Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Журналистика үзәгендә – кеше»: Журфакның беренче деканы Флорид Әгъзамовны искә алып

0 23

Әгъзамов... Флорид абый Әгъзамов – бу исемне ишетүгә үк күпләр остазлары белән бәйле якты истәлекләрен хәтерләрендә яңартыр һәм, һичшиксез, берәү дә ихтирам-хөрмәтен белгертмичә калмас. Чөнки 30 елдан артык Казан дәүләт университетының журналистика факультетын җитәкләгән күренекле вә олпат шәхесне күпләр белде, бихисап абруйлы журналистика әһелләре аны остазлары дип санадылар.

Аның юлын дәвам итүче, остаз булган Флорид аганы һәрчак җылы һәм кызыклы истәлекләре аша искә алучылар арасында «Татмедиа» Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов һәм башка медиатармакның мәртәбәле вәкилләре бар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Васил Гарифуллин: «Медиафорум безнең өчен бик әһәмиятле»

Остазыбыз Васил Гарифуллин билгеләп үткәнчә, чара галим истәлегенә багышланган фәнни укулар традициясен дәвам итә, әмма быел алар беренче тапкыр Халыкара медиафорум форматында уздырырга карар кылганнар.

Бу медифорум безнең өчен бик әһәмиятле, кирәкле һәм фәһемле чара. Ни өчен дигәндә, Флорид Әгъзамовның 90 еллыгы – шундый зур юбилей елы чорында үткәрелә. Икенчедән, Флорид абыйның әйтеп калдырган сүзе бар иде: «Нинди генә җәмгыять булмасын, нинди генә шартларда эшләсәк тә – «журналистика үзәгендә һәрвакыт кеше булырга тиеш». Цифрлы җәмгыять заманында яшибез, ул хәтта безнең белән идарә итәргә тырыша. Ясалма интеллект һәм башкалар зур үсеш кичерә. Ләкин, барыбер дә цифрлы мохитнең медиачаралары үзәгендә кеше мәнфәгатьләре кала, кешелеклек кыйммәтләре һәм гуманизм принциплары булырга тиеш, – дип бәян итте профессор «Интертат»ка.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әйтергә кирәк, Әгъзамов хакында кем белән генә сөйләшеп алма, һәркайсы аның журналистика өлкәсендә өйрәтеп калдырган гуманизм принципларын искә ала. Дөрес, гуманизм кагыйдәләрен һәркем үзенчә аңлый. Үземнең нык истә калган, Татарстан Дәүләт Советының Матбугат хезмәте җитәкчесе Ольга Благодарова бер районга командировка вакытында әйткәне: «Журналистикада төп принцип – зыян китермәү». Чыннан да, хак сүзләр, журналист өчен этика үзенчәлекләре беренче чиратта булырга тиеш.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Флорид Әгъзамовта укыган Айдар Сәлимгәрәев заманча медиакиңлектәге үзгәрешләргә тукталды:

Ясалма интеллект, һичшиксез, тормышны җиңеләйтә һәм яңа мөмкинлекләр ача. Әмма шуның белән бергә без җәмгыять һәм профессиональ бергәлек хәл итә алмаган күп кенә яңа проблемалар белән очрашабыз, – дип белдерде җитәкче.

Шулай ук КФУның фәнни эшчәнлек буенча беренче проректоры Дмитрий Таюрский да үз чыгышында бүгенге чордагы медиамохиткә анализ ясап алды һәм форумның әһәмиятен югары бәяләде.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Мәскәү профессоры: «Ясалманы һәрвакытта да чын әйбердән аера алмыйбыз»

Медиафорумның программасы бик бай иде. Илнең иң дәрәҗәле югары уку йортларыннан галимнәр, фән докторлары, мөгаллимнәрнең дистәләгән докладлары белән пленар утырыш һәм көнүзәк кызыклы контент булдыру буенча мастер-класслар булды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мәскәүдән культурология докторы, танылган фән эшлеклесе Анна Новикова чыгышы аеруча кызыклы булды:

Кызганыч, без ясалманы һәрвакытта да чын әйбердән аера алмыйбыз. Барысын да бик тиз карыйбыз һәм моны кеше түгел, ә ясалма интеллект эшләгәнен аңларга вакытыбызны кызганабыз. Ә ясалма интеллект ярдәмендә төрледән-төрле контент булдыручылар, хәтта «ут белән шаярып ятучылар» көннән-көн арту ягына таба бара.

Медиакиңлек трансформациясе – мобиль интернетның тиз үсеше казанышы, бөтен халык карый алырлык алгоритм технологияләре ачыктан-ачык булуы, контент булдыру, тарату һәм куллану ысулларын һәркем белүе. Мин тикшеренүләр белән 4 ел дәвамында шөгыльләндем, бу вакыт эчендә вазгыять берничә тапкыр үзгәреп торды. Бу яңарышлар, без үткән гасырда узганга караганда шактый әһәмиятле һәм ХХ гасыр башында булган тирән трансформация белән чагыштырырлык булырга мөмкин. Ул вакытта исә кино, радио барлыкка килгән һәм гомуми практикага кергән. Бүген контентның барлык форматлары һәм жанрлары кушыла һәм яңа гибридлар тудырыла. Бу процессларны аңлауга ачкыч – барлыкка килгән модельләрне анализлау. Аларны өйрәнгәндә без фильмнар яки тапшырулар төзелешен генә түгел, ә социаль күзаллауларның һәм заманча мәдәниятнең динамикасының ничек үзгәрүен дә яхшырак аңлыйбыз, – ди ул.

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Үзебезнеке, Чакмагышныкы бит ул

Флорид Имамәхмәт улы тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районындагы бик нык кечкенә булган Бикмәт авылында туып үскән. Хәер, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә мөхтәрәм якташыбыз, туган якларын гомерендә дә онытмыйча яшәгән ул. Шуңадырдамы да, Флорид агабыз – Башкортстандагы, аеруча Чакмагыш һәм тирә яктагы җирлекләрдән чыккан журналистларның «газиз әткәсе» статусында. Үземнең картәтәм, Чакмагыш журналистикасы легендасы, танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Әгъдәл Сафинович та аны гомере буена хөрмәт итеп, эшлекле дустанә мөнәсәбәтләрдә булып гомер итте.

Флорид Әгъзамов башкалар турында күп кайгырткан, әмма үзе турында аз уйлаган журналистларның берсе булган. Журналистика факультетының беренче деканы катлаулы язмышлы. Ул 1936 елда дөньяга аваз сала. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, поэзия ярата. Казан шәһәренә килеп, Казан дәүләт университетын тәмамлый, район һәм республика матбугатында уңышлы эшли. Аспирантураны тәмамлаганнан соң, КДУның журналистика бүлеген җитәкли башлый. Шуңа да аның матбугаттагы язмалары Флорид Бикмәтле псевдонимы белән дөнья күрә. Ничәмә буын журналистларны әзерләгән хөрмәтле галимнең студентлары хәзер югары урыннарны били.

Уфада нәшер ителүче «Өмет» республика яшьләре газетасында озак еллар хезмәт куючы билгеле журналист, «Бәллүр каләм» иясе, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Эльвира Әсәдуллина:

Миңа 1994-2000 елларда ул җитәкләгән журналистика факультетында белем алырга насыйп булды. Флорид Имамәхмәт улы үтә дә кечелекле, кешелекле кеше иде. Башкортстаннан килеп укучыларга һәрвакыт игътибарлы булды, туган якларын сагынып яшәде. Безне укыткан мөгаллим – КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты доценты Дмитрий Туманов аның турыда болай дип искә алганын хәтерлим:

«Флорид Имамәхмәтович студентларны хөрмәт итте. Ул беркайчан да үзен тирә-юньдәгеләр өстеннән күтәрмәгән, әңгәмәдәшен бәяләгән, аның фикере белән саналган кеше иде. Ул Советлар Союзында булган төрле бюрократик сәбәпләр аркасында докторлык эшен яклый алмады. Ә СССР җимерелгәч, Флорид Имамәхмәт улының сәламәтлеге какшады. Әмма безнең күз алдыбызда ул академик, ориентир булып калды. Ул фән белән карьера өчен шөгыльләнмәгән кеше иде. Ул фәнне яратты, гомерен гуманизмга багышлады. Гуманизм турында башкалар бу хакта сөйләргә курыккан вакытта сөйләде. Миңа аның студенты булу гына түгел, аның белән университетта эшләү дә насыйп булды. Биредә Флорид Имамәхмәтовичны иркен шартларда күрдем. Ул гади, көлкеле булып күренүдән курыкмый иде. Ул шулкадәр тәмле итеп ризык пешерә иде, савыт-саба юарга яратам дип сөйли иде. «Миңа савыт-саба юганда уйлар килә», – дип сөйли иде.

Барлык бәйрәмнәргә дә ул үз куллары белән пешерелгән пироглар алып килә иде. Җырларга ярата иде. Күз алдыгызга китерегез, ул опера арияләрен башкара ала иде!

Фото: © «Интертат», Юлай Низаев

Чакмагыш районының почетлы шәхесе, педагогия фәннәре кандидаты, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре һәм озак еллар район хакимиятендә җитәкчелек вазифаларында эшләгән хезмәт ветераны Дамира Казыйханова да Флорид абый Әгъзамов турында матур истәлекләр сөйләгәне бар.

Туганыбыз – Чакмагышның да, бөтен Башкортстанның да горурлыгы иде, намуслы һәм вөҗданлы шәхес булды. Искиткеч зыялы зат иде. Үзеннән соң сөйләп бетерә алмаслык хатирәләр калдырып китте, – дигәне бар Дамира апаның.

Фото: © «Интертат» өчен Дамира Казыйханованың шәхси архивыннан тәкъдим ителде

Үз заманының алдынгы карашлы шәхесе булган

Флорид агабыз бүген фани дөньяда булмаса да, меңләгән Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан журналистлары һәм медиабелгечләре күңелендә яши. Заманы шундый, медиакоммуникацияләр көне-сәгате белән генә түгел, ә минут саен үзгәрә, яңара. Бу хакта уйланасың да, Әгъзамов бу вазгыятькә нинди карашта булыр иде икән, дип куясың. Уңайдыр, чөнки ул соңгы сулышына кадәр яңалыкларга омтылып яшәгән бит!

Россия Федерациясе һәм Татарстан Журналистлар берлекләре әгъзасы, КФУ «Мультимедияле журналистика» юнәлешендә укучы студент Юлай Низаевның гыйльми җыеныктагы фәнни мәкаләсе





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Образовательный фронт мягкой силы: зачем России иностранные студенты и почему в Сургуте их отчислили

Март ударит морозом, май — жарой: подробный прогноз для всех регионов России

Обзор новостей города Кирова и районов области

31 марта завершается прием работ на российский конкурс «Лучший учитель» 2026 года


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.