Рамазан аеның беренче көнендә 50 мохтаҗ гаиләгә ярдәм таратылды: «Шундый зур күчтәнәч»
Халык Диния Нәзарәте бинасының беренче катында җыелган иде. Акция башланыр алдыннан «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрдәнов журналистларны Рамазан аенда башкарылачак эшләр белән таныштырды.
«100 кеше өчен – 10 миллион сум»
Узган ел Рамазан аенда 600 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек җыелмалары тараткан булсак, быел иң кимендә 500 гаилә өчен 5 тонна азык-төлек тапшырырга ниятлибез. Бүген Диния нәзарәтенә беренче 50 гаиләне кунак итеп чакырдык. Алар безнең дусларыбыз – фондыбыз карамагында булган гаиләләр», – дип сөйләде Булат Мәрдәнов.
Акция кысаларында авыру балаларга, авыру һәм мохтаҗ өлкәннәргә, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга азык-төлекләп тә, акчалата да ярдәм күрсәтү каралган. Булат Мәрдәнов сүзләренчә, узган ел акчалата 9 миллион сум ярдәм күрсәтелгән. Быел 10 миллион сум ярдәм җыяр дип ышаналар.
Безнең базада меңләгән мохтаҗ гаилә бар. Аларның күбесе республикабызда яши. Күп балалы гаиләләр, тулы булмаган гаиләләр, авыру, ялгыз өлкәннәр һәм башка катлам кешеләр бар. Акчалата ярдәмгә килгәндә, узган ел без якынча 100 кешегә 9 миллион сумга якын акчалата ярдәм күрсәттек. Якынча яртысы – олы кешеләргә, икенчесе – балаларга. Быел без кимендә шундый план куйдык – 100 кешегә 10 миллион сум акчалата ярдәм, – диде ул.
50 гаиләгә ярдәм
Килгән кунакларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Рамазан ае башлануы белән котлады.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова
Шушы изге Рамазан-шәриф айларын зурлап, сезнең авыр халәтегезне әз генә булса да җиңеләйтергә теләп, мөфтиебез, мөфтиятебез сезгә шушы мөбәрәк көннәрдә кечкенә генә күчтәнәчләр биреп, Рамазан-шәриф айлары белән сезне тәбрик итәргә ният кылды. Сезгә, гаиләләрегезгә исәнлек-иминлек насыйп итеп, бер-берегезгә догачы булып, Рамазан-шәриф айларын гамәл-гыйбәдәттә, зикер-тәсбихта үткәрүдә Аллаһ Тәгалә ярдәмчеләрдән булса иде, – дип теләде ул.
Илфар хәзрәт Хәсәнов күчтәнәчләрне ашыкмыйча, «әдәп вә тәртип белән» чиратка басып алуларын сорады. Кешеләр, хәзрәтнең сүзләренә колак салып, чиратка тезелде. Һәрбер кеше үз өлешен алды.
Соңыннан Илфар хәзрәт Рамазан аенда ярдәм итүнең мөһимлеге турында әйтте.
«Авыз ачтыру, ярдәм итү бөтенебезнең дә хәлебездән килми бит инде», дигәннәр. «Һич югында бер хөрмә җимеше белән генә булса да авыз ачтырсагыз, Аллаһы Тәгалә шул әҗер савабларны насыйп итәр, дип хәбәр ителә. Шушы сүз белән Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Рамазан-шәриф аенда Ураза гыйбадәте белән, Тәравих намазлары белән беррәттән безнең тирә-юнебездә яшәгән, безнең ярдәмебезгә мохтаҗ булган дин кардәшләребез турында онытмаска, аларга ярдәм итәргә кирәклеген хәбәр итә. Шуңа күрә, Аллаһка шөкер, шушы елда да узган еллардагы кебек матур итеп, «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясен башлап җибәрдек, – дип сөйләде ул.
«Нәрсәгә чакырганнарын да белмәдем»
Азык төлек алырга килүчеләр арасында Казаннан Гөлйөзем апа Садыйкова да бар иде. Аның белән урамда очраштык. Гөлйөзем апа азык-төлек белән ярдәм итүләре турында белмәгән дә.
Безне чакырып алдылар. Хәтта нәрсәгә чакырганнарын да белмәдем. Килсәм, шундый зур күчтәнәч, – диде ул куанып. – Минем кызым һәм ике оныгым бар. Башка кешем юк. Киявебез коронавирустан үлеп китте. Нишлисең?! Кызым диабет белән авырый һәм йөри алмый. Шуңа үземә йөрергә туры килә инде. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән, – диде ул.
«Гөлйөзем апа, Рамазан аена нинди уйлар белән керәсез?», – дип сорадым.
«Рамазан ае — мөселманнар өчен Аллаһы Тәгаләнең зур бүләге. Раббыбыз безгә бу айда өстәмә рәвештә тәравих намазларын да бүләк итте. Ул безгә игелекле эшләр кылырга, яман сүзләрдән һәм начар гамәлләрдән тыелырга ярдәм итә.
Без Рамазан аен зарыгып көтеп алабыз, чөнки бу — гөнаһлардан пакьләнү вакыты. Белеп тә, белмичә дә кылган хаталарыбыз күп, әмма 11 ай дәвамында җыелган гөнаһ йөкләреннән шушы бер ай эчендә арынырга тырышабыз. Рамазан аеннан соң да әлеге изге юлда калырга, яхшы гамәлләребезне дәвам итәргә язсын», — дип җавап бирде ул.
Фото: © «Интертат», Милена Новикова