Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Матурлык бәйгесендә мода күрсәтү: подиум буйлап бер-бер артлы сылу чибәркәйләр атлый

0 26

Монда төп тамашачылар – Халыкара матурлык һәм нәфислек бәйгесендә катнашучылар үзләре, делегацияләрнең җитәкчеләре, йолдызлы кунаклар һәм мода индустриясе вәкилләре булды.

Бу дефиле – милли мотивлар белән заманча моданың камил синтезы булды. Россия һәм Татарстан дизайнерлары үз коллекцияләрендә илебезнең мәдәни байлыгын чагылдырырга омтылган. Шунысын да баштан ук әйтеп куям: әгәр шкаф төбендә ситса күлмәк яки чалбар ята икән – алар яңадан модага кайта!

Тамаша прологтан башланды. Подиумда гадилек, спорт стиле һәм күпләр яраткан «оверсайз» (киң) формалар өстенлек итте.

Чараны алып баручы бу конкурсның БРИКС илләре өчен мөһим мәдәни вакыйга булуын ассызыклады

Алга таба исә сүзне Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова алды. Әйтергә кирәк, ул җыйнак кына кара күлмәктән иде, ләкин образына бер шармны – энҗе муенсасы биреп торды.

Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар һәм бәйгедә катнашучылар! Миллион еллар элек, кешелек дөньясы белән бергә «матурлык» төшенчәсе барлыкка килгән. Уңайлы булу-булмавына карамастан, кеше матур торак сайлый, чөнки ул алга таба яшәргә дәрт тудыра. Һәм һәр халык үзенең кояшын, күк йөзен күреп, үзенең матурлыгын сурәтләгән.

Матурлык вакыт белән үзгәрә. Ләкин еллар, гасырлар аша үзгәрешсез кала торган матурлык бар. Кеше гомере беткәч тә, бу матурлык юл күрсәтүче йолдыз булып кала. Бу – күңел матурлыгы, калеб гүзәллеге. Кадерле катнашучылар, сез – күк йөзендәге якты йолдызлар кебек. Күңелегездәге бу ялкын беркайчан да сүнмәсен, сүрелмәсен! – диде министр.

Журналистларның күренекле стилист, моңарчы телеэкраннардан гына күреп белгән Влад Лисовец белән аралашу мөмкинлеге булды. Ул быелгы язда ниләр модада булачагын сөйләде.

– Һичшиксез, гәүдәгә туры килеп торган, бик нык ялтыравыклы жакетлар. Һәм, бер генә сүз белән әйтсәм – элегантлык. Пикантлык та мөһим роль уйный, – дип белдерде Лисовец үзенең жакет-пиджаклары турында да күз кысып.

Менә мода күрсәтү тамашасы башланды. Подиум буйлап бер-бер артлы сылу чибәркәйләр атлый. Подиум да һәръяклап яхшы күренә иде.

Дефиленың беренче минутларда ук милли мотивлар белән сугарылган көйләр яңгырады. Мәсәлән, «Кыз бала» җыры. Беренче модель кыз ялтыравыклы тоташ костюмнан үтте. Көмеш һәм алтынсу төсләрдәге мондый костюмнар фигураның нәфислеген – күкрәк турлары һәм җиләкләре гүзәллеген күрсәтә. Күз карашын үзенә тартып тора.

Ботфорт та – мәңгелек тема инде ул. Аларын да күрдек. Елның-елында әйләнә дә кайта модага. Тик, аның да нечкә үкчәлесе генә матур, ә калын төплеләре солдат аяк киеме кебек...

Көндәлек яисә спорт белән шөгыльләнер өчен кроп-худи һәм джоггерлар да тәкъдим ителде. Аларны берникадәр оверсайз стилендә иде.

Ә ир-егетләр өчен модельләр олимпийка, лонгслив, шортылар, шулай ук клеш-чалбарлар күрсәтеп уздылар. Барысы да ак төстә, сөйгәне яисә хатыны булмаган ир затына аны атна саен юу да проблема инде ул… Шулай да, үзем дә алып киярдәйләрен шәйләп алдым.

Язгы куртка, плащлар модасын да тамаша кылдык. Кызык булып китте әле, олы кием-салым мода индустриясендә күтәрелүен дәвам итә. Бер сылукай киеп чыккан плащ – минем нәнәмнең чоланындагы поши мөгезләренә эленеп куелган иде. Җитмәсә, төсе дә туры килеп тора, кызлар! Плащларда да, курткаларда кабартылган җиңнәр. Алары ничектер кызларга сөйкемлелек өстәп тора. Бомбер, куртка-трансформерлар да актуаль булып кала.

Милли бизәкле киемнәр кигән кызлар һәм егетләрне дә күрдек.

Ситса гына дияргә ашыкмагыз! Ситса күлмәкле кызларны да булды. Әйбәт тукыма, тән дә сулый.

Ахырдан хиҗаблы гүзәл затлар чыкты. Озын кара күлмәкләр, юбкалы костюмнар… Матур, ошады. Кара төсне күп кеше үз итмәсә дә, ул хатын-кызга серлелек өсти торган төс, дип саныйм.

Татарстан дизайнерларының киемнәрен күрсәтү вакытында сәхнәдә «Дышать» төркеме һәм Defne чыгыш ясады. Аннан соң DINARA үзе генә дә чыгып җырлады.

Әйткәнемчә, монда бик күп танылган шәхесләр җыелган. Алар аерылып тора диимме соң. Танылган футболист Дмитрий Тарасов һәм аның хатыны телевидение алып баручысы, модель Анастасия Костенколарны әйтеп була җәһәттән.

Безгә бик ошады, шулкадәр масштаб! Бу – чын фурор тудырган чара! Минем Дөньякүләм Мисс конкурсында катнашу тәҗрибәм бар, әмма БРИКС матурлык бәйгесе бөтен булганнарыннан да югарырак дәрәҗәдә, искиткеч затлы итеп оештырылган. Илебездә шундый мәртәбәле конкурс оештырылганга нык шат һәм горурмын. Киләчәктә күп тапкырлар оештырылып торсын! Мин оештыручыларның осталыгына шаккатам. Монда Миссис, Мисс һәм Мини Мисс сайланачагы да игътибарга лаек – бу буыннар чылбырының ачык мисалы, – дип белдерде Анастасия.

Аннары сәхнәгә кино һәм театраль рольләре аша күпләребезгә билгеле актриса Наталья Бардо менде. Ул да Халыкара чараның әһәмиятен билгеләде һәм оештыручыларны мактап телгә алды.

Эшләре күренекле стилист, визажист һәм бьюти-блогер Гоар Аветисянныкын хәтерләткән билгеле визажист, клиентлары эстрада, шоу-бизнес йолдызлары булган Акобир Ашуркулович та биредә иде. Визажист дигәннән барлык модельләрнең дә макияжлары гаять тыйнак тоелды, бөтен игътибар киемнәргә юнәлтелгән.

Хатын-кыз матурлыгы – эчке һәм, әлбәттә, аңа гына хас булган энергиядән тора. Елмаю, йөреше, гәүдә торышы... Аңа карыйсың һәм уйлыйсың – бу сексуаль, – диде ул сәхнәдән фикерләре белән бүлешкән чакта.

Дефиле турында стилист Лисовец болай диде:

Модельләр соклангыч, сүзем юк. Аннан, ситса, гаҗәеп булды ул. Аңардан кемдер тегәргә һәм подиумга чыгарырга җөрьәт иткән икән – бу кешегә алкышлар яудырырлык, – диде мода белгече.

Мода күрсәтүдән башланган кичә Полина Гагарина чыгышы һәм дискотека белән тәмамланды. Ул сәхнәгә алтынсу төстәге, тирән декольтелы һәм шактый ачык күлмәктән чыкты. Образын биек үкчәле туфлиләр һәм зур гына алкалар тулыландырган иде. Җырчы «Спектакль окончен», «Драмы больше нет», Цойның «Кукушка» кебек җырларын башкарды.

Ә үземнең фикергә килгәндә, бик ошады. Сүз тидерерлек түгел, шуңа күрә дә кайсыбер дизайнер вә стилистларның иҗатына катырак, астыртынрак бәрелгәнмен икән – зинһар гафу итсеннәр дә, ачулана күрмәсеннәр берүк.

Дефиле дәвамында, сылу һәм зифа буйлы кызларга сокланмыйча да булдыралмадым. Яныңнан калмый йөргән сылуың булса да, бу чәчкәләргә күз төшермичә булмый. Гаеп итеш кенә булмасын. Бөтенләй гыйшык утында янарлык ук булмасаң да, модельләр кызарып пешкән алма кебек инде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Михаил Онуфриенко: Telegram в России — ВСЁ уже в первых числах апреля: власти определились со сроками блокировки мессенджера

Читай новости своего города без замедления:

Михаил Онуфриенко: В связи с нестабильной работой мессенджеров и регулярными ограничениями

РТРС украсит телебашни праздничной подсветкой к 8 Марта


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.