Добавить новость
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Кара диңгез буендагы курортлар янында урманнар яна

0 51
Кара диңгез буенда икенче көн рәттән табигый янгыннар белән көрәшләр. Хәзерге вакытта Туапсе районында, Анапада, Геленджикта һәм Новороссийск шәһәре янында урманнар яна. Биредә йөзләрчә җәнлек төрләре һәлак була. Бу турыда « Комсомольская правда » хәбәр итте. Урман янгыннарына барып җитү дә кыен, биредә җил тизлеге секундына 27 метрга кадәр җитә. Иң зур янгын Анапаның тыюлык зонасында — Олы Утриш районында чыккан. Биредә 12 гектар мәйданны ут харап иткән инде. Хәзерге вакытта аны сүндерү дәвам итә. Белгечләр сүзләренчә, диңгез буендагы янгыннардан экосистемага бик зур зыян килә. Йөзләрчә тере хайваннар үлә, туфрак бетә. Янгын урманнарны чүлгә әверелдерә дип әйтергә була. «Янгын үз юлындагы бар тереклекне бетерә. бу су басудан да начаррак. Бездә урманнар тәбәнәк, янгын тоташ стена булып бара. Үсемлекләр дә уттан юкка чыга. Йөзләрчә төр хайван, бөҗәкләр, җир-су хайваннары, сөйрәлүчеләр — тиз генә уттан качып китә алмый торганнар барысы да һәлак була», — дип аңлаткан Краснодар экологы Вениамин Голубитченко «КП-Кубань» сайтына. Белгеч сүзләренчә, таулы урыннарда һәм коры районнарда янгын вакытында туфрак та бик нык бетерелә, үсемлекләр барлыкка килсен өчен бик озак вакыт кирәк. «Бездә 15-20 ел элек янгын булган районнар бар, аларда әле дә үсемлекләр дөньясы яңарып бетмәде, бераз куаклыклар һәм чуерташ кына бар», — ди эколог. Өлкәнең Табигать министрлыгы мәгълүматы буенча, яр буенда янгынаут белән саксыз эш итүдән килеп чыккан. Шул сәбәпле экосистемага зыян килә, юкка чыгу куркыныч булган хайваннар күп, диелә бу хәбәрдә. 25 августка каршы төндә коткаручылар таулы-урманлы урыннардан ял итүчеләрне эвакуацияли башлаган. «Төнлә белән Кече Утриштан ял итүче 350 кешене эвакуацияләдек», — дип сөйләгәннәр Гадәттән тыш министрлыгында « КП-Кубань » сайтына. Коткаручылар сүзләренчә, тауларда кешеләр күп. Алар «кыргыйларча» палаткаларда ял итәргә килгән, җәяү дә, машина белән дә килүче туристлар бар. Аларның барысына да урманнан чыгып, куркынычсыз урынга китәргә кушканнар. «Краснодар өлкәсенең бу пляжларында туристлар җылы диңгез һәм 30 градуслы эсселектән сөенми инде. Кешеләр уникаль тыюлык югалуга борчыла. „Олы Утриш“ тыюлыгы аларның күз алдында уттан юкка чыга», дип хәбәр итте РЕН ТВ  каналы. Янгын үзәгеннән үзләре чыгып котыла алган туристлар китәргә ашыкмый, алар чылбыр булып тезелеп, диңгездән су алып бирешә, диелә бу хәбәрдә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Метеоролог Голубев: купаться в Черном море еще рано, так как температура низкая

Гидрометцентр предупредил россиян о поддельном канале Романа Вильфанда в МАКС

Почти 30 тысяч "кубов" загрязненного нефтью грунта и водомазутной смеси собрали в Туапсе

Дети бегают босиком, грунт вывозят на лодках, а волонтеры едут со всей страны


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Туапсе на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.