Добавить новость
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Җәйге ялларны планлаштырабыз: туристларга кая барырга, бәяләр күпмегә арткан?

0 324

Евросоюзның Россия самолетлары өчен һава киңлекләрен япканы турында хәбәр иткән идек . Россия авиакомпанияләре самолетларына Европа берлеге территориясенә төшү, һавага күтәрелү һәм очып узып китү тыелды. Беренчеләрдән булып әлеге тыюны Польша, Болгария һәм Чехия кертте. Аннан соң әлеге исемлеккә Европа берлегенең калган илләре дә өстәлде. «17 көнгә килеп, өч кенә көн ял итүчеләр дә булды» Февраль ахырында, март башында күп кенә туристлар әле ял итеп өлгерде. Казанда яшәүче Айгөл гаиләсе белән күптән түгел генә Мисырның Хургада шәһәренә барып кайтканнар. Банк карталары һәм түләүләр белән кыенлыклар булмаган. Ял итәргә алар 23 февраль көнне очканнар, кире 5 мартта кайтканнар. «Хургададан киткәнче, бер көн алдан безгә очу сәгате үзгәрүен хәбәр иттеләр. Казанга оча торган рейс 5 сәгатькә тоткарланды. Аны алдан белү әйбәт булды: вакытны аэропортта түгел, отельдә үткәрдек. Белмим, анысы ни белән бәйле булгандыр, әмма һәр кешене бик озаклап тикшерделәр, аяк киемнәренә хәтле салдык. Безнең очу вакыты кичке сәгать сигезләр тирәсендә иде. Без аэропортка килгәндә, иртәнге 9да Мәскәүгә очарга тиешле кешеләр әле һаман аэропортта утыра иделәр. Аэропортның көтү залын икегә бүлгәннәр: руслар һәм чит ил кешеләре өчен», — дип сөйләде ул. Рейслары берәр тәүлеккә тоткарланган шәһәрләр дә булган, ди Айгөл. «Безнең отельдә Украинадан да кешеләр бар иде, бөтен кеше дә үзен тыныч тотты. Екатеринбург шәһәреннән килгән бер гаилә белән таныштык. Менә аларны вакытыннан алда - хәтта экскурсиядән чакыртып алып аэропортка илтеп куйганнар. Шул танышым әйтүенчә, бездән соң 17 көнгә килүчеләр арасында өч кенә көн ял итеп калучылар да булган. Без әле вакытында барып, кайтып өлгердек», — ди Айгөл. «Киләчәктә Сочи яки Санкт-Петербургка барырбыз» Психолог Светлана Ямашева санкцияләр кертелеп, самолетлар очудан туктаганчы ире белән Европада булырга өлгергән. Алар 8-15 февральдә Будапештта булганнар. «Билетларны декабрьдә үк алып куйган идек. Будапешттан без Милан һәм Прага шәһәрләренә дә барып кайта алдык. Гринпасларыбыз булмаганга, борчылсак та, бар да яхшы үтте, тикшермәделәр. 15е кайттык, рейслар тоткарланмады, бар да гадәттәгечә үтте.  Дөрес, ул вакытта инде Россия Украинага һөҗүм итәргә җыена икән дигән сүзләр йөрде. Яңалыклар да шул хакта иде», — ди ул. Ямашевлар гаиләсе елына өч тапкыр чит илгә барып ял итә. Бүгенге көн вәзгыятен истә тотып, хәзер алар билетлар алырга уйламый. «Гадәттә, без ял итү өчен Төркия, Мисырны сайлый идек. Европага менә быел гына очтык. Апрель башында ял итәсе килә, бәлки Сочи яки Санкт-Петербург булыр. Калининградка да барасы килә. Алдан турлар алып куймаячакбыз», — диде Светлана.  Халык өметен өзми Туризмга кагылышлы төрле форумнарда да кешеләр үзләренең булачак яллары, алып куелган турлары өчен борчыла. «Июнь башындагы турның 25 процентын түләп куйган идем. Хәзерге валюталар курсы белән мин аны түләп бетерә алмаячакмын. Нишләргә дә белмим, хәзер үк баш тартыргамы икән?» — дип язган берсе. Март ахырында Истанбулга барырга тиешле кешеләр дә үзләренең турлары булмаячагы турында яза. Дубайдан кайтучылар рейслары тоткарланудан зарланган. Шулай да, кешеләр әле өметләнә: «Курс төшәр дә, без дә ял итеп кайта алырбыз…» - диешәләр. Мисырга җыенган кешеләр бәяләрнең 1,5 тапкыр күтәрелүе хакында хәбәр итәләр. Март уртасына планлаштырылган Мисыр каникулларының вакыты кичектерелүе хакында язылган турфирма хатларын да беркеткәннәр. Кемдер Кырымга турлар броньлаштырып куйган. Берәүләр әле ковид сәбәпле кичектерелгән 2019 елгы турның да акчаларын кайтара алмаудан зарлана. «10 көнлек ял иде, хәзер шул акчага 7 көн генә ял итә алабыз, әле 22 мең өстәмә түләргә дә кирәк», — дип зарлана берсе. Чит илләрдә ял итәргә теләүчеләрнең күбесе нишләргә белми. Шулай да халык турларын аннулировать итәргә ашыкмый. Көтә, хәлләрнең яхшы якка үзгәрәчәгенә өметен өзми. «Хәзер чит илгә бармый тору яхшырак» Казанның туристлык агентлыкларына шалтыратып, вәзгыятьне белешергә булдык. «Бүген туризмда нинди юнәлешләр булуы һәм кайсыларының популяр икәнлеге турында сезгә берәү дә җавап бирә алмаячак. Актуаль мәгълүматлар әлегә юк. Бүген төгәл итеп нәрсәдер әйтү кыен, көтәбез. Хәзер кешеләрдә ял итү кайгысы юк. Барысы да туктаган хәлдә. Киткән туристлар барысы да кире кайтты. Март, апрель айларына алынган турлар буенча әле берни дә хәл ителмәгән, чөнки безнең самолетлар анда очамы, юкмы икәне билгесез», — дип җавап бирде « VIA Tourism» агентлыгы хезмәткәре Оксана. «Сим сим Трэвел» туристлык агентлыгы хезмәткәре Гүзәл : «Март аенда Россия авиакомпанияләреннән алынган турлар буенча беркем беркая очмый. Апрель аена дигән күп турлар да тукталды, нигездә бу — Гарәб Әмирлекләре. Апрельдә кая очарга мөмкин булуы турында әлегә сөйләп булмый. Визалары булган кешеләр Европага Истанбул аша эләгә алалар. Хәзерге вакытта чит ил авиалинияләре белән Гарәб Әмирлекләре, Шри-Ланка, Төркия, Әрмәнстан, Катар, Морокко, Иран, Үзбәкстанга барып була. Россиядәге иң популяр юнәлешләр булып Сочи, Кырым, Краснодар крае курорт шәһәрләре — Анапа, Геленджик, Туапсе һәм Абхазия тора», — дип аңлатты. «Экзотика Тур» туристлык агентлыгы хезмәткәре 28 марттан соң туристлар алынган турлары буенча ял итеп кайта алырлар дип өметләнә. «Март аенда күпчелек авиакомпанияләр рейсларын туктатты. Апрель, май һәм җәйге турлар әлегә актив. Алар буенча туристлар ял итеп кайтыр дип өметләнәбез. Визалары булган кешеләр өченче илләр аркылы Европага да бара алыр. Моны хәзер төгәл генә әйтү кыен. Шулай да хәзерге вакытта чит илгә чыкмый тору яхшырак. Рейслар алыну сәбәпле, самолетларның очу вакытлары күчерелә, тоткарлана. Россия буенча сәяхәт итүдә проблема юк. «Кешбэк» системасы да бар. Җәйгә ялларны билгеләп куеп, турлар алып куярга да мөмкин. Соңрак бәяләр дә арта, кунакханәләр дә тулы була, урыннар сайлау мөмкинлеге дә кими. Бүгенге вәзгыятьне истә тотып, Россия курортларына бәяләр тагын да артыр дип уйлыйм. Безнең халык Төркияне үз итә. Шәхсән үзем әле тур алырга ашыкмыйча, мартта ни буласын күзәтер идем. Җәйгә таба ул юнәлешне дә карарга буладыр дип уйлыйм. Турларның 25 процентын гына түләп кую мөмкинлеге дә бар. Дөрес, аннары калганын шул вакыттагы валюта курсы буенча түләргә кирәк булачак. Азия якларына да очарга була, ләкин бераз соңрак. Вьетнам, Таиланд, Һиндстанга да очтылар, алар ябылмады. Авиакомпанияләр рейсларын туктату сәбәпле, 28 мартка кадәр анда барып булмый. Бу як юнәлешләрне көзгә кадәр калдырып тору яхшы булыр. Иң мөһиме - хәзер популяр булган Төркия, Мисыр, Гарәб Әмирлекләре кебек илләргә очуларны яңадан башлау», — диде ул.   «Россия буенча сәяхәт итегез» Быелгы җәйге ялларны планлаштыру турында ТР туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов белән сөйләштек. Белгеч быелгы ялларны Россия территориясендә планлаштырырга киңәш итте. Валюталар курсы аркасында, Россия эчке туризмы төп юнәлеш булыр дип уйлыйм. Чит илгә чыгу бик каты кыйммәт була башлады. Россия туристларының иң яраткан юнәлешләренең берсе булган Төркия дә быел алдагы сезон белән чагыштырганда бик кыйммәт. Бу юнәлештә бәя валюта курсына бәйле рәвештә 100 процентка артты. Быел аңа ихтыяҗ минималь булыр, мөгаен. Элек 75 мең торган турлар бүген 150 мең сум. Бер гаилә Төркиягә 150-200 мең сумга барып кайта алса, бүген ул — 400 мең сум. Мондый бәягә Төркиягә бара алучылар күп булмаячак. Мисыр, Дубай, Морокко, Мальдив утрауларына да барып була, тик бик кыйммәт. Турыдан-туры оча торган рейслар юк. Дубай, Истанбул аша теләгән юнәлешкә барып була, — дип аңлатты белгеч. Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты ялларны оештыру буенча үзенең берничә киңәшен дә бирде:

Россия эчендә ял итәргә җыенган кешеләргә мин турларны бүген алып куярга киңәш итәм. Кешеләрнең керемнәре артмады, шуңа күрә шушы бер-ике атна эчендә җәйге яллар турында уйланып, алдан ук, отель бәяләре артканчы турлар броньлап куюны кулай булыр дип саныйм. Бәяләр тышкы базар мөнәсәбәтләренә бәйле рәвештә үсә ала. Моңа күп факторлар тәэсир итә: машина ягулыгы, запас частьләренә бәяләр үзгәрүе һ.б. Үссә дә, күп булмас, 5-10% булырга мөмкин.

Рәхәтләнеп бөтен Россия буенча хәрәкәт итәргә, теләгән җиргә барырга була. Мәсәлән, Кавказның минераль сулары яисә Белоруссия шифаханәләре. Сочи, Кырым, Симферополь, Кавказ якларына самолетлар көн саен очачак.

Россия эчендә сәяхәт итүне планлаштырганда кешеләр үзләре генә дә отельләр сайлап, броньлый ала. Ә менә чит илгә чыгуны үзеңә генә оештырмау яхшырак булачак. Туристлар үзләре генә китәләр, ә кире кайта алмыйлар. Туроператор аша барганда исә, төрле экстрен хәлләр вакытында туроператор туристларны үз хисабына чит илдән алып кайта.

Россия эчендә бөтен карталар да эшли. Рәхәтләнеп «МИР» картасын да кулланып була.

15 марттан 30 июньгә кадәр кэшбек системасы кабат эшли башлый. Бу система эчке туризмга кагыла. Кешбэк системасы буенча, Россия эчендә сәяхәт, турлар броньлап, «МИР» картасы белән түләгән очракта, карталарына 20 проценты кире кайтачак. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Пожар с пятью погибшими и утечка газа с 14-ю пострадавшими: дайджест главных, значимых и резонансных региональных событий

Море летом отменяется: разлив нефти угрожает курортам Черного моря в 2026 году

Забудьте про Чёрное море: 3 места в России, где берег чище, вода теплее, а отдых вдвое дешевле

Дешевле, чем такси до аэропорта: 5 направлений мая, куда можно улететь от 950 рублей


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туапсе на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.