Чувашиядә җиңел машиналар бәрелешкәннән соң, Татарстаннан ике кеше һәлак булган
0
631
(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның ике кешесе Чувашиядә ике җиңел машина бәрелешендә һәлак булган. Бу хакта Чувашия Республикасының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Фаҗига 18 июнь төнендә Канаш районында Цивильск — Ульяновск автоюлының 31нче чакрымында булган. Номерлар куелмаган «Лада Ларгус» шоферы узу тыелган урында каршы як полосага чыккан һәм Татарстан номерлары куелган «Фиат Альбеа» машинасы белән бәрелешкән. Чит ил машинасы пассажирлары — 20 яшьлек кыз һәм 31 яшьлек ир-ат һәлак булган. Яраланган ике шофер да хастаханәгә озатылган.