбыз бар, бөек дәүләтчелегебез булган. Дәүләтчелегебезне югалткан, кире кайтарган вакытлар да истә. Дәүләтчелек идеясе татарның үзаңында. Безнең иң көчле ягыбыз берләшкән халык булуда. Берләшүнең нигезендә дәүләтчелек идеясе ята», — ди ул.

«Рөстәм Миңнеханов татарның бүгенгесе һәм киләчәге турында уйлануларында Бөтендөнья татар конгрессының урынын матур гына билгеләп куйган. Оешманың эшчәнлегенә ул ике җөмләле, шул ук вакытта, бик тирән фикерле бәя биргән. Әлбәттә, бу безнең өчен мәртәбә. Чыннан да, Бөтендөнья татар конгрессы татар халкының үзаңын булдыру һәм татар дөньясын туплау өстендә чирек гасырдан артык вакыт саллы эш алып бара», — дип хәбәр итте Ринат Закиров.

«Дөнья буенча конгресс тирәсендә 500гә якын оешма үзеннән-үзе барлыкка килмәгән. Бу — эш нәтиҗәсе. 36 илдә татар оешмалары эшли. Алар номиналь генә әйбер түгел. Тулы канлы эш алып баручы оешмалар. Ике яклы нык элемтә урнаштырылган. Үзебезнең үтенечне, фикерләрне һәрдаим җиткереп торабыз, шулай ук читтә яшәүче милләттәшләрнең фикерләрен дә ишетәбез. Шуңа күрә Казанда уза торган чараларга халыкны җыюның да бернинди кыенлыгы юк», — дип аңлатты Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе.

«Бөтен илебез Казанның, Татарстанның уңышлары турында сөйли. Без бүгенгесе көндә дә үзебезне күрсәтеп, урыныбызны билгеләп яши алабыз. Дәүләтнең һәрвакыт үзенең сәясәте була. Шушы сәясәттә дә без үзебезнең мәнфәгатьләрне кайгырта белергә тиешбез. Президент шул турыда әйтә», — дип тәмамлады фикерен Ринат Закиров.

Танылган татар галиме һәм сәясәтчесе, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасын сөенеп кабул иткән. «Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның милли мәсьәләләр турындагы язмасы шатландыра. Аның таләпчән җитәкче икәнен беләбез. Ул бу эшне башлагач, ахырга хәтле җиткерәчәк. Шуңа күрә татар теленең дәрәҗәсе күтәрелер дигән өмет бар. Телгә игътибар көчәер», — дип әйтте Рафаил Хәкимов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә.

«Минтимер Шәймиев Президент булган вакытта да андый теләкләр, программалар булды, милләт өчен бик күп эш эшләнде. Әмма бүген илдә сәясәт башка төрле. Югары трибунадан илдә рус теле генә калырга тиеш дип әйтелде, Безгә хәзер куркып торырга сәбәп юк. Үзебезнең юлны дәвам итәргә, нык торырга кирәк. Безнең яхшы эшләгәнне бөтен Россия күрә. Бу ил файдасына. Әлбәттә, кайбер кешеләргә татарның, Татарстанның көчәюе ошап бетми. Без яхшы эшләгәч нишләтәсең? Татарстан ныгый һәм үрнәк тә күрсәтә», — дип уртаклашты татар зыялысы.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Силы ПВО уничтожили 347 БПЛА над регионами России за прошедшую ночь, сообщили в Минобороны

В период с 21:00 мск 6 мая до 7:00 7 мая средства ПВО перехватили и уничтожили 347 беспилотников самолетного типа над российскими регионами, сообщило Минобороны РФ

В Москве наградили победителей V Международного конкурса юных музыкантов

Пожар с пятью погибшими и утечка газа с 14-ю пострадавшими: дайджест главных, значимых и резонансных региональных событий


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тула на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.