Добавить новость
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11 12 13 14 15 16 17 18
19
20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Үзбәк Субхон Ахроров: «Татарча өйрәнгәч, җимешләремне сатып алучылар артты»

0 36

Субхон Ахроров — үзбәк милләтеннән. Ул Казанда яшәгән арада татар телен камил өйрәнгән, Инстаграмдагы битен дә чиста татарча алып бара. Моннан тыш, Субхон татар җырлары яздыра, аларны башкара, шулай итеп артистлар арасында да үз кешегә әйләнгән.

«Миңа Тукай теле җайлы бирелде»

Субхон, үзең белән кыскача гына таныштыр әле. Кайда тудың? Ата-аналарың кемнәр?

Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәре янында урнашкан Ургут районында туып үстем. Мәктәптә тугыз сыйныф укыгач, Казанда эшләүче туганнан туган абыйларым үзләре янына сәүдә итәргә чакырып китерделәр. Мәктәптә яхшы укыдым. Укытучылар һаман да мине сагыналар, алар укуны дәвам итүемне теләгән иде. Мин исә, абыйларыма ияреп, әти-әнинең эшен дәвам иттем.

Гаиләңдә Казанга кем беренче булып юлны ярды?

Сәүдәне әти башлап җибәрде. Ул абыйларны өйрәтте. Алардан мин дә өйрәндем. Әти-әни хәзер Үзбәкстанда яши, алар сәүдәне безгә ышанып тапшырды.

Татар телен ничек өйрәндең?

Казанга килгәндә татар телен белми идем. Татарларның аралашуы миңа бик кызык тоелды. Телнең яңгырашы матур. Кайбер сүзләре таныш кебек булса да, сөйләмнең мәгънәсен аңламадым. Татарлар сөйләшкәнен һәрвакыт кызыксынып тыңлый идем. Көн саен бер-ике сүзне отып, әкренләп сөйләм телен өйрәндем. Мәктәптә туган телне, әдәбиятны яхшы укыгач, чит тел өйрәнү дә миңа җиңел бирелә.

Бераздан оялуны читкә куеп, сату ноктасына килгән татарлар белән татарча сөйләшә башладым. Иң мөһиме — оялмаска кирәк. Читенсенеп торсаң, бернәрсә дә барып чыкмый.

Мин элегрәк иске үзбәк китапларын күп укый идем. Алардагы сүзләр татар телендә еш очрый. Хәзер телне камилләштерү өчен татарча китаплар да укыйм. Аеруча шигырьләр яратам. Беренче вакытта Габдулла Тукайның теле миңа җайлы бирелде.

Безнең китаплар кирилл графикасында язылган. Сез мәктәптә нинди графикада укыдыгыз?

Бездә латин графикасы. Әти укырга кергәнче үк рус әлифбасын өйрәткән иде. Татар хәрефләрен, авазлар әйтелешен үзлегемнән өйрәнергә туры килде.

Казанда телне өйрәнү буенча махсус курслар үтмәдеңме?

Юк. Кешеләр белән аралашып кына өйрәндем. Татар җырлары тыңлап йөрдем. Хәзер татар шигырьләрен үзбәк көйләренә салып, үзем дә җырлар яздырам. Ул җырларны үзем дә җырлыйм, артистлар арасында сораучылар да бар. «Татар телен ныграк өйрәнү өчен артистлар белән дуслаштым»

Артистлар белән ничек таныштың?

Танышуымның сәбәпчесе татар телен өйрәнү булды. Инстаграмны татарча алып баргач, Әнвәр Нургалиевның концертларын оештыручы Флүрә апа мине күреп алды да, төрле артистлар белән таныштырды. Шулай итеп, театр, эстрада артистлары белән дуслык башланды. Әнвәр Нургалиев, Фәнил Вакказов, «Мунча ташы» һәм Кариев театры артистлары белән аралашып торабыз. Алар мине үзләренең концертларына, туган көн мәҗлесләренә чакыралар. Әнвәр Нургалиевка сәхнә экраныннан күрсәтер өчен, төрле видео өзекләреннән җыелган клиплар да ясап бирдем. Татар теле белән кызыксынуыңа базарда эшләүче милләттәшләрең ничек карый?

Башта күбесе Инстаграмны татарча алып баруымны, татар җырлары башкаруымны кабул итмәде. «Син ник Инстаграмда үзбәк җырларын популярлаштырмыйсың? Туган телеңне хөрмәт итмисеңме?» — дигән сораулар еш яңгырады. Аудиториям татарлар булгач, Татарстанда яшәгәч, мин татар теленә хөрмәтемне белдерүемне аңлаттым. Мин үзбәк икәнемне беркемнән яшермим, кардәшләрем белән туган телдә сөйләшәм. Шул җитмәгәнмени?

Татар телен өйрәнү миңа күпмедер танылу китергәнен, даими сатып алучыларым барлыкка килүен күргәч, бүген һәммәсе миңа хөрмәт белән карый.

Димәк, татар телен өйрәнү сәүдә эшенә дә файда китергән?

Әлбәттә, сәүдәгә файдасы тиде. Мине телевидение да төшерде, радиога да чакыргалыйлар. Инстаграмда язылучылар саны 8,6 меңнән артты. Алар бит миңа шуннан товарга да заказ бирәләр. Сатып алучының туган телендә сөйләшеп, аның күңеленә хуш килсәң, ул синнән буш китми. Базарда күп сатучылар хәзер татар кешесенә татарча эндәшергә тырыша.

Мин кибеттә дә, сатучының татар икәнен аңласам, аның белән татарча сөйләшәм. «Үземнән дә камилрәк татарча сөйләшкән үзбәкне күргән юк иде», — дип кәефне күтәрәләр.

Башкорт дусларым белән башкортча сөйләшәм. Башкорт һәм татар телләре охшаш.

Тагын нинди телләрдә аралаша аласың?

Туган телдән кала, татар, башкорт, рус, әзербайҗан, төрек, таҗик, казах телләрендә аралаша алам. Төрки телләр охшаш, туган телне белгәч, татарчаны камил өйрәнгәч, калганнары җиңелрәк бирелде. Тел өйрәнергә сәүдә эше дә ярдәм итә, чөнки базарда төрле халык вәкилләре эшли. Телне камилрәк өйрәним дисәң, китаплар укырга кирәк. Китап укыганда яңа сүзләр күбрәк истә кала.

«Гаиләм белән дүрт айга бер генә күрешәм»

Сез гаиләдә ничә бала үстегез?

Без өч малай, ике кыз үстек. Абыем да, энекәшем дә бар.

Үзең өйләнгәнме?

Әйе. Өч балам бар, гаиләм Үзбәкстанда яши.

Аерым яшәү читен түгелме?

Әлбәттә, читен. Эшең шул булгач, сабыр итәсең инде. 4-5 айга бер өйгә кайтып, гаилә белән берәр ай чамасы торып киләм. Балалар үскәч, Казанга күченерләр иде, ләкин әлегә барып чыкмый. Берсе бераз үсә, артыннан икенчесе дөньяга килә.

Буш вакытыңны ничек уздырасың?

Футбол уйнарга яратам. Атнага ике мәртәбә дуслар белән футбол уйныйбыз. Сәнгать белән кызыксынам, театрларга, концертларга йөрим. Кариев театрына еш барам, сирәк булса да, Камал театрына да барырга тырышам.

Буш вакыт әллә ни күп түгел. Адоратский, Тихорецкая урамнарында урнашкан базарларда сату нокталарыбыз, Ямская урамында күпләп сату складыбыз бар. Киптерелгән җиләк-җимеш, чикләвекләр сатып алучыларга бушлай китереп бирүне дә оештырдык.

Эшебез иртәнге алтыда башлана, кичке алтыда гына өйгә кайтабыз. Кич белән китаплар укырга тырышам. Кайвакыт компьютерны кабызып, җырлар белән мавыгам, шигырьләрне үзебезнең көйләргә салып карыйм.

«Җимешләрнең юылмаганын, эшкәртелмәгәнен алырга тырышыгыз»

Сәүдә эшенә нинди мәгънә саласың?

Сәүдәгә - миңа нәселдән килгән тормыш рәвеше. Казанның һәр районында һәм Татарстанның эре шәһәрләрендә сату нокталарын булдырасым килә. Безнең максат — халыкка кыйммәт булмаган бәядән сыйфатлы товар җиткерү. Арзанрак бәядән күбрәк сатарга тырышабыз. Кулай бәя куйсаң, кешеләр дә күп йөри, сөенеп тә алалар.

Казан эчендә китереп тә бирәбез. Заказларны Инстаграм битендә кабул итәм. Хәзер конкуренция зур. Сатуның төрле юлларын эзлибез. Бер мәртәбә җимеш алып караган кеше миңа ышана һәм киләсе заказны китереп бирүемне сорый. Заказларны күбесенчә бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә бирәләр.

Сатарга товарны каян аласың?

Киптерелгән җимешләр күбесенчә Үзбәкстаннан кайта. Америкада, Кытайда, Иранда, Туниста һәм башка чит илләрдә үсә торган чикләвекләр, җимешләр Мәскәүдәге зур складлардан кайта.

Җимеш сайларга өйрәтче...

Җимешләрнең майланмаганын, юылмаганын сайларга кирәк, чөнки алар тәмле һәм яңа уңыштан була. Юып эшкәрткәч, җимешнең тәме дә, файдасы да кими. Өрекнең сердечник дигән сорты баллы һәм йөрәккә файдалы. Ул башкалардан карарак төстә. Майзак сортлы өрек исә агачта кипкәндә витаминнарын югалтмый, ул да бик файдалы һәм тәмле.

Йөземнең карасы ашарга тәмле һәм йөрәккә файдалы. Сары һәм көрән йөземне гөбәдия пешерергә алалар, сары төстәгесе әчкелтем була.

Күренеп тора, син бик оптимист, тормышны яратучан кеше. Уңай кәефне ничек саклыйсың?

Һәрнәрсәне яратып башкарырга кирәк. Берәр җиргә чакыралар икән, сөенеп барам. Кешеләргә һәрвакыт яхшы теләк телим. Көндәшемнең сатуы барсын дип теләсәм, аның да, үземнең дә эшләр яхшы бара. Иң мөһиме - Аллаһ кушканча яшәргә тырышам.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

От Волги до Балтики: как одна ночь лишила РФ сотен тысяч баррелей экспорта

На нефтебазе в Тихорецке потушили пожар, возникший после атаки БПЛА

Сбитый беспилотник поджег резервуар с топливом в Севастополе

Ночью, как и писал ранее, случилась массовая атака беспилотников на города России


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Тихорецк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.