Кырыклап татар язучысының әсәре ел дәвамында казах әдәби журналында басылган
Кырыклап татар язучысының әсәре бер ел дәвамында Казахстан әдәби журналында чыгып барган һәм зур бәя алган.
Моннан 1 ел элек Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла «Интертат»ка интервьюсында: «Казахстанда чыга торган «Таң-Шолпан» журналы белән дә килешү төзедек. Быел аның һәр санында хәзерге татар әдәбиятыннан хикәяләр, шигырьләр биреп барачаклар. Журналның 30-40 проценты татарчадан тәрҗемәләр белән чыгачак. Нәшриятларында аерым татар язучыларының китапларын чыгару турында да сөйләштек. Алар, билгеле, без тәкъдим иткән әсәрләрне дә сайлап бастырачак. Начар әсәр тәкъдим итү – оят, биредә әшнәлеккә урын юк», дигән иде.
Шушы көннәрдә Казанга Казахстанның Алма-Ата шәһәреннән «Таң-Шолпан» әдәби-нәфис журналының редакторлар шурасы рәисе – генераль директоры Дидар Кулкенов килгән.
«Казахстанда бик күренекле «Таң-Шолпан» журналы 2 айга бер мәртәбә чыга. Былтыр журналда «Татар әдәбияты елы» игълан ителде һәм безнең 40ка якын авторның әсәре чыкты. Татар авторларының китаплары да чыга. Алар исән-сау язучыларның әсәрләрен чыгару ягында. Күбесе яшь авторлар: Илгиз Зәйниев, Луиза Янсуар, Фирдүс Гыймалтдинов, Айгөл Әхмәтгалиева, Булат Ибраһимов – бөтенесе чыкты. Бик резонанслы булган, диделәр, татарның көчле әдәбияты бар икән дип гаҗәпләнгәннәр дә. Без үзебезне тәнкыйтьләргә яратсак та, башка халыклар безнең әдәбиятка соклана. Прозаны бик ошаттылар, поэзияне әйткән дә юк. Татар рәссамнары белән дә таныштырдык: Булат Гыйльфанов, Рабис Сәлахов, Рөстәм Габбасовлар белән уртак проектлар булырга мөмкин», – дип сөйләде әлеге очрашу турында Ркаил Зәйдулла.
Очрашуга Казахстанның Казандагы генераль консулы Ерлан Искаков та килгән һәм әдәби багланышларны ныгыту турында сүз булган.
«Элемтәләрне ныгыту инде бу. «Әдәбиятлар дуслыгы – халыклар дуслыгы» девизы әле дә актуаль, бер-береңә йөрешеп, тәҗрибә уртаклашып, бер-береңнең әсәрләрен тәрҗемә итеп дөньяга чыгару халыкларны якынайта», – дип нәтиҗә ясады Татарстан язучылар берлеге рәисе.