«Кулда кул, кулда кул, кулда-кулда...»: «Шүрәле» фильмына Шүрәленең ни катнашы бар?
«Шүрәле» фильмы – киңәйтелгән клип. Клип – җырга, җыр мәгълүм сериалга тоташа
Үткән ел Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова Шүрәлене халыкка кайтарып кына бирде – шуны гына көткәннәр диярсең, Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан өч төрле жанрдагы «Шүрәле» дөньяга чыкты. Беренчесе – «Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Шүрәле» әкият-спектакле (сценарий авторы һәм режиссер – Илгиз Зәйниев), икенчесе – Камал театры артистлары катнашында театрның Көнчыгыш залында күрсәтелгән «Шүрәле» медиаоперасы (композитор – Фәрхад Бәхтияри), өченчесе – «Шүрәле» фильмы.
Сүз әлеге фильм турында. Матбугатта фильм татарларга ошамаган икән дигән фикерләр күренештергәләде, минемчә, эш татарлыкта түгел. Фильм төшкән саен татарлардан хәер-фатиха сорап тормаслар, төшерелгән икән – төшерелгән. Һәр кешенең үз зәвыгы һәм үз каланчасы, фильмны ошатмауга сәбәпләр болай да җитәрлек һәм монда татарлыкның катнашы бармы икән… Ә инде Милли кино фестивале кысаларында күрсәтелүгә килгәндә, прокат алдыннан эксклюзив ясау мөмкинлеге туганда нигә файдаланмаска?! «Татаркино» оешмасы җитәкчесе, продюсер Ильяс Гафаров молодец – эләктереп алган.
Алина Насыйбуллинаның «Шүрәле» мистик фильмы 7 майдан прокатка чыга. Аңарчы фильм Мәскәү халыкара кинофестиваленең «Русские премьеры» конкурс программасында катнашкан. Татарстанда прокат алдыннан Милли кино көннәре кысаларында Алабуга, Әлмәт, Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә карарга мөмкин иде. Казанда 26 апрельдә – Тукайның 140 еллыгын билгеләп үткән көндә – Туган тел көнендә күрсәтелде. Көндез Тукай туган көнгә багышлап рәсми чара үткән һәм Татарстан Рәисе Тукай премиясен тапшырган зал кичке якта шушы фильм хозурына тапшырылды. Ә фильмнан соң режиссер, сценарий авторы һәм төп рольне башкаручы актриса (өчесе дә бер үк Алина Насыйбуллина) һәм Bosfor Pictures кинокомпаниясенең генераль продюсеры Иван Яковенко белән очрашу мөмкинлеге туды.
Әлеге Bosfor Pictures кинокомпаниясен татар тамашачысы Байбулат Батулланың «Ядәч» («Бери да помни») фильмы аша белә.
«Шүрәле» мистик триллеры Алина Насыйбуллинаның режиссерлык дебюты. Мистик тасмада төшкән йолдызлар составы: Рузил Минекаев, Сергей Гилев, Хаски, Роман Михайлов, Геннадий Блинов, Евгений Сангаджиев, Нурбәк Батулла һәм башкалар. Фильмны төшерү өчен Татарстан, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендәге матур урыннар сайланган. Дөрес, урман дигәне бик сыек иде, бик тырышсаң, Шишкин урманнарын, урманның карурман диярлеген дә сайлап була иде инде. Ярар, хәерлесе, «җаны теләгән – елан ите ашаган» ди татар.
Кем улы Алина Насыйбуллина, дисәгез, мәгълүмат шундый: Алина тумышы белән Новосибирскидан. Нәсел тамырлары Татарстанның Әлмәт һәм Баулы районнарына тоташа. Ире – рэпер Хаски (Дмитрий Кузнецов). «Алина МХАТның студиясенең Дмитрий Брусникин курсын тәмамлаган. Дарья Жукның «Хрусталь» фильмында, «Оскар» премиясенә тәкъдим ителгән «Как Витька Чеснок вёз Леху Штыря в инвалидный дом» фильмында төшкән. Режиссер буларак ике кыска метражлы фильм төшергән һәм алар Россиядә һәм чит илләрдә иң зур фестивальләрдә күрсәтелгән», диелгән Милли кино көннәре пресс-релизында.
Үземнән өстәп куям: Алина шулай ук «Пыяла» җыры клибының режиссеры һәм төп артисты.
«Шүрәле» фильмының тамырлары да Аигелнең «Пыяла» җырына төшерелгән әлеге клипка барып тоташа.
«Пыяла» клибы аша «Слово пацана» сериалы искә төшә – чөнки әлеге җыр шунда яңгырый. Шул сериал татар актеры (Казан театр училищесында Илдар Хәйруллин һәм Марсель Мәхмүтовның шәкерте) Рузил Миңнекәевны популярлаштырып, кыйммәтле актерларның берсенә әверелдерде. Рузил Миңнекәев бу фильмда да катнаша, дөрес, аның роле булды ни дә булмады ни – лесопилканың бер эшчесе, аның персонажы ниндидер әһәмиятле роль уйнамый (әһәмияте булган икән, димәк мин күреп җиткермәгәнмен). Аңлавымча, ул кастингка төп рольләрнең берсе өчен килгән дә, афишадагы исеме белән дусларына прокатта ярдәм итү өчен катнашкандыр (катнаштырганнардыр).
«Пыяла» клибында туеннан качкан ак күлмәкле кыз тарихы фильм өчен тагын да үстерелеп, тулыландыру өчен Шүрәле образына тоташтырылган. Клипта шәрә кыз арты белән күренсә, «18+» дип билгеләнгән фильмда героиняның ботлары (матур, төз аякларын тәрәзә пыяласына күтәреп чалкан ята) һәм әзрәк кенә күкрәге күренә.
Кинокартинаның сюжеты болайрак. Аиша белән Михаил (Максим Матвеев) туйга әзерләнә. Кызга үги энесе (абыйсы) Тимур (Геннадий Блинов) югалуы турында хәбәр итәләр һәм ул туган авылына (татар авылына) кайтып китә. Тимур эшләгән лесопилка законсыз киселгән агачлар белән эш итә икән. Кыйммәтле агачларны юк иткән өчен Тимурны Шүрәле урлаганмы?
Сюжетына артык кереп тормыйм. Сценарий авторлары үзләре дә өзек-китек кенә җыештырган сюжет ул – шулай тоелды. Спойлер булмасын – финалын да язмыйм, әлбәттә. Мондагы эпизодларны мозаика итеп, һәр тамашачыга үз бизәген ясарга - сюжетны үзенчә җыештырырга да була әле. Һәрхәлдә «кылтыравык» камера яратмаучыларга (минем кебек) сюжет тулысынча аңлашылып бетмәде.
Ә инде Шүрәлегә килгәндә, кинода, әлбәттә, Тукай әкиятенә ясалган иллюстрацияләр аша таныш булган Шүрәле юк. Монда мифологик персонаж өлешчә генә кулланыла. Мифологиягә мөрәҗәгать итү тренды бар бит инде ул. Классик мифологик персонажларны әйләндерү-тулгандыруны «переосмысление» дип атыйбызмы әле? Татарча сүзе бармы икән аның? Сүзлекләрдән тапмадым. Менә шул «переосмысление» процессы бара да инде монда.
Төп героиня – тамырларын эзләүче һәм ул тамырлары урманга тоташкан Аиша (Гайшәдер инде). Әлеге рольдә Алина үзе – әлбәттә, үзе генә була ала, чөнки кинодагы Аиша «Пыяла» клибындагы шул ук образ бит инде. Аны Алина үзе уйнаган иде, елмая белми торган шул ук кызны хәзер дә уйный. Кинода ул ятып җирне дә тырный, тәненә үскән йоннарны да ертып ала, фу... Чөнки ул…
Сәгать ярым барган фильм дәвамында күз алдымда Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова Тинчурин театрында чыгарган «Карурман» спектакле торды. Әлеге спектакльнең аннотациясе фильм өчен дә аннотация булырлык ләбаса. Менә ул юллар: «Кем син? Кем мин? Кемнәр алар? Ике дөнья чигендә калсаң, нишләргә? Асылыңнан, тамырларыңнан баш тартып, «яңа дөнья» төзи аласыңмы? Әллә үз чытырманнарың эченә генә кереп адашасыңмы? Ул урман эчендә – котылумы, үлемме? «Карурман» пьесасы без балачактан белгән каһарманнар һәм мифларны яңача «укырга», заманча лиро-эпика һәм фэнтези өслүбендәге вакыйгаларга башка күзлектән карарга чакыра». Шул ук тема инде икесендә дә, кыскасы – ике дөнья чигендә калучылар.
Татар җәмәгатьчелеген борчый дип саналган бер мәсьәлә - фильмда татарча текстлар яңгырый һәм алар чиста яңгырамый. Әйе, бу әйбер күпләрне борчыды. Әмма шәхсән миңа бу тимәде. Кылтыравык камера һәм өзек-кәтек сюжет белән чагыштарганда, бу очракта телнең чисталыгы темасы икенче планда калды. Сөйләшәләрме – сөйләшәләр. Рабит Батулла һәм Илдар Кыямов улларын санамаганда, үз балаларыбыз да шуннан артык чиста сөйләшәме әллә? Соңыннан фикер алышуда Луара ханым Шакирҗанова ни өчен чиста тел кулланылмавы турында сорады – иҗат командасына сәбәбен аңлату мөмкинлеге бирде .
Алина Насыйбуллина: «Әйе, актер фин акценты белән сөйләшә. Без моны ишеттек. Ул – рус телле актер. Без тырыштык. Мин аның татарча сөйләшүен теләдем. Яңадан яздырмадык. Яңадан яздырганда аның «магиясе» югала. Мин, үз өстемә җаваплылык алып, аны шулай калдырдым. Хәзер һәм монда әйтелүе кадерле иде. Минем шул мизгелдәге энергеияне югалтасым килмәде. Мин кемнәрнеңдер борчылачагын да белдем. Моңа бик борчылдык һәм дулкынландык. Әмма бөтенесе дә безнең көчтән килми. Без тырыштык...»
Иван Яковенко: «Без «Бери дә помни» фильмын татар авылында төшердек, анда да бөтенесе дә татарча сөйләшми иде. Монда рус телле актерлар татрча сөйләшергә өйрәнделәр. Бу бит телнең терелеген һәм аны өйрәнү мөмкинлеген күрсәтә. Без телне популярлаштыруга үз өлешебезне керттек».
Темага әлеге кинокомпания белән «Бери да помни» фильмын төшергән режиссер Байбулат Батулла кушылды.
Байбулат Батулла: «Бу шундый алымдыр кебек, ул аңлап эшләнгәнме, аңламыйчамы... мөгаен, уйлап эшләнмәгәндер. Анда ниндидер әче пилюля бар. Ишеткән мәлдә минем дә ачуым килде. Ниндидер бер мизгелдә аларның татарча сәер сөйләшүләрен абайлап алам, ниндидер параллель галәмдә диярсең. Ә бәлки, бу безнең киләчәктер дигән уй сызылып узды. Арада татарча дөрес сөйләшә алырлык бердәнбер кеше – Нурбәк. Ләкин ул дәшми. Берничә буыннан мондый сөйләшүгә беркем дә игътибар итмәячәк. Егетләр, хәерле көн, добрый вечер, hello! Без телебезне менә шулай тоячакбыз. Бу безнең өчен көчле итеп яңакка чалтыратып җибәрү. Алинада гаеп юк, бу безнең җаваплылык. Бу салкын душ, бу пычак ярасы...»
Байбулат белән килешәм. Тик ни өчен Алинада гаеп булмавын, ә «безнең» эченә кергән башка барлык татарларның, шул исәптән, Байбулатның да, минем дә гаепле булуны гына аңламадым.