Рөстәм Миңнеханов Акдус белән кышкы фото күрсәтте
0
69
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында Акдус алабае белән фото күрсәтте.
«Кар күп яуса, ел уңышлы булыр микән?» – дип яза Рөстәм Миңенханов фото янына.
Искәртеп үтәбез, ак төстәге алабай көчеген Татарстан Рәисенә Төрекмәнстанның элеккеге президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов бүләк иткән иде. Рөстәм Миңнеханов Акдус белән йөргән вакытта төшкән фотолары белән даими рәвештә уртаклаша – әлеге сурәтләр күпсанлы уңай фикерләр һәм хуплау билгеләре җыя.