Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020
Ноябрь 2020
Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021
Апрель 2021
Май 2021
Июнь 2021
Июль 2021
Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021
Декабрь 2021
Январь 2022
Февраль 2022
Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Кара диңгез пляжларында мазутка баткан кошларга үлем яный

0 144

Керчь бугазында «Волганефть» танкерлары баткач, диңгезгә мазут акты. Краснодар крае халкы үзләре чыгып, ярны чистарта башлаган. Кибетләрдә көрәкләр калмаган, дип яза «База» каналы. Танкерның капитаны тоткарланды.

Анапада гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Курортта якындагы ике елда ял сезоны булмаска мөмкин. Барлыгы 9 тонна мазут аккан. Диңгез балыклары үлә.

Краснодар крае курортларындагы комлы пляжлары — Темрюк районының Веселовка бистәсеннән алып Анапа шәһәренең Благовещенская станицасына кадәр — мазут белән капланган. Иң нык пычранган пляж – Витязево, дулкын мазутны Сочи һәм Дагомыска кадәр җиткерергә мөмкин, дип уйлыйлар. Мондый хәл соңгы тапкыр 90-нчы елларда булган, нефть продуктлары тулысынча юкка чыксын өчен 10 ел кирәк булган.

Экологик куркынычны юкка чыгару өчен 250 дән артык МЧС хезмәткәре эшли. Аларның өлгерә алмаганын күреп, җирле халык үзе чыга һәм пляжларны чистарта башлый.

Мазутны капчыкларга тутыралар, ләкин, волонтёрлар сүзләренә караганда, эш бик авыр бара: нефть продуктлары пластик материаллардан тегелгән капчыкларны бик тиз ашый, ә кайвакыт ярда калган капчыкларны дулкыннар кире диңгезгә алып китә. Шуңа волонтёрлар ярдәмгә башкаларны да чакыра.

Краснодар крае халкы авария нәтиҗәсендә мазутка баткан кошларга да ярдәм итә башлаган. Кошларны сабын белән юалар һәм аларга ванналар ясыйлар.

«Кошларны коткарабыз, Анапа елгасында тоттык. Ярдәмгә мохтаҗ кошлар күп, кем ярдәм итә ала, берсен дә булса алып калыгыз, коткарыгыз», — дип өзгәләнә бер хатын-кыз видеода. Кошлар нефть продуктларына батса, алар гадәттә үлә, чөнки аларның тәнендә җылылык алмашы бозыла, яки алар очып, йөзеп китә алмый, җирдә ябышып кала, тәннәре һава суламый.

Ярдан мазут тапларын чистартучы волонтёрлар кошларны өйләренә алып кайтып, аларны юып чыгаралар икән. Махсус чат ачылагн, анда белгечләр кошларны мазуттан ничек котылырга һәм андый очракта ничек ярдәм итәргә кирәклеген өйрәтә.

Кошларның күпләп үлү очраклары турында хәбәрләр әлегә юк.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Темрюк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.