Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты
(Казан, 18 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүгә әзерлек буенча киңәшмәдә катнашты. Видеоконференция режимында киңәшмәне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров үткәрде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Төбәк сайлау комиссияләре рәисләре Комаровка — тавыш бирү өчен участокларда кабул ителә торган гражданнарның куркынычсызлыгы һәм яклау чаралары турында, ә Роспотребнадзорның төбәк идарәләре җитәкчеләре - эпидемия торышы һәм тавыш бирү барышында РФ субъектларының санитар чаралар үткәрүгә әзерлеге турында хәбәр иттеләр.
Игорь Комаров төбәк башлыклары белән тавыш бирү барышында хокук тәртибен саклау һәм янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре турында фикер алышты.