Тәтештә Ленинград блокадасында булган хатын-кыз тавыш бирде
0
288
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Тәтеш үзәк район хастаханәсенең административ бинасында урнашкан 258 нче сайлау участогында балачакта Ленинград блокадасында сугыш куркынычларын кичергән Зинаида Бибина тавыш бирде. Бу хакта «Тетюшские зори» газетасы яза.
Зинаида Харитоновна тыныч күк йөзе өчен тавыш бирүен әйтте.
«Тынычлык өчен, беркайчан да сугышлар булмасын өчен тавыш бирәм. Минем ул вакытта кыз чагым булса да, без кичергән кайгы һәм газапларны беркайчан да онытып булмый», — дип уртаклашты ветеран.
Зинаида Бибина сөйләгәнчә, ул елларда аның сәламәтлеге какшаган булган, һәм ул 83 яшькә кадәр яши алырмын дип уйламаган да.
«Озын гомерле булуыма хезмәт булышкан дип уйлыйм, бер көн дә эшсез утырмыйм, бакчада эшләргә яратам. Минем бар эшем дә яхшы килеп чыга, яшелчәләрем дә, яхшы яшим дип уйлыйм, пенсиям җитәрлек, балаларым килеп тора, һәр тыныч көнгә сөенәм», — дип озын гомерле булу серен чиште ул.