Казан вертолет заводында эшләүче Азат Сибгатуллин: «Завод – ул тотрыклылык»
Азат Сибгатуллин тумышы белән Казаннан, аңа 38 яшь. Иң башта ул техникумда белем ала, аннары укуын Самарадагы элемтә университетында дәвам итә.
Казан вертолёт заводына ул инде 10 ел эшли. Кечкенә чактан – уенчыкларны, ә үсә төшкәч өйдәге башка кирәк-ярак җиһазларны сүтеп җыярга яраткан. «Шуңа күрә дә, хәзер станокларны җайлаучы, эшләтүче булып эшлим», – ди Азат.
Яшь белгечнең әтисе дә гомер буе слесарь булып хезмәт куя, хәзерге көндә ул шәһәрнең 22нче заводында эшли. Ул да, һичшиксез улына үрнәк булгандыр. Азатның энекәше дә бу һөнәрне сайлаган.
Вертолёт заводын бөтен дөнья белә, бик күп дусларым монда эшли. Шуңа мин дә монда урнашырга булдым. Мин станокларның өзлексез эшен тәэмин итәм, запчастьләрен алмаштырам, кирәк чакта майлап торам. Завод – завод инде ул, «частник»та эшләү түгел. Монда тотрыклылык бар, хезмәт хаклары вакытында түләнә. Коллективыбыз да дус-тату, – дип сүзен башлады Азат.
Азат «Һөнәрендә иң яхшысы» бәйгесенең федераль этабында «Слесарь-җыючы» номинациясендә беренче урынны яулаган.
Ярыш киеренке барды. Биремнәр бик катлаулы булмады: теория һәм практика ягыннан һөнәри осталыгыбызны тикшерделәр. Безне төрле яклап ничәмә камера төшереп торды, шул иң авыры булды. Гадәти хәл түгел бит! Конкурста бер миллион сум акча оттым, – дип сөйләде безгә заводның тырыш эшчесе.
Завод яки фабрика эшен – көнне-төнгә ялгап эшли торган хезмәт итеп күзаллыйбыз. Әңгәмәдәштән буш вакытларын ничек үткәрүе хакында кызыксынып алдык.
Без график буенча эшлибез: бер атна эшлибез һәм бер атна ял итәбез. Гаиләгә дә вакыт кала. Буш вакытка, хоббиларга килгәндә: үз йортым белән торам, бакча үстерәбез, гаражым бар. Өйдә һәр әйберне диярлек үзем ремонтлыйм. Бездә 3D принтер бар, шунда модельләштерү белән дә мавыгам. Мәсәлән, кайбер инструментларның детальләре ватыла калса, шуларны принтер ярдәмендә ясыйм. Шулай ук, дус-ишләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә дә, кире бормыйм, – дип сөйләде ул.
Азат Сибгатуллинга җитештерүдә уңышлары өчен генераль директорның Рәхмәте дә белдерелгән. Ә 2025 елда исә Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәтенә лаек булган.
Заводта хезмәт куючының эшен яктыртуы бик җиңелдән түгел шул. Мәсәлән, хуҗалыкка килсәң, механизатор яки сыер савучының нәрсә эшләгәнен күреп торасың. Ә завод безнең өчен ябык урын һәм кемнең нәрсә эшләгәнен без күзаллап та бетермибез. Азат белән аралашкач, шуны аңладым: монда кеше хезмәтен җиренә җиткереп, күңелен биреп башкара.
- Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән барган Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан хезмәтсөярләр турындагы материалларыбыз циклын Казан вертолёт заводыннан башлап җибәрәбез.