Добавить новость
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012 Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015 Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015 Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016 Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018 Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5
6
7 8 9 10 11 12 13 14
15
16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Яльчикта һәлак ана белән 2 бала хакында: «Ходай аларга ни өчен мондый җәза бирде икән...»

0 103

«Соңгы шимбә киче...»

Узган ялларда баш күтәреп булмаслык эссе көннәр яшенле яңгырлар, көчле давыл белән алышынды. Гарасат халыкка бик зур зыян салды. Кызганыч, табигать бәла-казасы кеше гомерләрен дә аямады. Соңгы мәгълүматлар буенча, 29 июльдә чыккан давыл нәтиҗәсендә, Идел буе федераль округында 10 кешенең гомере өзелгән, 76 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.

Фото: © социаль челтәрләр

Татарстаннан гарасат аркасында 9 кеше һәлак булган. Лаеш районында ялда чакта 14 яшьлек кыз бала үлгән дип язган идек.

Һәлак булучыларның сигезе - 29 июль көнне Мари Элдагы Яльчик күле яр буенда ял итүчеләр. Алар Татарстанның Питрәч һәм Яшел Үзән районнары кешеләре булган. Фаҗига корбаннары арасында әле яши генә башлаган 3 сабый да бар…

  • Давыл вакытында һәлак булган кешеләрнең исемлеге чыкты

Яльчик - «Мари Чодра» милли паркы эчендә эчендә урнашкан зур, матур күл. Казаннан артык ерак булмау сәбәпле, әлеге «табигать могҗизасы»н татарстанлылар да үз итә. Вакыйганың шаһитлары сөйләвенчә, ул көнне дә күл буена халык агылган гына. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да Яльчикта 29ы көнне 500дән артык машина булуы билгеле.

Фото: © социаль челтәрләр

Безнең халык «булмас әле» дип кул селтәргә, барысын да Ходайга тапшырырга ярата. МЧСтан давыл чыгу ихтималы турында кисәтү смслары килсә дә, чалт аяз, эссе көн халыкны күл буена тартып китерә. Һава торышы кичкә таба кисәк үзгәрә - бозлы яңгыр яварга тотына. Көчле давыл күтәрелеп, фаҗига килеп чыгуына сәбәп була. Җил озын-озын агачларны сындыра башлый. Алар палаткалар, ял итүчеләрнең машиналары өстенә ава….

Бу хәлләрдән соң интернетта туристларның автомобиль регистраторына төшерелгән видеосы таралды. Аннан күренгәнчә, давыл санаулы мизгелләр эчендә күтәрелгән. Башта машина тәрәзәсенә шак-шок килеп боз ява башлый. Агачларның чайкалуыннан җилнең көчәйгәннән көчәя баруы аңлашыла. Кайтыр юлга кымшанган бер машинаның алдына юан-юан агачлар авып төшә. Алар полоса белән кисеп барган кебек тагын-тагын сыналар.

Видео буенча фикер йөртсәк, боз яуганнан соң агачлар сына башлаганчы нибары 2 минут вакыт узган.Кеше гомерләрен мизгелләр хәл иткән. Ни булганын аңышырга өлгермәгән туристлар палаткалар, машиналар эченнән чыгып җитешә алмаган.. Эш атнасын йомгаклап, матур табигать белән хозурланырга, көч җыярга килүче 8 кеше өчен әлеге шимбә киче соңгысы булып чыга.

Давыл корбаннары – Гөлнара Сәлимова һәм аның 2 баласы турында: «Тормышның тәмен белеп яшәргә өлгерми калды»

Һәлак булганнар арасында Питрәчнең Көек бистәсендә яшәгән Гөлнара Сәлимова да бар. Ул бирегә ире Ринат, 2 яшьлек кызы Ясминә һәм нибары 2 айлык кызы Сафия белән килгән була. Сәлимовлар табигать кочагына гаилә дуслары белән кузгалалар. Агачлар ава башлаган мизгелдә гаилә палатка эчендә утыра. Гаилә башлыгы исән – ул бүгенге көндә авыр хәлдә хастаханәдә ята. Тормыш иптәше Гөлнара белән ике баласы, кызганыч, котылып кала алмый.

Гөлнара тумышы белән Башкортстанның Стәрлебаш районыннан. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлач, Гөлнара Казанга юл тота. Татарстан Фәннәр академиясендә халык иҗаты бүлегенең гыйльми хезмәткәре булып эшли, диссертация яклый. Декретка киткәнче, Казан кооператив институтында эшли.

Ире Ринат белән дә Гөлнара Казанга килеп урнашкач таныша.

Стәрлебашта да, Питрәч районының Көек авылында да бүген кайгы көне. Якыннары сүзләре белән әйткәндә - «өч фәрештәне» иртәгә Стәрлебашка алып кайтып соңга юлга озатачаклар. Авылда аның газиз әнисе һәм 40 яшьлек хаста апасы гомер кичерә. Себергә китеп эшләп йөрүче бертуган энесе дә апасы һәм кечкенә туганнары белән хушлашырга өлгерү өчен кайтыр юлга чыккан инде.

Гөлнараның әнисе ягыннан туганнан туган сеңлесе Илүзә Сөләйманова Гөлнараны бары тик яхшы яктан гына искә алды.

«Фәрештә кебек барлык кешеләргә карата мәрхәмәтле, гел елмаеп кына торучан, бер сүз белән әйткәндә, искиткеч кеше иде ул апам.

«Бик яшьли әтисез калды…Үзем дә әтисез үскән бала буларак, Гөлнараның хис-кичерешләрен бик яхшы аңлыйм.

Булачак ире Ринат белән Гөлнара Казанда табышкан иде. Араларыбыз ерак булу сәбәпле, Ринат белән еш аралашырга туры килмәде безгә. Ләкин апам аны ошатып сайлаган икән, мин ышанып әйтә алам - бик яхшы кешедер.

Ринат белән апам 2020 елда туй уздырдылар. 2021 елда Ясминәбез, ә быел кечкенә Сафия дөньяга килде.

Фото: © https://vk.com/id78653295

Сәяхәт итәргә яраттылар дип тә әйтә алмыйм… Дөресен генә әйткәндә, алар әле ныгытып тормышының тәмен белеп яшәргә дә өлгерми калдылар… Әле моннан берничә ай элек кенә ипотекага фатир алганнар иде. Балалар бөтенләй яши генә балаган килеш мәңгелеккә күзләрен йомды. Кечкенәсенә нибары ике ай бит… Аллаһы Тәгалә аларга ни өчен мондый җәза биргән икән…

Яңа туган Сафияне бик күп туганнарыбыз күрергә өлгерми калды. Үзем дә алар янына барып, кечкенә туганым белән танышырга өлгерми калуым өчен бик нык үкенәм.

Гөлнараның әнисе Рима апага, абыйсына ничек авыр икәнен күз алдына китерүе дә кыен. Балаңны, ике оныгыңны берьюлы югалт әле син… Ринатның да хәле бик авыр. Ул аңына килсә ярар иде дип көн-төн дога кылабыз…

Барыбызга да бу коточкыч хәлләрне үткәреп җибәрергә Ходай көч бирсә иде… Бүген Гөлнара белән сабыйларны Башкортстанга алып кайтачаклар… Энесе кайтып җитү белән үк фәрештәләребезне соңга юлга озатачакбыз», - диде Илүзә.

«Күрәчәкләренә каршы табигатькә чыгып киткәннәр»

Гөлнараның яшьлек дусты, студент елларында танышып, хәзер дә аралашып яшәгән иптәш кызы Гөлгенә Хәлиуллина сүзләренчә, авыл балалары булгач, Гөлнара да, ире Ринат та табигатьне бик яратканнар. «Бу хәерсез көнне дә күрәчәкләренә каршы табигатькә чыгып киткәннәр инде алар», - ди Гөлгенә.

Аның сөйләвенчә, Гөлнара ачык йөзле, мәрхәмәтле, бик тә яхшы кеше булган. «Ире Ринат белән дә бер-берсен хөрмәт итеп, яратышып яшәделәр. Гомерләре генә бик кыска булды шул, Гөлнарамның. Аның кебек яхшы кешеләр бик сирәк бу дөньяда… Аның белән дуслаштырганы өчен Ходайга гомер рәхмәтле булачакмын…», - ди ул.

Фото: © https://vk.com/id78653295

«Әлеге хәбәрне ишетеп, барыбыз да шок халәтендә калдык»

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов:

«Бу коточкыч зур фаҗига. Әлеге хәбәрне ишетеп, без барыбыз да шок халәтендә калдык дип әйтер идем. Гөлнара 2014 елда татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлап, безнең институтка аспирантурага керде. Аның кандидатлык темасы татар тылсымлы әкиятләренә багышланган иде.

Фото: © Олег Хисамовның шәхси архивыннан

Бик тырыш кыз иде, темасына да кереп китеп, җентекләп өйрәнгән иде. Бездә эшләгәндә халык иҗаты бүлегендә хезмәт куйды. Томск өлкәсе, Арча, Башкортстанның Стәрлебаш районнарына фәнни экспедицияләргә дә барды. Халык иҗат әсәрләрен туплау һәм анализлау белән шөгыльләнде. Тормышлары үзгәрү сәбәпле, безнең институттан китте. Соңгы елларда Казан кооператив институтында эшләде, - диде Олег Хисамов элекке хезмәттәше турында.

Фото: © Олег Хисамовның шәхси архивыннан

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты чын күңелдән Гөлнараның әнисе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгаләнең аларга күркәм сабырлыкларын бирүен тели.

«Әнисе: «Берәү генә дә түгел, өчәү бит алар, Ходаем», – дип үкси-үкси елый»

Гөлнараның Стәрлебаштагы күршесе (исемен әйтмәвемне үтенде) сүзләренчә, Гөлнара соңгы тапкыр туган якларында узган җәйдә торып киткән.

«Гөлнара тырыш, акыллы, эшкә дә бик шәп кызы иде. Укыган вакытта да, бәби тапканчы да әнисе янына гел кайтып йөрде. Баласы кечкенә чакта бик кайта алмады. Авырлы чакта да андый ерак юлларга чыкмады. Узган ел җәй көне кызы Ясминә белән бик озаклап торып киткәннәр иде. Шушы урамнардан коляска этеп йөргәннәре бүгенгедәй күз алдымда тора. Әрәмнәр булды авылыбызның бер дигән кызы.

Гомерсез булган инде бәбекәем. Минем балалар белән бергә уйнап үскән бала ул Гөлнара. Без урамыбыз белән бер гаилә кебек яшибез. Шулхәтле кыен бу хәбәрдән безнең барыбызга да… Әле шушы фаҗига буласы кичтә җыйнаулашып капка төбендә утырдык. Әнисе: «Кияү Гөлнара белән оныкларны 15 август көнне кайтарып куя. Азрак торып китәчәкләр. Ике яшь бала белән авыр инде аңа, азрак булышыр идем, ял иттерер идем үзен», - дип утырды.

Гомумән, Гөлнараның бик куанычлы вакыйгалар белән сөенеп йөргән көннәре иде. Май башында кечкенәләре Сафияләре туды бит инде. Аннан бер ай да узмады яңа фатир алдылар. Әнисе белән бергәләп куанышкан идек Гөлнараның матур итеп яшәгәненә. Ходай шулай язгандыр инде.

Фото: © https://vk.com/id78653295

Рима апа икенче оныгын күрергә өлгердеме соң?

Ул Гөлнара бәби тапкач та аларга барып, атна-ун көн торып кайткан иде. Бәби табу йортыннан каршы алып, азрак бәби карашып кайтты әнисе. Гөлнара кайта алмаганда әнисе гел чыгып китте инде, ничек түзсен күрешмичә әни йөрәге.

Әнисенең хәле бик авырдыр инде…

Әнисенә шимбә төнендә хәбәр иткәннәр. «Берәү генә дә түгел, өчәү бит алар, Ходаем», – дип үкси-үкси елый инде. Без гел янәшәсендә, үзебезчә терәк булырга тырышабыз да, аның белән генә хәлен җиңеләйтеп буламыни. Дарулар, уколларда гына тора.

Гөлнараның энесе еракка китеп эшләп йөри. Ул да кайтырга чыкты Сахалиннан. Иртәгә кичкә генә кайтып җитәчәк. Гөлнараларны бүген төнлә алып кайтып җиткерәчәкләр. Энесен көтәрләрме, иртәгә төшкә кадәр җирләрләрме инде, белмим… Бүген әле үзем эштә булгач хәлләрен белешә алмадым…

Әниләренең теләге буенча Гөлнараны да, сабыйларны да авылга алып кайтырга булганнар. Баласын читтә калдырасы килми шул бер кешенең дә. Әниләре янәшәсендә ятсыннар дип сабыйларын да Гөлнара белән бергә куячаклар», - дип сөйләде ул.

Гөлнара белән ике баласын туган ягына алып кайту һәм җирләү өчен интернетта матди ярдәм җыялар. Акчаны : 4276 0600 1429 2828 (Сбербанк) номеры буенча, Гөлнараның әнисе Рима Фәрит кызы исеменә күчерергә мөмкин.

Яшел Үзәндә дә бүген давыл вакытында һәлак булган кешеләрне җирләгәннәр. Бу хакта «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.

Ике ир-ат һәм бер хатын-кыз ял иткән палаткалар ауган агачлар астында кала. Бу вакытта алар белән бер палаткада булган балаларга зыян килми. «Агач ике янәшә торучы палатка өстенә ауды. Бер палаткадагы гаилә, икенчесендәге ир-ат һәлак... Барысы да бик тиз булды, нәрсәдер эшләргә, ярдәм итәргә өлгерә дә алмый калдык», – дип сөйләгән бу хакта телеканалга вакыйгалар шаһите.

Давыл вакытында җырчы Дилә Нигъмәтуллинаның ире Илсур белән кызы Сәфинә һәм башка туганнары да Яльчик күле буенда ял иткән. Аларның могҗиза белән генә исән калулары турында язган идек.

Давыл башланганчы Яльчиктан китеп өлгергән гаилә турында түбәндәге язмада:

  • Блогер юл догасының көче турында: «Яльчикка киткәндә дә шушы доганы куйган идек»





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

84‑летний водитель въехал в стоявший грузовик на трассе Томск - Колпашево

Медики раскрыли, сколько несовершеннолетних томичей страдают алкоголизмом

Томский диетолог рассказала, насколько опасен кофе

Специалист рассказал, когда в Томской области закончится нашествие медведей


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Томск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.