Алабуга ансамбле Бөтендөнья фестиваль-конкурсының Россия финалында уңышлы чыгыш ясады
![Алабуга ансамбле Бөтендөнья фестиваль-конкурсының Россия финалында уңышлы чыгыш ясады](https://tatar-inform.tatar/attachments/54d64905d0b71e393146e9e2a5c0746a7f36a84b/store/fill/780/440/440e1b93c9e12990ee468454ffc9269481c8dc84dcd7e572524f57e19ad2/8d5bff4bca16dcc6d5a7f05e32946986.jpg)
(Алабуга, 20 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле Сочидагы «WORLD FOLK VISION» милли мәдәниятләр һәм сәнгатьнең Бөтендөнья фестиваль-конкурсының Россия финалында бик лаеклы чыгыш ясады. Ул уку йортын, Алабуга районын һәм Татарстан Республикасын да танытты.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«WORLD FOLK VISION» — ул глобаль проект, анда сиксәнләп ил катнашты. Катнашучылар Воронеж, Кытай, Дагыстан, Көньяк-Сахалинск, Кырым, Саратов, Башкортстан (Уфа, Стәрлетамак), Мәскәү, Петропавловск-Камчатка, Чиләбе, Норильск, Якутия, Казахстан, Туапсе, Белгород, Ямал-Ненец автоном округы, Киров, Иваново һәм башка урыннардан килгән иде.
Иҗади команданың уңышлары, шулай ук үз хис-кичерешләре белән ансамбль җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Диләрә Мироваева уртаклашты:
«Танылган «Нигә яна йөрәгем» җырын әзерләдек, халык аны «Тала, тала» дип атый. Безнең иҗат номерында солистлар да, хореографлар да, инструменталистлар да бар иде. Чыгыш 4 минут 15 секунд дәвам итте. Дәвамлылыгы аз булып күренсә дә, әлеге номерга без өч айга якын әзерләндек! Конкурс нигезләмәсенең бер шарты — бары тик тере музыка яңгырарга тиеш иде», — диде ул.