Яшел Үзәндә янгында өч кеше һәлак булган
0
69
Яшел Үзәндә янгында 3 кеше һәлак булган, җинаять эше ачылган. Бу турыда «Татар-информ» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкийга сылтама белән яза.
Чапаев урамындагы элеккеге тулай торак бинасында янгыннан соң, 2 ир-ат һәм 1 хатын-кыз мәете табылган.
Якынча белешмә буенча, янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында килеп чыккан.