Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Яхшы скандаллар» һәм Зәйниев-молодец: татар театры 2025 елда журналистлар карашыннан

0 95

«Татар-информ»ның татар һәм рус редакциясе журналистлары Рузилә Мөхәммәтова һәм Җәмил Сәлимгәрәев үткән елның төп театраль вакыйгаларын барладылар. Яңа биналарга күчкән Камал һәм Тинчурин театрлары репертуарлары ничек баеды, театраль тәнкыйтьнең йомшаклыгы, Татарстанның «периферия» театрларына игътибар җитмәү һәм башкалар турында безнең мәдәни күзәтүчеләр язмасыннан укыгыз.

Җ.С.: Ел башыннан башласак, театраль ел Камал театрының яңа бинасы ачылудан башланды.

Р.М.: Елның иң эре вакыйгаларын барлыйбыз бит инде. Әйе, гыйнвар азагында Камал театры бинасы рәсми ачылды.

Җ.С.: Якутия театрлары безгә гастрольләр белән килгәч, Якутиянең Мәдәният һәм рухи үсеш министры Афанасий Ноев журналистлар белән аралашканда, сүз уңаеннан, әлеге тантанада булуын әйтте. Сахада Арктика үзәге төзиләр, диде. Димәк, республикалар арасында яхшы мәгънәдә конкуренция бар. Театрның яңа бинасы ачылу турында ни әйтә аласыз?

Р.М.: Ачылу тантанасы үзе – гап-гади рәсми чара иде. Аның асылы әһәмияткә ия булуын соңыннан аңладым. Минем кызым хәзер Мәскәүдә, шунда театраль тирәлектә бик билгеле бер шәхес яшьләрдән: «Казанда булганыгыз бармы?» – дип сораган да, «Анда шундый театр ачтылар! Сез аны күрергә тиеш!» – дигән. Ягъни, безнең театр – Мәскәү театраллары өчен дә кызыклы вакыйга. Кызым шулай дип сөйләгәч, театрга башкача карый башладым: мөгаен, бу – бик әһәмиятле вакыйгадыр (көлә).

Җ.С.: Бинасы да бит гадәти генә түгел. Мәдәният министры Ирада Әюпова аның театр гына булмавын, зуррак мәгънәгә ия икәнен еш кабатлый. Театр үз матбугат үзәгендә матбугат конференцияләре үткәрә башлагач та бу күренде инде. Хәзер оркестр да концертлар үткәрә башлады.

Р.М.: Дөресен әйткәндә, «больше, чем театр» дигәнегез миңа барып җитми әле. Мин театрның театр булуын телим. Бәлки, мин кадими карашлар белән калганмындыр, гәрчә без Ирада Хафизҗановна белән бер буын кешеләре булсак та, мөгаен, мин аны аңлар дәрәҗәгә үсеп җитмәгәнмендер. Әлегә мин, театр ул – театр булып калырга тиеш, дип уйлыйм: күпмедер дәрәҗәдә ябык та булырга тиеш, әлбәттә, ул ябыклык ишек төбендәге каравылчылардан тормый, ә репертуардан тора.

Җ.С.: Яңа бина темасыннан киткәнче, сорыйм әле, Марко Бравура скульптурасы турында нәрсә уйлыйсыз? Аны төрки итеп тә, милли итеп тә күрсәтергә тырыштылар, башка төрле фикерләр бар бар.

Р.М.: Беләсеңме, Җәмил, күзне йомып, әйтелгәнгә ышанырга киңәш итәм. Башкача да уйлый алабыз, әмма ышанырга кирәк. Ышанабызмы? (Көлә)

Җ.С.: Ышанабыз (көлә).

Р.М.: Тавыш бирүләр булса, бәлки, башка нәтиҗәләр дә булыр иде. Ләкин татарда «биргәннең битенә бакма» дигән сүз бар.

Җ.С.: Әйе. Итальян рәссамына рәхмәт!

Марко Бравура Камал театрында «Сәмруг» скульптурасы белән

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Тантана» премиясе Сәлимҗанов премиясеннән демократиграк»

Җ.С.: Актив фестиваль сезоны җәен башланды. Аңарчы тагын нәрсәләр булды әле безнең?

Р.М.: «Тантана» театр премиясе һәм Тукай исеменәге дәүләт премиясе. Камал театрының «Казанга Тукай кайткан» спектакленең Тукай премиясен алмавы миңа бик кызганыч булды. Ә инде шул ук театрның фотографы Риф Якуповның Тукай премиясен алуын әлегәчә аңлый алмыйм. Минем өчен бу – әлегәчә сәер бер вакыйга.

Җ.С.: Кандидатлар арасында фотографлар еш күренми. Былтыр безнең фотограф Рамил Гали дә дәгъва итте.

Р.М.: Аларның дәгъва итүе – табигый хәлме? Хәер, хәзер фотография сәнгать булып санала бугай.

Җ.С.: Ул 100 ел элек сәнгать итеп танылды.

Р.М.: Премиянең нигезләмәсендә дә бармы? Анда цирк барлыгын хәтерлим... ә фотография...

  • Нигезләмәдән: «Государственная премия Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая присуждается за наиболее выдающиеся, получившие общественное признание, внесшие значительный вклад в развитие отечественной и национальной культуры произведения литературы и искусства (изобразительного, музыкального, театрального, эстрадно-циркового, кино, архитектуры и градостроительства), отличающиеся высоким уровнем профессионального мастерства, обладающие своеобразием авторского стиля, новизной и оригинальностью, а также за выдающиеся научные исследования в области искусствоведения и литературоведения».

Җ.С.: Алайса фотографка ничек бирделәр?

Р.М.: Сәнгать булгангадыр. Миңа калса, «Казанга Тукай кайткан» спектакле алган булса, театр өчен кыйммәтлерәк һәм кадерлерәк булгандыр. Хәер, ул бәлки, театраль фотограф буларак кына бармыйча, тагын ниндидер казанышлары булгандыр. Әмма ул спектакль дәүләт премиясенә лаек иде, дип саныйм. Ләкин аларга – комиссиядәгеләргә – күбрәк күренә, синең белән миннән сорап тормадылар (көлә).

«Казанга Тукай кайткан» спектакле

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Җ.С.: Премия темасында Мансур абыйны [Гыйләҗев] искә алмыйча ярамый – ул да Тукай премиясенә лаек булды.

Р.М.: Ул бит инде – тере классик, ләкин ул бу премияне иҗат төркеме белән спектакль өчен әллә кайчан алырга тиеш иде, пьесалар җыентыгы өчен түгел. Шулай да мин аның өчен бик шат.

Җ.С.: Премия «за заслуги» булып чыгамы? Мин аның иҗаты турында аз беләм, әмма «Броник» исемле яңа киносценариенең читкасы хәтергә сеңеп калды. Башкалар ни уйлаганын белмим, мин ул киносценарийны бик заманча фикерле дип таптым. Татар драматургыннан андыйны көтмәгән идем.

«Мансур Гыйләҗев бит инде – тере классик».

Фото: © Салават Камалетдинов

Р.М.: Мансурның легендар «Бичура»сы, данлыклы «Микулай» пьесасы бар. Миңа калса, ул бүгенге татар аудиториясен чамалап җиткерми – йә ул аның артык гади чыга, тамашачыны бик түбән төшерә, йә артык югары – тамашачы аңламый да кала. Бу яктан ул Илгиз Зәйниевтан аерылып тора, Илгиз дә бик югары яза ала, әмма ул аудиторияне нечкә тоемлый һәм «туры ата». Алар икесе дә шәп драматурглар, әмма шул бер аерма бар. Дәвам итәбезме?

Җ.С.: «Тантана» премиясе – республиканың төп театраль премиясе. Аның турында нәрсә белергә кирәк?

Р.М.: Безнең әле Марсель Сәлимҗанов премиясе дә бар, анысы 2 елга бер тапшырыла. Быел аны Сәлимҗановның туган көнендә – 7 ноябрьдә тапшырдылар. «Тантана» премиясенә теләсә кайсы артистның дәгъва итү мөмкинлеге бар, шуның белән ул күбрәк демократиктыр.

Җ.С.: Сәлимҗанов премиясе бөтен артистларга да бирелә алмыймы?

Р.М.: Ябык бит ул, фикерләшүләр юк, без бары тик лауреатлар фамилиясен генә ишетәбез. «Тантана» премиясе бу яктан ачыграк, чөнки һич югы номинантларны күреп, фикер алыша алабыз – шул ягы ошый. Лауреатларны гадел сайлыйлармы, гадел түгелме — монысы башка мәсьәлә.

Җ.С.: «Тантана» лауреатлары арасыннан нәрсә игътибар иттегез? Мәсәлән, зур формалы иң яхшы спектакль итеп, «Әкият» курчак театрының «Материнское поле» спектаклен сайладылар

Р.М.: Быел «Материнское поле» – Татарстан театрлары арасыннан «Алтын битлек»кә дәгъва итүче бердәнбер спектакль. Димәк, без, бер дә шикләнмичә, аны, гадел җиңде, дия алабыз. Чыннан да яхшы спектакль, актуаль. Дөресен әйткәндә, Чыңгыз Айтматов минем язучы түгел. Әлбәттә, әсәрләрен укыдым, бөеклеген таныйм, әмма үлеп яратам дия алмыйм. «Материнское поле» – бик актуаль, һәм Илгиз аны куеп дөрес эшләгән. «Материнское поле»ның төрле куелышларын күргәнем булды, әмма курчак театрында беренче күрдем.

«Материнское поле» – бик актуаль, һәм Илгиз аны куеп дөрес эшләгән».

Фото: © Салават Камалетдинов

Җ.С.: Бу спектакльне 2024 елда «Алтын битлек» алган «Авиатор» белән чагыштырсак, «Материнское поле»ның җиңү шанслары бармы?

Р.М.: Нигә булмасын икән? «Авиатор»ның театрда беренче куелышы иде бит, әйеме, хәзер, әнә, кино төшерәләр, ди.

Җ.С.: Киносы чыкты инде, без аны язмакчы да идек, әмма, спектакль яхшырак, дигән фикергә килдек тә кире уйладык. Экранизациядә оригиналь текстны шактый үзгәрткәннәр, артыгы белән.

Р.М.: Илгиз молодец, ул куелыш өчен актуаль моментны тотып ала белә. Аның иң гади спектакльләре үз вакыты өчен актуаль була, ә берничә елдан карасаң, искергәнен тоясың. Хәзер «Өйләнәм.tat» яки «Мәхәббәт-FM» бара – искергәнлекләре сизелә.

Җ.С.: Мин былтыр «Өйләнәм.tat» караган идем, чыннан да, сизелә.

Р.М.: Мин анда журналист буларак консультант та идем әле күпмедер дәрәҗәдә (көлә). Миңа калса, ул спектакль журналистиканың асылын ача, «Ни өчен журналист булып эшлим?» дигән сорауга җавап эзли. Спектакльнең композиторы Эльмир Низамов бер героиняны миннән күчерелгән дигән иде, алай түгел, әлбәттә. Чыккан вакытында «Өйләнәм.tat» бик актуаль иде. Ул вакытларда редакцияләрдән корректорларны кыскарттылар бит, мин моны дөрес гамәл булмады дип саныйм, спектакльдә дә бар ул кыскартылган корректор.

Җ.С.: Әмма журналистика тиз үзгәрә, шуңа күрә бу темага спектакль дә тиз искерә. Минем өчен бар «Өйләнәм.tat» – Искәндәр Хәйруллин күренеше, тракторчы монологы. Әйләнә-тирәдәге барысы да – калейдоскоп.

Р.М.: Анда тракторчыга Илдар абый [Хәйруллин] әйтәме әле: «Авызыңны үлчәп ач, кирәкмәгәнне әйтмә», – дип. Үзең дә беләсең бит интервьюдан соң: «Тегесен язма, монысын язма», – дигәннәрен. Үз темабызга кереп киттек. Иң яхшы эксперимент буларак «Тантана» премиясен «Йорт» спектакле алды [Әлмәт драма театры]. Аны мөмкинлеге булган һәркем карасын иде. Беренчедән, Сәрдәрнең [Тагировский] Татарстанда эшләве – безнең өчен зур уңыш. Аның башкача караш – Европача. Хәзер ул – Әлмәт театрының баш режиссеры, күптән түгел генә өченче спектаклен чыгарды. «Йорт» – 1 спектакль эчендә 3 спектакль, димәк, 3 мәртәбә килеп 3 тарихны карарга була.

«Чыккан вакытында «Өйләнәм.tat» бик актуаль иде».

Фото: © Салават Камалетдинов

Җ.С.: Хәйләкәр эшләнгән.

Р.М.: Әйе, ләкин театр аның белән акча эшли алмыйдыр, чөнки өчесенә бергә 40-45 билет сатыла, ә бөтен труппа катнаша. Бу – Татарстан театрлары өчен ниндидер бер яңалык.

Җ.С.: «Тантана»да сезне дә билгеләп үттеләр. Дамир Сираҗиев премиясен алдыгыз. Сез сәхнәгә күтәрелгәндә, бөтен зал алкышлаганын хәтерлим.

Фото: © Владимир Васильев

Р.М.: Күптәнге хыялым иде. Чөнки элеккеге елларда Дамир Сираҗиев премиясен журналистларга бирәләр иде, соңгы елларда миңа да бирмәделәр, мине әйләнеп узып, башкаларга да (көлә). Мин бу премия өчен шундый шат.

Җ.С.: «Алтын битлек» номинантлары арасында Уфа «Нур» татар театрының «Тау» спектакле дә бар.

Р.М.: Карадым мин аны, искиткеч спектакль, режиссеры – Айдар Җаббаров, пьеса автор – Илдар Юзеев. Хәзер бит безнең бөтен театрларда куючы рәссам Булат Ибраһимов, минемчә, аның иң яхшы эшләренең берсе – нәкъ менә шушы «Тау»ның декорацияләре. Җаббаровка, бәлки, «Нур»да спектакль чыгару җиңел дә булмагандыр, чөнки күбрәк комедияләр уйнап өйрәнгән театр, дип сөйли андагы коллегалар, ә монда – чыннан да яхшы драма. «Тау»га уңышлар телик!

Татар драматургиясе буенча зур имтихан

Җ.С.: Камал театрының яңа бинадагы беренче премьерасы «Сары елга» булды. Ни өчен ул беренче – ничек уйлыйсыз?

Р.М.: Әйе, беренче премьера, ләкин бит бинаны «Казанга Тукай кайткан» белән ачтылар. Мөгаен, «Сары елга»ның беренче премьера булуы – очраклыдыр. Чөнки аны сентябрьдә үк куеп, ни өчендер, вакытында күрсәтмәделәр, нигәдер тартмада ятты да ятты. Мин театрның яңа бина өчен зур премьера әзерләмәвен аңламыйм.

Җ.С.: Бәлки, театр яңа бинадагы беренче сезонга киң колач белән әзерләнгәндер, шуңа аны беренче премьера итеп санамаганнар да. Бу сезонда гына да аларның 6-7 премьера чыкты.

Р.М.: Чөнки Илгиз молодец (көлә). Үзе нәрсә уйлаганын белмим, әмма аның булуы – театр өчен зур уңыш-казаныш. Театрны күтәрү өчен, ул барыбер нәрсәдер эшләячәк. «Сары елга»ны бит аны төрек режиссеры Мостафа Курд куйды, ул алмаш спектакль иде. Фәрит Бикчәнтәев Төркиядә «Убийство Гонзаго»ны куйды, аны 2024 елда Казанга алып килеп күрсәттеләр, мин дә карадым. «Сары елга» – шактый күптән язылган төрек пьесасы, классика димәс идем. Ни өчен нәкъ менә шушы әсәр сайланган, мәгънәсе нидә? Интернетта байтак казындым, пьеса буенча сорауларыма җавап таба алмадым.

«Чөнки Илгиз Зәйниев молодец. Үзе нәрсә уйлаганын белмим, әмма аның булуы – театр өчен зур уңыш-казаныш. Театрны күтәрү өчен ул барыбер нәрсәдер эшләячәк».

Фото: © Салават Камалетдинов

Җ.С.: Интернетта төрек пьесалары буенча мәгълүмат эзли башласаң, барысы да төрек телендә генә, рус телендә кирәкле мәгълүмат юк. «Бәхетсез егет» пьесасы (или «Жалкое дитя», Намык Кемаль, 1873 – иск. ТИ) белән дә шул ук хәл. «Сары елга» оригиналда «Тере маймыл рестораны» (1960 елларда язылган – иск. ТИ) дип атала. Классикамы, түгелме, әмма анда экспериментальлек бар, нарратив ягыннан караганда стандарт түгел.

Р.М.: Кешеләр спектакльләрне аңласыннар өчен лекцияләр кирәк – булсын иде алар.

Җ.С.: Хәзер Камал театрында алар бар.

Р.М.: Хәзер бар, ә мин әллә кайчаннан сорыйм (көлә). Кайчакта спектакльдән чыгам, кешеләр минем янга киләләр дә: «Сез язачаксызмы? Зинһар аңлатып языгыз инде, без бернәрсә дә аңламадык», – диләр. Бу бит дөрес түгел. Әлбәттә, миңа ышаныч белдерүләренә мин бик риза, күңелле булып китә, әмма мин бит үзем тоемлаганча гына язам, бер генә интерпретация бирә алам.

Җ.С.: Сез «Камал FM» турында беләсезме?

Р.М.: Тыңлаганым юк. Күп нәрсә югалттыммы?

Җ.С.: Юктыр, проект әле кыза гына бара. Әмма идеясе – театралларның үз эшләре турында подкаст форматында фикер алышуы кызыклы булып тоелды. Гримеркада, сәхнә артында сөйләшүләрне хәтерләтә. Аңлашыла инде, подкастның да сценарие була, әңгәмәләр телевизион тапшыруларны хәтерләтә, әмма күзәтәсе барыбер кызыклы. Анда булачак спектакльләргә анонс өчен шунда катнашкан артистларны «чакыралар», мәсәлән, күптән түгел генә «Сафлык музее» драмасының төп геройлары катнашты, кайсыдыр бер чыгарылышта Илгиз Зәйниев булды. Ул бу сезонның тагын бер премьерасы – «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» турында кызыклы деталь белән бүлеште. Бәлки, ул бу хакта башка җирдә дә әйткәндер, мин шушы подкастта ишеттем – Илгизнең авторлыгын яшерү идеясе дә булган икән. Янәсе, архивлардан табылган иске классик татар пьесасы. Ә бит үзе аны моннан 10 ел элек «Яңа татар пьесасы» конкурсы өчен язган. Ул, бу трюк ышандыра алыр иде, ди. Бу спектакльне искә төшерәм дә, мин дә ышанам, гәрчә классик татар драматургиясендә көчле булмасам да. Мин анда «Бичара егет» мотивларын чамаладым – пьеса, формаль яктан булса да, татар театры юбилеена багышланган. Сюжет бик гади булса да, анда нинди атмосфера! Дисней мультиклары кебек: нәрсә белән беткәнен белеп торасың, әмма вакыйгалар агышын кызыксынып күзәтәсең. Карау процессы – үзе вакыйга. Спектакльнең антракты да бар бит әле, фикер алышырга, буфетта пирожок белән шампанское эчәргә була – ягъни тулы масштаблы театраль көн. Ә шулай да, сез Илгизнең икенче бер премьерасы – «Сөяркә»не яхшырак каралачак, дидегез.

Р.М.: Премьера чыкканда, «Сөяркә»гә Яңа елга кадәр билетлар сатылып беткән иде чөнки. Чөнки Туфан абый – ностальгия.

Җ.С.: «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» тә – ностальгия.

«Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» — татар драматургиясе өчен зур имтихан.

Фото: © Салават Камалетдинов

Р.М.: Юк, ностальгия түгел, чөнки бүгенге кешеләр ул вакытларын күреп белмиләр, алар ул вакытта яшәмәгәннәр. «Сөяркә» – ностальгия. Әйтик, минем замандашым ул спектакльне 30 ел элек – яшь һәм матур чагында күргән, хәзер спектакльне карый да үткәнен сагына. Заманы өчен «Сөяркә» спектакле актуаль иде. Дин әйләнеп кенә кайткан ул чакларда «Син мулламы?» дигән сорау табигый иде. Хәзер андый сорау яңгырый алмый, мулланың кем икәнен барысы да белә. Бу – яхшы ностальгия, әмма театрны алга алып бармый. Ә «Зөбәрҗәт...» алга алып бара, чөнки бу – яңалык алып килгән спектакль.

«Сөяркә» – ностальгия».

Фото: © Салават Камалетдинов

Җ.С.: Ә мин аны нәтиҗәләрне ныгыта дип саныйм. «Зөбәрҗәт...» – татар драматургиясе өчен зур имтихан. Ягъни, моңарчы әзер классик пьесалар куйдылар, ә хәзер классик пьесаны нульдән яздылар, булганнарыннан аерырлык та түгел. Минемчә, үсеш шуннан соң башланачак.

Р.М.: Әйе, ничек кенә булса да, бу – театр өчен әһәмиятле спектакль.

Җ.С.: Әйе, мин дә шулай уйлыйм. Хәзер «К.Ү.Р.Кә («Преступник со справкой») турында.

Р.М.: Ул күп куелган икән, яхшы театрлар куйган. Миңа аның буенча фикер алышу кызык түгел.

Җ.С.: Актерларга претензияләр күп, дип ишеттем.

«К.Ү.Р.Кә («Преступник со справкой»)

Фото: © Владимир Васильев

Р.М.: Начар уйнадылар – бөтенесе дә. Анда яшь артистлар – Бикчәнтәев шәкертләре күп катнашты. Аның аларны күрсәтүе бик яхшы. Беләсеңме, 1995 елда театрга яшь артистлар булып шәкертләре – Фәнис Җиһанша, Искәндәр Хәйруллин, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм башкалар килгәч, Бикчәнтәев «Җанкисәккәем»не чыгарды. Пьесасын укыганым юк, шүрәлеләр турында гап-гади балалар әкияте кебек кенә пьеса иде, диләр, шул спектакль 30 елдан артык бара, шул төркем артистлары өчен «үз спектакльләре» булып калды. Хәзер театрга Бикчәнтәев укыткан 15 яңа артист килде, әлегә «үз» спектакльләре юк. Мин аның барлыкка килүен бик көтәм. Бәлки, Бикчәнтәев андый пьесаны тапмагандыр, ләкин ул «балаларын» шундый пьеса аша күрсәтергә тиеш.

Җ.С.: Камал театры күченгәч, аларның YouTube каналы тернәкләнеп китте, анда «Сафлык музее»ның трейлеры чыкты. Шунда ук бу спектакльнең нинди булачагы чамалана иде: ир-ат һәм хатын-кыз, кызыл ут, Ришат Әхмәдуллинның бәрхет тавышы. Пьесаның төрек авторыныкы булуын белгәч, миндә «Джут»тагы яки «Сары елга»дагы шикләнүләр уянды.

«Шәхесләр сезоны»

Илнур Гайниев

Фото: © Солтан Исхаков

Җ.С.: Әйдәгез, Кариев театры турында да сөйләшик. Ул яңа сезонын август аенда ук ачты...

Р.М.: Быел бөтен театрлар да сезоннарын иртә ачты.

Җ.С.: ...алар яңа сезонны «Шәхесләр сезоны» дип атады. Алар сезоннарга еш исем бирәме?

Р.М.: Юк, беренчесе кебек. Мин Кариев театрын [Мансур] Ярмиев чорыннан бирле күзәтәм. Театрның иң яхшы вакытлары Гүзәл Сәгыйтова җитәкләгәндә булды, хәзер Гүзәл – Казан мэры урынбасары. Ул эшләгән чор театрның яхшы мәгънәдә гаугалы вакыты иде, анда Нурбәк [Батулла] тә эшли иде әле – тере театр иде. Моңарчы күләгәдәрәк торган театрны бөтен кеше Гүзәл килгәч белде. Ә Луиза Янсуар килгәч, театр «Алтын битлек» алды, «Рөстәм маҗаралары» – 100% аның проекты. Аннары Илнур Гайниев килде. Ул – яхшы дипломат, Лаеш һәм Яшел Үзән районнары администрациясендә, Минзәлә татар дәүләт театрында эш тәҗрибәсе бар, миңа калса, артык сак ул, кыюлык җитми. Бу бит яшьләр театры, «зумерский» театр! ТЮЗга кыюлык кирәк. Сиңа «Шәхесләр сезоны» ошыймы?

Җ.С.: Сәйдәш турында «Тынлык» спектакле кызыклы иде. Миңа сценография ошады. Мин татар музыкасы тарихын начар беләм, ләкин бөтен «шәхесләр», шул исәптән, Кәрим Тинчурин да, сәхнәдә җыелып, үзләренең бәхетле иҗади тормышлары турында фикерләшә башлагач, кемдер артымда: «Бөтенесен кулга алачаклар», – дип әйтеп куйды: бу миңа нык тәэсир итте. Тарихның бер кисәгенең шулай кагылып китүе – минем өчен таныш түгел күренеш. Сәхнәдә Сәйдәш һәм пианино калган финал ошады. Мин, әлбәттә, «детектив» көтмәгән идем, ләкин Сәйдәш турындагы бу тарих миңа ошады.

Р.М.: ...Сәйдәш турында булмаса да.

Җ.С.: Әйе, Булгаковның «Александр Пушкин»ы кебек, анда да Пушкин күренми.

Р.М.: Бу тарих онытылырга да мөмкин, ә Сәйдәш калачак. Анда бит аны төп герой дип тә атап булмый, ул хәтта кыз өчен дә көрәшмәде.

Җ.С.: Ул стихия кебек, ул бары тик бар, яки төп геройның травмасы, шул травма үзе үк дәвага әверелә.

Р.М.: Әйе, ул барысыннан да өстен. Ул – Сәйдәш.

«Сәйдәш турында «Тынлык» спектакле кызыклы иде».

Фото: © Михаил Захаров

Җ.С.: Тагын «Без бит авыл малае» чыкты. Ренат Әюпов аны, яхшы карала, ди.

Р.М.: Килешәм. Ул пьеса буенча куелган спектакльне Әтнәдә күрдем. Гафу ит, ничек Туфан абый шулай язды икән соң, дип аптырыйм. Пьеса булып та җитмәгән кебек, үз заманы өчен әйбәт булгандыр, бүген бит ул бик искергән. Кайда соң аның конфликты?

Җ.С.: Сез гел шулай сорыйсыз, «Позывной татарин»нан соң миннән дә сорадыгыз (көлә). Миңа калса, конфликт булмау, бәлки, татар театрының үзенчәлегедер.

Р.М.: Элек шулай булгандыр. Конфликт булмау – соцреализм сыйфаты, ул заманда андый пьесалар күп булган. Ләкин рус драматургиясе ул этапны оныткан, ә без һаман шуларны куябыз, чөнки Туфан абый! Бетеп барган авыл темасы күп яктыртылды бит инде, башка актуаль темалар да бар, нигә һаман шул темага кайтырга? Бәлки, онытырга вакыттыр...

Җ.С.: Миңнуллиннымы?..

Р.М.: Юк инде, Туфан абый – даһи! Ләкин «Салган һәр күкәй алтын булмый» диләр. Бу – аның алтын пьесасы түгел, бәлки, үз вакытында актуаль булса да.

Җ.С.: Роберт Миңнуллин турындагы «Гомер моңы» спектаклен карау миңа авыр бирелде.

Р.М.: Роберт абый – минем беренче баш мөхәррирем иде, мин аны бик хөрмәт итәм, иҗатын да ярыйсы гына беләм кебек. Ә менә «Тормыш моңы» спектакленең сценарий авторы да, режиссер да – аның белән аралашкан кешеләр түгел, шуңа күрә бу спектакль, бәлки, нәкъ менә читтән караудыр. Шуңа үзем белгән Роберт абыйны түгел, алар тойган Роберт абыйны күргәнмендер.

Җ.С.: Читтән караш, дияр идең, анда бит Миңнуллинның эчке борчылулары күп күрсәтелә. Сценография дә бик абстракт.

«Тормыш моңы»

Фото: © Салават Камалетдинов

Р.М.: Роберт Миннуллин темасына театрда әле нокта куелмагандыр кебек, ул бик күп спектакльләргә лаек. Роберт абый бик яхшы балалар шагыйре иде, әмма соңгы елларда балалар өчен бик язмады, бервакыт үзе дә әйтте: элеккечә язып булмавын аңлый, яңача ничек язасын күзаллап бетерә алмый. Әле ул үзе исән чакта Туймазы театры аның иҗаты буенча поэтик спектакль куйган иде. Без аны Роберт абый белән бергә Камал театрының Кече залында караган идек. Мин ул спектакльне хәзер бигүк хәтерләп бетермим, әмма анысын җиңел кабул иткәнемне беләм, «Гомер моңы» авыррак кабул ителде.

Җ.С.: Алар бит аның иҗат чыганагын табарга тырыштылар, шуның өчен тәрҗемәи хәлендә дә казындылар.

Р.М.: Ә нигә, актарынмыйча, ничек бар – шулай кабул итмәскә?! Балачагын күрсәтеп казынабыз, дип саныйлар.

Җ.С.: Биографиясен өйрәнү – нормаль бит инде.

Р.М.: Ярар, эшләгәннәр икән, молодцы. Хәзер төрле вариацияләрдәге байопикларның актуаль вакыты. «Әлфия Авзалова» спектакле чыкканчы, «байопик» сүзен кулланмый да идек.

«Әлфия Авзалова» спектакле чыкканчы, «байопик» сүзен кулланмый да идек.

Фото: © Салават Камалетдинов

Җ.С.: Ул бит бик борынгы жанр. Ләкин анда абстракцияләргә еш мөрәҗәгать итмиләр, кеше тормышындагы күчеш этабын алалар да, шуның аша шәхесне ачалар, аңа булган мөнәсәбәтне үзгәртәләр. Миңнуллинга башкача карый алмадым. Башта абыйсы белән конфликтка килеп чыгабызмы, дисәм, миңа аларның мөнәсәбәтләре бик яхшы булуын әйттеләр.

Р.М.: Уйлап карасаң, бу – гомумән байопик түгел. Ә менә «Әлфия Авзалова» байопик иде.

Җ.С.: Ә нәрсә?

Р.М.: Белмим. Абстракция.

Җ.С.: Киләсе елга татар ТЮЗына нигез салган Фәрит Хабибуллин турында спектакль чыгачак. Көтәсезме?

Р.М.: Мин Булат Гатауллинның эшләрен яратам. Ул куйган «Гөлчәчәк» һәм «Шайтан. Егет. Кыз»ны яратам, аның үз почеркы сиземләнә. Ул Фәрит абыйны белми, ә минем шактый күргәнем булды. Шуңа күрә миңа яшь буынның аны күзаллавы кызык. Хәбибуллин – каршылыклы кеше иде, ләкин бит ул юктан театр булдырган. Кем белә, бәлки, ул булмаса, татар ТЮЗы да булмас иде.

«Гади комедия яраткан тамашачы нәрсә карарга тиеш?»

Җ.С.: Башдрам гастрольләре турында да берничә сүз әйтәсе килә. Мин 4 спектакль карадым. «Бөйрәкәй»не безнең «Болганчык еллар. Мөхәҗирләр» белән чагыштырам. Тыгыз һәм катлаулы әсәр, актерлар тамашачыны 3 сәгать дәвамында киеренкелектә тота алдылар – искиткеч. Ә менә «Джут» миңа бик йомшак тоелды, сезгә ошады бугай.

Р.М.: Әйе, ошады.

Җ.С.: «Джут»та да, «Сары елга»да да – мәхәббәтнең ниндидер агрессив, рәхимсез һәм эгоистик формасы, ләкин, миңа калса, бу – аларның зәгыйфь урыны, аны күрсәтә белмиләр – ниндидер ясалма чыга, ышандырмый. «Джут»та карт казах Ербол Мәскәү журналисткасын камчы белән яра башлагач, ул миңа… «кринж» булып күренде. Бәлки, аны башкача күрсәтеп тә булмыйдыр…

Олжас Жанайдаров «Джут», Гафури театры

Фото: © Рамил Гали

Р.М.: Беләсеңме, минемчә, нигә «кринж» булып күренә? Без үзебезнең ниндигә әйләнеп баруыбызны күрәбез. Нинди корбаннар аша нәрсәгә ирештек? Шушындый дәвам өчен үзен корбан иттеме ул хатын?.. Яхшы булып күренергә тырышсак та, андагы хәлләрдән борыныбызны җыерсак та, без үзебезне таныйбыздыр, бәлки...

Җ.С.: Башдрам гастрольләре Тинчурин театры яңа бинасына күчкән вакытка туры килде. Гастрольләрнең беренче көне традицион булмады. Чөнки алар Камал театры белән алмаш гастрольләр ясыйлар иде, ә монда алар гастрольләрен Тинчурин театрында ачкан кебек килеп чыкты. Сүз уңаеннан, Айрат Абушахмановка да бу ошап бетмәде кебек. Икенче татар театрының күченүе темасына күчәрбезме?

Р.М.: Татар телендә «Әкәләле имән ауды» дигән сүз бар. Гади генә имән һәм чикләвекле имән була. Тинчурин театры яңа режиссердан бик уңды.

Җ.С.: Ә ник ул бинага нәкъ менә Тинчурин театры күчте икән?

Р.М.: Ә кайсы театр күчсен иде? Казанда 3 кенә татар театры бар.

Җ.С.: Ягъни, ул тәгаен татар театры булырга тиешме?

Р.М.: Әйе, әйе һәм тагын бер кат әйе. Беренчедән, адресы – Татарстан, 1. Икенчедән, татар бистәсенә терәлеп тора. Анда, бәлки, башка театрны китереп булгандыр, әмма бу – гаделлек булмас иде кебек. Ә нинди театрны? Качалов театрының Бауман урамында бер кварталны алып торган зур бинасы бар, ТЮЗда ремонт бара. Бу бинада яки яңа театр ачасы була иде, әйтик, музыкаль театр, яки булганын күчерәсе. Мин башта, дөресен әйткәндә, моңа каршы идем. Чөнки Тинчурин театры «яшәгән» якта «татар дөньясы» юк диярлек.

Җ.С.: Тарихи шулай бит инде.

Р.М.: Әйе. Анда Тинчурин театры һәм Язучылар берлеге генә татар дөньясы кисәге булып тора. Театр китеп барды. Күптән түгел генә Ирада Хафизҗановна, Тинчурин театрының элеккеге бинасында «театраль песочница» барлыкка килергә мөмкин, диде, Казан ТЮЗы, үз бинасы реставрацияләнеп, «өенә» кайтып киткәч.

Җ.С.: Тинчурин театры күченде дә, аңа баш режиссер итеп Айдар Җаббаровны билгеләделәр.

Р.М.: Киресенчәдер: башта Айдар Җаббаровны билгеләделәр, аннары театр күченде. Айдар Җаббаров Камал театрында калган булса, бәлки, күченү дә булмас иде. Ә бу бина аның өчен кадерле. Аны фаразлап утырмыйк инде, ничек булса да булган.

Җ.С.: Җаббаров килгәч, репертуар алышынуын көтәләр. Аны үзгәртергә кирәкме? Театр, ничектер, шул репертуары белән эшләгән бит.

Р.М.: 4 ел элек Туфан [Имаметдинов, театрның элеккеге главрежы] да үзгәртмәкче иде. Үзгәртә алмады. Әйе, тырышып карады, «Идегәй»не чыгарды, әмма спектакль уңышлы китмәде. Театрның хәзер репертуар мәсьәләсендә авыр вакыты. Техник яктанмы, яки башка сәбәпләр беләнме, күп кенә спектакльләр яңа бинага күчә алмады, шуңа да хәзергә гамәлдәге репертуар бик бәләкәй. Спектакльләр төшеп калгач, бер роле дә булмаган актерлар да бар, ди анда. Җаббаровның бит баш режиссер итеп билгеләнгәнче булган килешүләре үз көчендә, Демидов утарында, әнә, «Судьба Человека»ны чыгарды, Әлмәттә дә көтәләр, дип беләм, Камал театрында да чыгара башлаган спектакле бар. Яңа спектакльләр чыгарырга өлгерергә тырыша, әмма әлегә үз артистларына куйдырмый.

«Тинчурин театры күченде дә, аңа баш режиссер итеп Айдар Җаббаровны билгеләделәр».

Фото: © Рамил Гали

Җ.С.: Репертуар – вакыт мәсьәләсе. Камал театры да тиз генә күчмәде.

Р.М.: Әйе, вакыт мәсьәләсе, әмма артистларга рольсез авырдыр. Әйе, бар да яхшы булачак, бары тик бу буфер чорын кичәргә кирәк.

Җ.С.: Ничек кенә булса да, Җаббаров театрны үзгәртә башлады, диләр, Абушахманов та әйтте: «Җаббаров репертуарны гына түгел, тамашачыны да үзгәртәчәк», – диде.

Р.М.: Тамашачы үзгәрсә, театрның гади комедияләрен карарга яраткан кичәге тамашачы кая китәр икән? Аларны борттан ыргыталармы? Әллә тиз генә тәрбиялиләрме? Нишләтергә соң аларны?

Җ.С.: Бәлки, алар Кариев театрына барырлар?

Р.М.: Точно! (Көлә)

Җ.С.: Камал театры – татарның иң алдынгы һәи иң зур театры булса, Кариев театры – балаларга, Тинчурин театрына ниндидер урталык калырга тиешме?

Р.М.: Сүз уңаеннан, Салават Юзеевның «Тәрәзәмә кем шакый?»ны карадыңмы? Ул спектакль Тинчурин театрының Кече залында бара, бик шәп артхаус спектакль! Мин театрның перспективасын шунда күрәм.

Җ.С.: Әлегә театр үзенең яңа бинасын өйрәнә, дия алабыз.

Р.М.: Әйе, аларга анда чыннан да җиңел түгелдер, чөнки бинаның проблемалары билгеле бит – ул иске, ремонт сорала. Камал театры аннан юкка гына чыгып китмәде бит инде.

«Безгә үз Малфойларыбыз белән «Гарри Поттер»ларыбыз турында спектакльләр кирәктер, бәлки»

Р.М.: Мине региональ театрларның игътибардан читтә калуы бик борчый, аларның артистлары да, куелышлары да игътибарга лаек. Мәсәлән, син яңа «Илһам» телесериалы турында ишеттеңме? Режиссеры – Олег Кондрашов, продюсер – Алина Сөләйманова.

Җ.С.: Әйе, сериал турында ишеттем, съемкалары баруы турында да беләм, әмма ул режиссер турында беренче ишетүем.

Р.М.: Әйе, мин дә аның фильмографиясен тапмадым, әмма эш режиссерда түгел. Миңа кастинг вакытында Сөләйманованың да, Кондрашовның да Илһам роле өчен актеры барлыгын, әмма аның билгеле булмавын әйттеләр. Янәсе, бу роль аны танытачак. Сүзнең шактый еллар төрле театрлардар эшләгән, соңгы 6 елын Чаллы театры «йолдызы» булган Марсель Мөсәвиров турында баруын белгәч – аптырадым. Казанда эшләмәгәнгә яки моңарчы «ТНВ» сериалларында күренмәгәнгә билгесез саналамыни? Казаннан читтәге театрларда эшләүче артистларның үз якларында гына билгеле булып калуы кызганыч. Бәлки, моңа без дә гаепледер. Бәлки, алар турында күбрәк язарга кирәктер.

Әлмәт театрының матбугат конференциясе

Фото: © Солтан Исхаков/архив

Җ.С.: Әйе, дөрес әйтәсез, мин дә Казан театрларында «бикләнгән», региональ театрлар турында мәгълүматым юк диярлек. Чаллы, Буа, Әлмәт театрлары кайчагында пресс-конференцияләргә килә – шунда гына нәрсәдер белә алабыз. Ә спектакль карау өчен барырга кирәк.

Р.М.: Бездә театраль туризм юк шул.

Җ.С.: Бездә автомобильдә сәяхәт культурасы да бик юк бугай ул.

Р.М.: Башка шәһәрләрдәге театрларга аерым гына барып кайтучы кешеләр бар ул үзе. Миннән киңәш сораганнары да бар. Мәсәлән, яңа гына миннән: «Әлмәткә барып кайтасы килә, нинди спектакльләр карарга киңәш итәсез?» – дип сорадылар. Яхшы мәгънәдә театр белән «шашкан» кешеләр бар ул (көлә).

Җ.С.: Шәһәрләр арасында электричка йөрсә, башка шәһәргә сәяхәт вакыт ягыннан да, акча ягыннан да ул кадәр чыгымлы булмас иде дә бит – теләгән кешеләр җиңел генә театрга барып кайта алырлар иде.

Р.М.: Элек минем, театраль турлар кирәк, дип язганым да булды.

Җ.С.: Камал театры гастрольләргә үз тамашачысы белән чыгып китсен өченме? (Көлә)

Р.М.: Кама артындагы бер театрның Казанга гастрольләргә киләсе килә, әмма Камал театры майга кадәр тулы, ди, Тинчурин театры да тулы, ди – гастрольләргә урын юк.

Җ.С.: Тинчурин театры да тулымы?

Р.М.: Әйе, шулай дигәннәр, ди. Бу – әйбәт түгел инде, театрларыбызга бит Казанга килеп, үз иҗатын күрсәтү кирәк. Камал театрының иске бинасы белән нишләргә, дигән фикер алышулар барганда, Казан консерваториясе ректоры Вадим Дулат-Алеев бер фикер әйткән иде, фикере миңа бик ошаган иде. «Мин аннан бөтен театрлар гастрольләргә килә алырлык «кунаклар өчен» театр ясар идем», – дигән иде ул. Безгә шундый мәйданчык кирәк.

Җ.С.: Ирада Хафизҗановна да, Яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашканда, «почти шул хакта» әйтте. Гастрольләр өчен аерым мәйданчык кирәк, дип уйлыйсызмы? Бу – чираттагы фестивальгә әверелмәсме?

Р.М.: «Мәңгелек» фестиваль (көлә).

Җ.С.: Тамашачы да театрга таба ниндидер адымнар ясарга тиештер. Театр бит – массалар өчен мәдәният түгел. Театрларга йөриләр, дөрестән дә театраль культура бар, әмма бу – массакүләм культура түгел.

Р.М.: Ә ул массакүләм булырга тиешме?

Җ.С.: Мәскәүдә театрлар бик күп, тамашачының сайлау мөмкинлеге дә зур.

Р.М.: Бездә дә начар йөриләр димәс идем, Казанда театрга йөрүчеләр саны Россия буенча уртача санга караганда зуррак, дип сөйлиләр иде. Карале, без декабрьдә генә узган «Һөнәр» фестивален искә алырга онытканбыз бугай, анда яшь театраллар режиссер дебютларын күрсәтте. Бу – фестиваль дәрәҗәсе булмаса да, тамашачы карый торган спектакльләр. Ә бит бу фестиваль Бикчәнтәев беренче режиссерлар чыгарганда ук башланган иде, алар арасында Илгиз Зәйниев та, Эмиль Талипов та бар иде, алар үсеп тә җиттеләр, «картаеп» та баралар. Гайниев – молодец, яңа концепция булдырырга кыюлыгы җитте.

Җ.С.: Анда бөтен республика театрлары киләме? Бәлки, ул – сез әйткән мәйданчыктыр?

Р.М.: Бәлки.

Җ.С.: Без сезнең белән театраль тәнкыйть турында да сөйләшмәкче идек. Спектакльне кем тәнкыйтьли ала? Безнең тәнкыйть культурасы бармы?

Р.М.: Бездә әдәби тәнкыйть культурасы да юк, анысы элек булган.

Җ.С.: Ягъни, хәзер мәдәният турында бәхәсләшмиләрме?

Р.М.: Театр дөньясы бик тар. Син дә тәнкыйтьләмисең бит. Мин язам да, үпкәлиләр. Әйтергә теләгәнем шул: театр дөньясы бик тар, бөтенесе бер-берсенә бәйләнешеп беткән, һәм шуңа тәнкыйтьләмиләр дә.

Җ.С.: Ә бит тәнкыйть – үсеш юлы. Шулай түгелмени?

Р.М.: Юк бездә андый тәнкыйть. Ә журналистлар тәнкыйте – профессиональ тәнкыйть түгел. Бу – бары тик пиар гына. Профессиональ тәнкыйтьчеләрне Мәскәүдә укыталар, Татарстанда алар укытылмый

Җ.С.: Мәскәүдән килеп тәнкыйтьләмиләр, күрәсең.

Р.М.: Киләләр инде, әмма ничек ашаталар – шулай «тәнкыйтьлиләр» (көлә). Туфан [Имаметдинов] әйтмешли: «Мин аларга өчпочмак ашатмыйм».

Җ.С.: Сез Кариев театры турында сөйләшкәндә, тирәсендә скандаллар барлыкка килгәндә театрга җан керде, дигән идегез. Бәлки, шундый «яхшы» скандаллар күбрәк кирәктер?

Р.М.: Скандал «яхшы» була алса... Туфан Имаметдинов аның остасы иде. Мәсәлән, «Идегәй»гә каршы Фәннәр академиясе галимнәре ризасызлык белдерде, без «Татар-информ»да түгәрәк өстәл җыеп фикер алыштык. Туфан тирәсендә ул гел булып торды.

Җ.С.: Ә хәзер?

Р.М.: Заманы башка, андый фикерләшүләрнең нәрсәгә китерүен гарантиләп бетереп булмый.

Җ.С.: Моны – татар театрлары паузада, дип аңларгамы?

Р.М.: Татар театрлары начар яши димәс идем. Минзәлә театрыннан башкасында барысының да биналары ремонтланган, федераль программалар булганда, әле яхшы спектакльләр чыгару мөмкинлекләре дә бар. «Фатирың» булмаса гына, иҗат турында уйларга вакытың калмас иде. Ә менә иҗат мәсьәләсендә театрлар нәрсә куярга белмичә азаплана кебек – нәрсә яравын, нәрсә ярамавын аңлап-белеп бетерәсе бар.

Җ.С.: Бродвейда яңарак кына булмаган премьераны искә төшердем, анда Малфой ролендә киноактер Том Фелтон белән «Гарри Поттер» чыкты. Бу тарих күпме еллар узгач та ажиотаж тудыра ала. Хәзер Голливудта төшкән актерлар да театр аша килгәннәр. Ягъни, кино белән театрны бәйли торган механизм бөтен җирдә чама белән бөр төрле эшли. Театр һаман да тере моторчик булып кала, ул һаман да яңа кан эшләп чыгарырга сәләтле. Ә кино кысаларда кала – чөнки ул шул вакытны хәтерендә калдыра, Тарковский кебек. Безгә дә үз Малфойларыбыз белән үз «Гарри Поттер»ларыбыз турында үз спектакльләребезне ясарга кирәктер?

Р.М.: Минем хәтергә икенче бер әйбер килде. Күптән түгел генә Минзәлә театры гастрольләргә Гогольнең «Өйләнү» спектаклен алып килде – бу классикага «зумер» карашы белән куелган комедия. Анда, порталдан чыккан кебек, шкафтан татарның бик популяр попсовый артисты Марат Яруллин килеп чыкты. Сүз уңаеннан, Мәскәүдә Таганка театрында Лариса Долина катнашында спектакль бара иде, хәер, хәзер аңа бәйле вакыйгалардан соң барамы икән – белмим, бәлки хәзер башкачадыр, әмма театр Долина белән тамашачы китереп акча эшли алган. Ә бездә эстрада белән коллаборацияләр юк диярлек. Минзәлә театры белән бер тапкыр шул эпизод булды, һәм Тинчурин театрында, килешү буенча, «Хыял артыннан» спектаклендә Илгиз Мөхетдинов катнаша.

Җ.С.: Ә Рамил Төхвәтуллин – «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт»тә.

Рамил Төхфәтуллин

Фото: © Рамил Гали

Р.М.: Ул бит – электән үк театр артисты. Әллә ул – синең өчен депутат һәм җәмәгать эшлеклесеме?

Җ.С.: Мин аны иң элек депутат буларак белдем, аннары гына артист булуын белдем. Аның бит театр чикләреннән тыш та үз аудиториясе бар, ул – «медийный» кеше, шуңа да ул төрле аудиторияләрне берләштерергә сәләтле.

Р.М.: Димәк, театрларга шундый коллаборацияләр кирәк?

Җ.С.: Әйе, Фәннәр академиясендә әйтергә яратканча, «междисциплинар» спектакльләр.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Казань стала одним из городов, возглавивших рейтинг культуры общения

«Золотое кольцо» России расширят на 49 населенных пунктов к 2027 году

5 городов России, куда не добраться на машине - дорог нет совсем

АТАГ снизил стоимость новогоднего отдыха за границей на 5-10%


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.