Марат Бәшәров Фәрит Нәгыймнең пьесасы буенча куелган спектакль премьерасында уйнаячак
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүнең «Заманча пьеса мәктәбе» театрында драматург Фәрит Нәгыймнең пьесасы буенча «Непьеса» спектакленең премьерасы узачак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.
Бу хакта Татарстан вәкиллегенә автор, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, «Халыклар дуслыгы» журналының баш мөхәррире урынбасары Фәрит Нәгыймов хәбәр итте.
Төп рольләрне танылган актерлар Марат Бәшәров һәм Елена Захарова башкара.
Спектакльне 17, 18 гыйнварда һәм 3 февральдә Мәскәүнең «Заманча пьеса мәктәбе» театры сәхнәсендә карарга мөмкин. Пьеса автордашы — Елена Исаева.
«Әсәр чын вакыйгаларга, күп тапкыр уңышсызлыкка очрап та өметләрен дә югалтмаган кешеләр тормышына нигезләнгән. Шуңа күрә „Непьеса“ дип атала да. Асылда, яңа жанр булдырдык — сөйләшүләр», дип сөйләде Фәрит Нәгыйм.
Марат Бәшәров сүзләренчә, бу спектакль — ир-атның хатын-кызларга һәм хатын-кызларның ир-атка карашы.