Татарстан китап нәшрияты Лилия Гыйбадуллина белән автограф-сессиягә чакыра
0
67
Татарстан китап нәшрияты Бауман урамындагы яңартылган кибетендә популяр авторлар катнашында автограф-сессияләр оештыра башлый.
Беренче автограф-сессия 15 апрельдә 12.00-13.00 сәгатьтә шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тугыз китап авторы, «Бэлла» халыкара әдәби премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина белән була.
Бу көнне автор китабын ташлама белән сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.