Мәскәүдә Филүс Каһиров концерты була
(Казан, 29 февраль , «Татар-информ»). 8 мартта «Измайлов» концертлар залында Мәскәү тамашачысына Татарстан Республикасының атказанган артисты Филүс Каһиров концерт программасын тәкъдим итә. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Филүс Каһиров - Казан консерваториясен тәмамлаган. Аны Татарстан Республикасының алтын тавышы дип атыйлар. Филүс Россия буенча гына түгел, чит илләрдә дә гастрольләрдә актив йөри. 2019 елда ул АКШ һәм Канадада турне оештырган беренче татар артисты булды.
Аның киң репертуарында халык һәм ретро-җырлар да, заманча, классик әсәрләр дә бар.
Ул татар, башкорт, рус, итальян, инглиз һәм төрек телләрендә җырлар башкара.
Концертта Филүс Каһиров мәскәүлеләрне тере тавышка яңа җырлары һәм узган еллардагы хитлары белән сөендерәчәк, диелә бу хәбәрдә.