Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Юл газабы гүр газабына әйләнмәсен: Быел Казанда 268 юл фаҗигасе булган, 11 кеше үлгән

0 75

Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясенең Казан буенча идарәсе җитәкчесе, полковник Михаил Савин журналистлар белән очрашуда юллардагы вазгыять турында сөйләде. Шулай ук, ул матбугат вәкилләренең сорауларына җавап бирде. Оператив мәгълүмат буенча, Казанда агымдагы ел башыннан 268 авариядә 11 кешенең гомере өзелгән, 330 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Максатыбыз – юлда иминлекне саклау. Халыкны куркыту, штрафлар салу максаты юк! Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны былтыргы күрсәткечләр белән чагыштырганда арткан. Узган елда гыйнвар-апрель айларында юл һәлакәтләрендә 4 кеше һәлак булган булса, быел шул ук вакыт эчендә инде 11 кеше вафат. Тенденция мондыйрак: аварияләр саны кими, әмма нәтиҗәләре күпкә начаррак, көчле җәрәхәтләр алучылар саны арта.

Кар эреп беттеме, электр самокатлары һәм велосипедлар арендалау сезоны башланды. Быел сезон да иртәрәк башланганын күзәтәбез. Арендага алу нокталары да бик күп. Казан шәһәре башкарма комитеты, мэрия белән бу эшне уртага салып сөйләшү, бергәләп рейдларга чыгу яхшырак булыр иде, әлбәттә. Ләкин, мондый закон юк, – дип белдерде спикер.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Күзәтеп торабыз: Казан урамнары буйлап электросамокатта берәүләп тә, икешәрләп тә җилдерәләр генә яшь егет-кызлар. Балаларын алларына бастырып җилдерүче ата-аналар да бар. Бу бик куркыныч. Самокатчылар җәяүлеләр яныннан үткәндә тизлекне дә киметми. Алар кешене бәрдерергә яки үзләре егылып имгәнергә бик мөмкин.

Онытмагыз: самокатта һәм велосипедта йөрүчеләр өчен дә махсус кагыйдәләр бар. Бу кагыйдәләрне үтәү үзегез өчен дә, башкалар өчен дә мөһим. Сак йөрсәгез, юлларда иминлек булыр.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Самокатларны тиешле булмаган җирдә калдыру, җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә да комачаулый. Аеруча тар тротуарларда калганнары балалар һәм олылар өчен куркыныч тудыра. Самокатта барганда телефон куллану яки колакчыннан музыка тыңлау бик куркыныч. Машина йөртүче сигнал бирсә дә, самокатчы аны ишетмәскә һәм туктап өлгермәскә мөмкин. Моннан тыш, самокатчылар һәм велосипедчылар һәрвакытта да җәяүлеләргә юл бирергә ашкынмый, – дип сүзен дәвам итте Савин.

Электросамокатлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре булып тора шул. Күптән түгел Әмәт магистралендә «Voyah Free» машинасын йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган һәм электровелосипедта барган 21 яшьлек курьерны бәрдергән. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган курьерны хастаханәгә алып киткәннәр. Хәзерге вакытта курьер реанимациядә, аның хәле тотрыклы авыр, диләр.

Шулай ук Серов урамында да электровелосипедчы бер ханымны бәрдергән… Әле алай гына да түгел, автоинспекция инспекторлары килгәнче качып киткән!

«Питбайкерны оператив рәвештә питбайкер гына куып җитә ала»

Спикер аерым мотоцикл, скутер, мопед һәм питбайк ише транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә да тукталды. 2024-2025 елларда кадәр мотоцикллар катнашында булган хәлләр турында хәбәрләр ике тапкырга арткан 230дан 560ка җиткән. Быел да саннар «котырып» үсә, диярлек.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Питбайкерны оператив рәвештә питбайкер гына куып җитә ала. Безнең баланста питбайклар юк. Мотоцикллар белән дә, машиналарда да алар артыннан җитешеп булмый. Көчкә берсен куып тота алдык… Аңлашыла, ул күңелне күтәрә, әмма икенче яктан – моның белән шаярырга ярамый! Казан күрсәткечләрен Идел буе федераль округының башка шәһәрләре белән чагыштырганда, күрше өлкәләрдә вазгыять яхшырак күренә. Уфада, мәсәлән, һәлак булучылар 2,5 тапкырга азрак, ә аварияләрнең гомуми саны Казандагыга караганда ике тапкырга кимрәк, – ди спикер.

Фото: © «Татар-информ» архивы

Савин апрель башыннан балалар һәм питбайк йөртүчеләр катнашындагы аварияләр артуын билгеләп үтте. Шуңа күрә автоинспекция ата-аналарга карата таләпләрне катгыйландыра. Хәзер баласының куркыныч йөрүенә юл куйган ата-аналар административ җаваплылыкка гына түгел, хәтта җинаять җаваплылыгына да (РФ Җинаять кодексының 151нче маддәсе буенча) тартылырга мөмкин. Судта мондый практика инде бар.

Юлларда питбайкта яки электросамокатларда куркыныч йөрүчеләрне күрсәгез, битараф калмагыз – хәбәр итегез! Кирәкле телефон номерлары автоинспекциянең социаль челтәрләрдәге рәсми сәхифәләрендә бар.

Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясенең Казан буенча идарәсе

Самокатчыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 800 сумнан 2500 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерәбез.

Гомум кагыйдәләр:

  • хәрәкәт итү тизлеге сәгатенә 20 чакрымнан да артмаска тиеш;
  • бер самокатта бер генә кеше йөрергә мөмкин;
  • шлем, тезгә, терсәккә кияргә һәм яктылык кайтаргычлар кулланырга кирәк;
  • кулланыр алдыннан самокатның тормозлары, тавыш сигналы, алгы яктагы фарасы һәм арттагы кызыл фонаре төзек икәнен тикшерергә кирәк.

Электр самокатларында йөрергә мөмкин булган урыннар:

  • велосипед юллары;
  • велоҗәяүлеләр юллары;
  • велосипед зоналары һәм полосалары;
  • велосипед юлы булмаса, тротуар һәм җәяүлеләр зоналары, юл читләре, башка юл булмаса, автомобиль юлының уң ягы.

Ничә яшьтән самокатта йөрергә ярый:

  • 7 яшькә кадәр балалар ата-аналары күзәтүе астында тротуарларда, шулай ук җәяүлеләр һәм велоҗәяүлеләр йөри торган зонада, шул исәптән самокатчылар өчен махсус бүленгән юлларда йөри ала;
  • 7 яшьтән алып 14 яшькә кадәр булганнар югарыда аңлатып киткән урыннарда, әмма инде зурлардан башка да йөри алалар;
  • 14 яшьтән зурраклар, башка юл булмаганда, автомобиль юлының уң ягына чыга алалар.

Электр самокаты автомобиль юлында:

  • транспорт агымының тизлеге сәгатенә 60 чакрымнан да артмаска тиеш;
  • «Автомашиналар өчен юл» билгесе булган магистральләрдә самокаттан файдаланырга ярамый;
  • машиналар йөри торган юлдан чыкканда самокатчы җәяүлеләр кичүе аша чыгарга һәм үзе җәяүләп, ә самокатын янәшә тотып чыгарга тиеш!

Әгәр дә арендага самокат алырга теләсәгез:

  • самокатны арендага 18 яшьтән генә алырга мөмкин;
  • самокат арендалау буенча верификацияләнгән кушымтада аккаунтыгыз булырга тиеш;
  • аренда өчен аккаунтларыгызны беркемгә дә бирмәгез. Моның өчен штраф һәм сезнең профильне кушымтадан өзү яный. Штраф күләме самокат биргән компаниягә бәйле рәвештә үзгәреп тора.

«Алкоголь кулланган килеш машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирелә»

Машина руле артына алкоголь кулланган хәлдә утыручыларга брифингта аерым тукталдылар. Алкоголь кулланган килеш машина йөртүчеләргә аерым игътибар бирелә. Михаил Савин сүзләренчә, машина йөртү таныклыгы бөтенләй булмаган яки аннан мәхрүм ителгән килеш рульгә утыручыларны ачыклау буенча да максатчан эш алып барыла.

Юлларда ваемсызлык – иң куркыныч нәрсә. Җәяүлеләр дә, ни кызганыч, кагыйдәләрне боза. Машина алдына йөгереп чыгу – үлем белән уйнау дигән сүз.

Катгый кагыйдәләр — кеше гомерен саклау өчен бердәнбер юл. Юл һәлакәтенә юлыккач кына үкенмәс өчен, бүгеннән сак булырга кирәк. Юл газабы гүр газабына әйләнмәсен. Имин йөрегез!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

150 лет театральной России: марафон-фестиваль и поезда из Владивостока и Севастополя

Правительство Дагестана выразило благодарность волгоградцам за теплую помощь

Глава Калмыкии встретился с лучниками из разных регионов России

Поезд «Таврия» №75/76 сообщением Омск – Симферополь возвращается на привычный маршрут – с января он курсировал из Тюмени в связи с ремонтными работами на инфраструктуре


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.