Татарстанның «Арена» һәм «Әллүки» спектакльләре «Алтын битлек»кә дәгъва кыла
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның ике спектакле «Алтын битлек» Милли театраль премиясенә биш категориядә номинацияләнгән. Бу хакта Татарстаннның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Инклюзион» иҗат проектларын гамәлгә ашыру үзәгенең һәм «Әлиф» иҗат берләшмәсенең «Әллүки» спектакле өч номинациядә тәкъдим ителде. Спектакль «Опера/спектакль», «Опера/режиссер эше» һәм «Музыкаль театрда композитор эше» категорияләрендә җиңүгә дәгъва кыла.
«Пантера» камера балетының «Арена» спектакле ике номинациядә – «Заманча бию/спектакль» һәм «Балет – заманча бию/балетмейстер-хореограф эше» күрсәтелгән.
«Алтын битлек» XXVI театр фестивалендә Россиянең 30 шәһәреннән 80нән артык театр катнаша, 250дән артык күрсәтү һәм 101 спектакль була. Конкурска тәкъдим ителгән спектакльләр Мәскәүдә гыйнвардан апрельгә кадәр бара. Традиция буенча премияне тапшыру тантанасы 15 апрельдә «Зарядье» концерт залында узачак.