Татарстанда автомобиль һәм мотоблок белән юл фаҗигасендә бер кеше һәлак булган
0
179
Кичә кич Татарстанның Тәтеш районында юл фаҗигасе булган. 1958 елгы йөртүче идарә иткән Renault автомобиле алдан барган мотоблокка бәрелгән, дип яза «Тетюши Онлайн» телеграм-каналы.
Бәрелү нәтиҗәсендә мотоблок пассажирын каршы як полосага очып чыга һәм Skoda автомобиленә бәрелә. Ул шунда ук һәлак булган. Мотоблок йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган.
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе
Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә чакыра!
Фото: © Татарстан Дәүләт автоинспекциясе