Бүген Татарстанда 28 градус эсселек көтелә
0
45
Бүген, 6 майда, Татарстанда гадәттән тыш җылы, ләкин тотрыксыз һава торышы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава, кайбер урыннарда (Казанда түгел) кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы да ихтимал.
Көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 5–10 м/с тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда кыска вакытка 15 м/с кадәр көчәергә мөмкин (ТР башкаласында 12 м/с кадәр).
Җылы төннән соң (һава температурасы +8..+13 градус), көндез республика территориясендә һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак (Казанда +25..+27 градус), дип яза «Татар-информ».