Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Муса Җәлилне искә алдылар
0
128
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 25 августта Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең вафатына 76 ел тулган көнне герой-шагыйрьне Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә искә алдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге хәбәр итә.
Санкт-Петербург шәһәренең Гавана урамы 18нче йорт скверында һәм Тосно шәһәренең Ленин проспектындагы скверда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Чара Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге төбәкнең иҗтимагый оешмалары белән берлектә оештырылды. Чараларда санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәлде.
Тантана бер минут тынлык белән башланып китте. Аннан соң Муса Җәлилнең истәлекләре һәм шигырьләре яңгырады. Соңыннан герой-шагыйрь истәлегенә шәһәр һәм өлкә районнары хакимияте вәкилләре, шагыйрьләр һәм татар җәмәгатьчелеге чәчәкләр салды.