Татарстан трассалары автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен яңадан ачылды
0
539
(Казан, 1 февраль, «татар-информ»). Татарстан трассаларында автобуслар һәм зур йөк машиналары өчен хәрәкәт яңадан ачылды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» МА «Волго-Вятскоуправтодор» матбугат хезмәтендә.
Кичә һава торышының начараюы аркасында республика буенча трассалар вакытлыча ябылды.
Бүген төнлә М-7 Мәскәү — Уфа, Р-241 Казан — Ульяновск, Р-239 Казан — Оренбург, А-295 Йошкар-Ола — Яшел Үзән, А-151 Цивильск — Ульяновск-Ульяновск трассалары буенча хәрәкәт яңартылды.