Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Питер татар театры премьера чыгарды: «Кызлар карый ярыктан» яки әбиләр орден эзли

0 257

Питер татар театры Ркаил Зәйдулланың «Кызлар карый ярыктан» комедиясен чыгарды. Санкт-Петербург татарлары, бергә җыелып, Гүзәл Исмәгыйлева һәм Линар Хаҗиев җитәкчелегендә оештырылган бу театр өченче ел рәттән татар телендә спектакль әзерли. «Интертат» журналисты Рузилә Мөхәммәтова өченче ел рәттән аларның иҗаты белән танышып, спектакль турындагы мәгълүматны киң җәмәгатьчелеккә җиткерә.

Хәбәрчебезне Питер татар театры спектакленә җибәрү мөмкинлеге тапкан өчен Татарстан Язучылар берлеге рәисенә рәхмәтебезне җиткерәбез. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен Казанның игътибары зур әһәмияткә ия.

Питер татар театры беренче елны – «Заман чире», икенче елны – «Ташкын» спектакльләрен сәхнәләштергән иде. Ике ел рәттән «Идел-йорт» театр фестивалендә катнашып 1 нче дәрәҗә лауреат исемен алдылар. Быелгы спектакль дә төрле фестивальләрнең игътибарына лаек.

«Кызлар карый ярыктан» –Татарстан Язучылар берлеге рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре, драматург Ркаил Зәйдулланың яңа язылган пьесаларының берсе, «Яңа татар пьесасы» финалына чыккан әсәр. Аны ике дәүләт театрының кызыксынып укыганын һәм репертуарга алу турында фикер алышканын беләм. Шуларның берсе – Әтнә татар дәүләт театры спектакльне куярга җыенып йөри. Әмма алардан алда – иң беренче булып бу әсәрне Питер татарлары куйды.

Колхозның элеккеге рәисе Мәннан үлем түшәгендә ятканда орден таптырмаган булса, авыл карчыклары Аллаһ биргән гомерләрен тыныч кына яшәп бетергән булырлар иде, бәлкем. Бер карасаң, бу тормышка ашмастай үтенеч түгел. Якаларыннан үлем җилтерәткән кешеләр дә орден-медаль бирәбез дигәндә аксаклап-туксаклап булса да баралар, үрмәләп-мүкәләп булса да сәхнәгә менәләр. Әмма бу очракта булганмы Мәннанның ул ордены һәм ул шуны китерттерәме, әллә өр-яңа орден сорап ятамы – беркем белми. Шунысына гына өмет бар – бәлки, шул орденны учлап тоткач, карт тернәкләнеп китәр. Кайдан тапмак кирәк бу орденны?! Шулай итеп үзләре дә дөньядан китәргә әзер булып йөргән карчык-корчык орден табыштыру хәстәренә керешә һәм шул урында детективка тиң сюжет башлана...

«Пьесаның буеннан-буена кызыл җеп булып сузылып барган уен-көлке, хәйлә, бәхәс, кычкырыш-талаш эченә кешелеклелек, якыннарың алдындагы бурыч, туган җиргә мәхәббәт кебек күркәм сыйфатлар, туган тел һәм гореф-гадәтләрне киләчәк буыннарга тапшыруның зарурлыгы турындагы бик мөһим кыйммәтләр яшерелгән», – диелгән театрның аннотациясендә.

Кыскасы, Ркаил Зәйдулланың бу пьесасы үзе бер ребус – шуңа да спектакльне аңламыйча артистлар уенын матур тамаша итеп карап кайтып китәргә дә мөмкин, һәр эпизодны, һәр детальне, һәр репликаны сүтеп-җыеп үз каланчаңа яраклы аңлатмалар да табарга мөмкин.

Театрга еш йөргән кеше артистның бер ролен караганда, аның башка рольләрен дә күз алдыннан үткәрә. Питер татар театры артистларының да саллы гына портфолиосы туплана башлады. Рәхимә Фәхриева, Розалия Кәрамова, Альбина Шәмсетдинова, Гөлсем Мирсәетова, Илшат Дәүләтбаев һәм, әлбәттә, театр директоры, труппаның «мәңгелек моторы-аккумуляторы» булган Гүзәл Исмәгыйлеваның мин караган өченче рольләре. Беренче ике спектакльдә эпизодик рольдә чыккан Резидә Арсланованың беренче зур роле.

Мин артистларның профессиональ үсешен күрәм һәм бер имиджга-штампка берегеп катмыйча, яңа образларны «алырга» омтылуларын кызыксынып күзәтәм. Былтыр гына бала табып яткан яшь киленне уйнаган Гүзәл быел бөтенләй бала-чага роленә кереп беткән – ТЮЗлар аның хыялый үсмерен күрсә, аны артист итеп алу өчен чиратка тезелергә мөмкин, чын әгәр. Моңарчы тавыш көйләп утырган Диләрә Йосыпова да сәхнәгә чыккан. Яңа йөзләрдән Амаль Шамитова да үз тамашачысын тапты. Ә Линар Хаҗиев быел бөтенләй уйнамаска булган да, әмма бер сәхнәгә чыккан кеше сәхнәсез торамыни – Сөйләүче роле өчен нәкъ менә ул үзе кирәк иде.

Труппаның режиссеры Линар Хаҗиев белән директоры Гүзәл Исмәгыйлева елдан-ел төрле пьесалар белән үзләрен сыныйлар: беренче елны үзләре язган әсәр булса, былтыр – төрек классикасы, ә быел инде – заманча драматургия.

Ә заманча драматургия профессиональ театрларга да җиңел бирелми һәм тырышлык еш кына тамашачының «аңламавына» төртелеп челпәрәмә килә. Шуңа да театрлар таныш әсәрләр белән мәш килүне хуп күрә. Театр сәнгатендәге менә шундый вазгыятьтә Питер татар театрының бу адымы зур батырлык.

«Беренче чиратта Ркаил абыйга шушы матур, тирән әсәр өчен рәхмәт! Бу, чыннан да, тирән пьеса. Ул безнең тормышны күрсәтә. Тел булса да, дин булса да, туган як булса да – барысы да бу пьеса эчендә бар. Шушы пьесаны куюда минем төп максатым – кешеләрне ни өчен без барлыкка килдек, ни өчен талашабыз, ни өчен яратабыз, ни өчен көрәшәбез, ни өчен җан атабыз дигән сорауларга җавап эзләргә чакыру: болар барысы да болай гынамы, юк, болай гына түгел. Шушы сораулар шушы пьесада барысы да бар, Ркаил абый, сезгә чын күңелемнән зур рәхмәт! Сезне Питерда көтеп калабыз», – диде театр режиссеры Линар Хаҗиев.

«Ркаил абыйга шулкадәр яхшы пьеса язган өчен рәхмәтләребезне белдерәсе килә. Без бу спектакльне бик тырышып куйдык. Минем уйлавымча, без әйбәт кенә эшләп чыга алдык. Тырыштык. Пьеса зур темаларны күтәрә, шуларның берсе – авылларның бетә баруы. Болар өчен без дә кайгырабыз, җаныбыз өши. Чөнки барыбыз да авыл баласы, барысы да якын, үз әби-әниләребезне уйнаган кебек уйнадык», – диде Питер татар театры актрисасы Альбина Шәмсетдинова.

«Миңа бу спектакль авыр бирелде. Чөнки егет кеше була торып, мин бит әбине уйнадым. Әби тавышы чыгару авыр булды. Рәхмәт режиссерга, директорга - алар бик булышты. Спектакльне ясый алдык», - диде Питер татар театры актеры Равил Ибраһимов.

Әйе, театр артистлары Равил Ибраһимов, Илшат Дәүләтбаевлар әбиләрне уйнадылар. Уйнап та күрсәттеләр.

Илшат Дәүләтбаев дигәннән, ул артист кына түгел, театрның алтын куллы рәссам-бутафоры, реквизиторы да. Быел да татар йорты декорациясен генә түгел, кытай өйләренә кадәр ясап куйган.

Әйе, кытай, чөнки пьесада шушы тема да күтәрелә. Алай гына да түгел, кытайлар үзләре дә катнаша – театр «Конфуций» көнчыгыш телләре һәм мәдәнияте академиясе белән хезмәттәшлек итә чөнки. Кытайлар нишли дисәгез... нишләсен инде, Мәннан картка ярдәм итәргә килгәннәр...

Автор үз текстына әлеге сорауны салганмы-юкмы – белмим, әмма мине спектакльнең буеннан буена бер сорау озата килде. Ул сорау безнең хөрмәтле җитәкчеләребезгә юнәлтелгән. Хөрмәтле җитәкчеләр, инде административ гайрәтегез бетеп, «тезгенегез» бушап калгач, элемтәләрегезнең көче йомшаргач, сезнең тирәдәге кешеләр сезнең өчен нәрсәдер эшләргә, сезнең хакка хәтта детективка тиң адымнар ясарга әзерме? Йә кайсыгыз «әйе» дия ала!

Шәхсән мин урыны-урыны белән хәтта Ркаил Зәйдулланы кызганып та куйдым – медаль-фәлән сорап җанын ашаганнар икән мескеннең, бөтен борчуын шушы пьесага керткән. Кичә «күкәйдән борынлап чыгып» әле эш күрсәтергә җитешмәгән кемсәләргә кадәр Рәхмәт хаты сорап йөргәнне... түзә-түзә дә адәм баласы, әнә, шундый пьесалар язып куя...

ххх

Спектакль әдәби татар телендә бара. Әмма театр татар теле чамалырак булган кешеләрне дә читләштерми – ел саен алар өчен эчтәлекне күренешләр тасвирланган програмка әзерләнеп, спектакль алдыннан һәр тамашачыга тәкъдим ителә. Быел театр профессиональләшүгә таба зур бер адым ясаган... хәер бер генә дә түгел. Беренчедән, тәрҗемә мәсьәләсендә алга китеш булып, синхрон тәрҗемә тормышка ашырылды – Татарстандагы дәүләт театрларындагы кебек итеп тамашачыларга наушниклар бирелде. Синхрон тәрҗемәнең иганәчесе – программист Виктор Сивов, ел саен театрга булыша, чөнки ул театр ярата. Исеменнән күренгәнчә, ул татар кешесе түгел, ул бары тик театр ярата. Икенчедән, театр тамашага билет та сатты. Бу инде бушлай күрсәтәбез, килегез генә дип, тамашачы килгәнгә сөенеп утыру түгел, ә хезмәтеңнең күпмедер дәрәҗәдә бәяләнүен күрү.

Шунысы да бар – театр спектакль күрсәтү өчен зал арендалаган һәм билет бәясе шушы аренданы күпмедер дәрәҗәдә капларга тырышу, әлбәттә. Театр иганәчеләр дә эзләгән һәм тапкан да. Аллаһка шөкер, меценатлар бар ул татарда. «Шамил Акбулатов 260 мең сум акча бирде. Ул Санкт-Петербургта бер компаниянең генераль директоры. Без аңа бик рәхмәтле. Билет алып театрга килгән һәр тамашачыга рәхмәтебез зур», – ди театр директоры Гүзәл Исмәгыйлева.

Ххх

Спектакльнең хореографы – Эльмира Әхмәтова, музыкаль бизәлеш – Линар Хаҗиев, гример – Талия Якупова, тавыш режиссеры – Эльдар Мурдашев, ут куючы оператор – Камил Хәмзин, синхрон тәрҗемәче – Әлфия Сибгатуллина.

Питер татар театры Шелгунов исемендәге Мәдәният йортына рәхмәтле. Иң кызыгы – труппа аренда өчен спектакль таләпләренә туры китереп сайлаган мәдәният йортында да татар кешесе табылган – Ринат Шәймәрданов биредә сәхнә инженеры булып эшли икән һәм театрга яңа сәхнәдә җайлашырга бик булышкан.

Питер татар театры Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллегенең дә игътибар үзәгендә. Спектакль карарга ел саен вәкиллек җитәкчесе Шамил Шәяхмәтов килә.

Шамил Шәяхмәтов: «Хәзерге вакытта Санкт-Петербургта ике татар халык театры эшли. Питер татар театры өченче премьера чыгара һәм күреп торабыз – өчесендә дә зал тулы кеше булды. Димәк, безнең ватандашларга бу спектакльләр кирәк, алар кызыксына. Алга таба да яңа премьералар көтеп калабыз. Коллективларның үзенә әлеге спектакльне кую процессы да кадерле, чөнки алар очраша, аралаша, бердәм булып әсәрне сәхнәгә әзерли. Ә тамашачы булып килгән татарларга шул эшнең нәтиҗәсе кадерле, бу мөһимрәк - тулы зал шуны раслый.

Биредә спектакль бер яки ике күрсәтелергә мөмкин. Моның белән генә чикләнмичә, спектакльнең алга таба ниндидер язмышын, киләчәген күрәсезме? Мәсәлән, Татарстанда халык театрлары өчен бик дәрәҗәле «Идел-Йорт» фестивале бар.

Әлбәттә. Хәтта фестиваль генә дә түгел. Минем бу темага уйланганым бар инде – бәлки, без, районнар белән сөйләшеп, заллар сайлап, Питер татар театрын кунакка чакыртырбыз. Арчамы, Әтнәме, Зәйме... уйлыйбыз, – диде ул.

Залда вип-кунак РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисты Альберт Асадуллин да бар иде.

Альберт Асадуллин: «Мин хәзер гаҗәеп бер халәттә. Чөнки бу спектакль балачагыма кайтарды. Минем бөтен балачагым Малмыж шәһәрендә узды, ул Киров өлкәсенә кергән шәһәр, Татарстан чигендә урнашкан. Әни ягыннан туганнарыбыз шунда яши иде. Миңа 10-12 яшьләр булдымы икән – Казаннан Камал театры килде. Алар ул вакытта бик популяр булган «Зәңгәр шәл» спектаклен алып килгәннәр иде, хәер. ул спектакль әле дә популяр бугай. Зур булмаган мәдәният йорты шыплап тулган иде. Ә мин иң алгы рәттә – нәкъ сәхнә алдында утырдым. Бүгенге спектакль мине шушы театрлы балачагыма алып кайтты. Биредә шундый ук гаҗәеп татар юморы, халык фәлсәфәсе, гаҗәеп персонажлар... Безгә үз традицияләребезгә бәйле мондый спектакльләр бик кирәк. Бер карасаң, ул бик гади, ләкин шундый тирән. Дөресен әйткәндә, бераз икеләнеп кенә килгән идем, хәзер артистлар эшенең югарылыгын күреп аптырап куйдым. Алар бит чын артистлар кебек уйныйлар.

Бу театрның киләчәген күрәсезме? Питер татарларына ул кирәкме?

Мин бу сорауга барысын да колачлап нигезле итеп җавап бирә алмам, ләкин үз ягымнан мин бу театрның кирәклеген тоям һәм аларга таяныч булырга әзермен. Теләсә кайсы халыкның үзеннән чыккан мондый труппаларның башлангычын якларга кирәк. Мин, Казанда, шәһәрнең Сукно бистәсендә туып үскән кеше өчен мондагы әдәби татар теле дә йөрәгемә май булып ятты. Күп милләтле илебездә татар теле халык театрының үз урыны бар. Безнең Санкт-Петербург иң интернациональ шәһәрләрнең берсе. Шуңа безнең шәһәрдә бу театр иркенләп эшли алсын иде.

Питер татарлары нинди алар?

Алар бик таләпчән. Әмма бик яхшы күңелле. Без бертөрле генә түгел: Казан татарлары да бар, Нижгар татарлары да бар, Пермь, Пенза татарлары да бар. Без барыбыз да дус яшибез. Татар мәдәни чаралары бөтенебезне бергә җыя, берләштерә һәм без моңа бик шат. Безнең зур илебездә әлеге татар театры үссен һәм чәчәк атсын иде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

«Кубок Нечерноземья»: Тверские спортсмены завоевали награды во всероссийских соревнованиях

Сильнее всего в России перерабатывают жители Казани и Екатеринбурга

ВСК выявил самых аккуратных водителей России в 2026 году

82 процента туристов из Казани выбрали Россию для летних путешествий


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.