Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Флера Хәмитова вафат: «Юксынып яшәгәндер, дим мин аны, Камал театры сәхнәсен...»

0 63

ТАССРның атказанган артисты, педагог Флера Хәмитова вафат. 2 майда аңа 89 яшь тулган. Матур яшәп, тыныч кына мәңгелеккә күзләрен йомган.

Флера Хәмитова (1936-2025) – данлыклы щепкинчыларның берсе. 1985 елга кадәр Камал театрында эшләп, эшчәнлеген Казан дәүләт мәдәният институтында дәвам итә. 70 яшендәге Рәшит Сабировтан башлап, 50дәге Фәнис Җиһанша да, 30ны узган Илгиз Зәйниев, Эмиль Талиповлар да, әле шактый яшь Гөлинә Шәйхи дә аны «укытучым» дип искә ала. Казан театр училищесы педагогы, нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла Флера Хәмитова белән аның соңгы көннәренә кадәр аралашып торган. Нурания Җамали аны, кинода төшереп, татар киносы тарихына кертеп калдырган. Флера апа турында якты истәлекләрен уртаклашучылар шушы шәхесләр булды. Рәхмәт аларга!

Флера Хәмитова Казан дәүләт мәдәният институтының 1 нче татар театры курсына дәрес бирә.

Фото: © Фәнис Җиһаншаның шәхси архивыннан

«Якын иткән кешесен бик якын итә иде»

Казан театр училищесы педагогы, нәфис сүз остасы Инсаф Абдулла:

Без бер тирәдә яшәдек, йортларыбыз юл аша гына иде. Үз-үзен карап үзе генә яшәде, кызы Чулпан гел килеп йөри иде, янәшәсендә булды. Без аралашып тордык, якын иткән кешесен бик якын итә иде мәрхүмәкәй. Күп укый иде. Очрашканда: «Бернәрсәгә өлгерә алмыйм», – дип тә зарланып ала, «Сез өйдә тик яткач та өлгерә алмыйсызмы?» – дип көлә идем. Минем яктан аның турында гел якты истәлекләр генә.

Ул бит заманында Казан педагогика училищесын тәмамлаган – Әлифба авторлары Сәли Вәгыйзовта укыган. Грамматиканы бөтен нечкәлекләре белән белә иде, күпме еллар Казан дәүләт мәдәният институтында сәхнә теле укытты. Театрда эшләгәндә Казан театр училищесында да укыткан. Институтта 82 яшенә кадәр эшләде. Шактый гомер! «Озак укыттым инде, җитәр, рәхәтләнеп ял итим», – диде. «Иртәрәк тә китәсе калган, адәм баласына ял кирәк», – дип, Туфан юкка гына әйтмәгән шул», – ди иде.

Гадел иде, гаделсезлекне яратмый иде. Студентларына да гадел карый иде, белсеннәр, дип укытты. Мөслим Магомаевлар белән аралашкан кеше бит, ул аны үз концертларын алып барырга чакырган булган. «Инсаф, бер утырып сөйләшәсе бар әле, театр тарихларын сөйлиселәрем бар», – дигәне бар.

Сүз йөртмәде, бик ярдәмчел иде. Театрда профком рәисе булып торган кеше, аралаша белә, дип, өлкән актерлар янына аны җибәрә торган булганнар. Марсель Сәлимҗановның әнисе Галия апа белән аралашкан.

Кинохроникада киноларны татарча тавышландырган кеше. Радиода «Тел күрке – сүз» кебек тапшыруларны алып барган. Әмма телевидениедә нибары бер язмасы сакланган. «Камал театры артистлары җырлый» дигән бер тапшыруда Наил Әюпов белән җырлаган җыры гына бар. Нурания Җамалиның «Яланаяклы кыз» телесериалында уйнады. «Ул әби соңыннан үлә, шуңа күрә генә ризалаштым», – дигән иде мәрхүмәкәй. Илдар Гыйльметдиновның «Милли хәзинә» проектларында байтак эшләдек. Нәрсә эшләсә дә күңелен биреп эшли иде.

2 майда туган көне иде – 89 яшь тулды. Соңгы атна-ун көндә ятып кына торган, яшәү ресурсы бетә бит инде кешенең.

«Камал театрында эшләгән чорда андагы бердәнбер профессиональ җырчы иде»

Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров:

Казан театр училищесына килгәч тә, ул мине нәфис сүз өлкәсендә тәрбияләде. Ул вакыт Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһудин, Айрат Арслановлар олыгаеп, нәфис сүз осталарына кытлык бар иде. Флера Хәмитова мине дикцияне көйләп, сүзләрне ачык итеп әйтергә – нәфис сүз остасы булырга өйрәтте. Бик кешелекле иде, киңәшләрен бирә иде.

Флера Хәмитова белән нык аралаштык, авырып киткәнчегә кадәр янына барып йөрдем, кызлары Чулпанны да, Айгөлне дә бик яхшы беләм. Флера апа, Камал театрында эшләгән чорда, андагы бердәнбер профессиональ җырчы иде. Мин Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев кебек атаклы җырчылар белән эшләгән кеше. Шуңа да кемнең кем икәнен бик яхшы таныйм. Флера апа менә шушы атаклы җырчылар рәтендә торучы җырчы иде. Марсель Сәлимҗанов аңа театрда һәрчак җырлы рольләр бирде.

Үлем үкенечле инде, ләкин Флера апа матур яшәде, Татарстанның халык артисты Дилүс Ильясов белән әйбәт гаилә кордылар. Дилүс абыйның әнисе – күренекле актриса Гөлсем Камская, әтисе – репрессияләрне кичергән талантлы артист Гали Ильясов. Дилүс абый да мине хөрмәт итә иде, ул исән чагында да барып йөрдем.

Аны тамашачы да, артистлар да, студентлар да хөрмәт итте. Флера апага аның студенты булган Роберт Галиев мамык шәл бүләк иткән булган. Роберт Галиев та мәрхүм инде, без бергә укыган идек. Мин дә шәл бүләк итим әле, дип йөри идем, җитешмәдем инде.

«Үз-үзен тотышы, затлылыгы белән безгә үрнәк иде»

Камал театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниев:

Безнең курсны сәхнә теленнән укытты. Җырлы героиняларны уйнаган артистка буларак, безнең кызларга бик күп киңәшләрен бирә иде. Йомшак, ягымлы, итагатьле иде. Үз-үзен тотышы, затлылыгы белән безгә үрнәк иде. Урыны җәннәттә булсын!

«Балкыйм дип, түбәнлеккә төшмәде»

Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев:

Флера апа күп сөйләшкән кешене яратмый иде. Щепкинчылар арасында иң горуры иде. Кайбер фикерләр аның намусы иләге аша үтә алмаса, Сәлимҗанов дип тә тормый, җиткерә иде. Балкыйм дип, түбәнлеккә төшмәде. Нәҗибә апа да аңа сокланып, хәтта бераз көнләшеп: «Вакытында китә белде», – диде. Бу сүзләрне мин үз колагым белән ишеттем. Артист халкына кеше булып калу – бик авыр гамәл. Флера апа дөньядан кеше булып китте.

«Сәхнә мәктәбе белән тормыш мәктәбе сабакларын өйрәткәне өчен Аллаһның рәхмәте яусын!»

Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша:

Була бит шундый кешеләр: аларның үзләрен күргәнче үк, иң элек тавышыннан да үз итәсең. Флера апаны да мин радиода яңгыраган спектакльләрдән яраттым. Башта тавышына, аннан үзенә гашыйк булдым. Ул безнең курсны сәхнә теленнән укытты. Барыбызны да үз балалары кебек якын күрсә дә, мине бераз артыграк яратты кебек тоелды. 90 нчы елларда кибетләрдә һәм даруханәләрдә бернәрсә дә булмаган чорда, бөерләрем авыртып больницага кергәч, каяндыр дарулар табып, «почечный» чәйләр алып килгән иде ул. Югыйсә мин кем инде аңа – гап-гади шәкерт. Дәресләрдән соң калып, театрдагы тормыш белән кызыксына иде. Юксынып яшәгәндер, дим мин аны, Камал театры сәхнәсен…

Гәрчә, ул вакыттагы яңа бинага (Татарстан урамы, 1 нче йорт) күчмичә, институтка укытырга китүенең сәбәбен ул беркайчан да әйтмәде. Шулай да, килеп, безнең уенны карап китә, аннан соң, шалтыратып, ничек горурланганын сөйли иде. Пенсиягә киткәндә дә, шалтыратып, үзе урынына укытырга килергә дә тәкъдим итте.

Аралашып тордык, соңгы 2 елда гына аралашу сирәгәйде. «Кызым белән тикшеренү узып йөрим, август ахырында бетә. Синең белән ресторанга барып утырасым килә. Үзем сыйлыйм сине, Фәнис!» – дигән иде ул соңгы сөйләшүебездә. Аннан инде узган елда мин шалтыратканда, трубканы алучы булмады. Сәхнә мәктәбе белән тормыш мәктәбе сабакларын өйрәткәне өчен Аллаһның рәхмәте яусын! Урыны җәннәттә булсын!

«Аның кебек сын-гәүдәсен сокландыргыч туры тотып йөрүчеләр тагын булдымы икән?»

Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов:

Без Флера апада укыдык – безнең сәхнә теле укытучысы иде. Соңгы курсы булмадыкмы икән әле? Флера апа сокландыргыч иде, матур иде. Күз алдымда шулай калган. Без, Флера апаның үтеп киткәнен карап калырга дип, эскәмиягә утырып, махсус көтеп тора идек. Аның кебек сын-гәүдәсен сокландыргыч туры тотып йөрүчеләр тагын булдымы икән? Ул туры басып, башын горур тотып үтеп китә иде. Без «Сөбханалла» дип соклана идек. Югыйсә, яшь кеше дә түгел иде бит. Тавышы чыңлап торыр иде, зәвыклы иде. Чын интеллигент кеше иде.

Бәлки, миңа шулай тоелгандыр – миңа мөнәсәбәте җылы шикелле тоела иде. Уртак темалар табып, озак итеп сөйләшеп утыра ала идек. Кайдадыр каршына очрасам: «Минем Эмилем килә», – ди иде. «Женитьба Фигаро»ны анализлаганыбыз истә. «Фигароны куйсалар, сине уйнатырлар иде», – ди иде.

Мин һәрвакыт шулай булдым – өлкәннәр белән сөйләшеп утыру кызык иде. Флера апа белән индивидуаль дәресләр була иде, шул дәресләр сөйләшеп үтә иде. Бер-беребезне мактап утырдыкмы икән инде: «Флера Харисовна, сез шундый интеллигент, шулкадәр үзегезне тота беләсез, матур күренәсез», – дим. Ул да миңа: «Син дә интеллигент», – дип әйтә иде. Шулай макташып утыра идек, шулай дәрес уза иде. Ләкин ул минем сөйләп чыгачагымны белә иде.

Ул вакытында матур итеп театрдан китте. Матур вакытында китте. Театрдан иртә киткән булса да, беркайчан да театр турында авыр сүз әйткәнен дә, зарланганын да, үкенеп әйткәнен дә белмим. Театрга җылы мөнәсәбәттә булды. «Иң матур Булатлар белән уйнадым», – дип сөйли иде: ул бит инде безнең Мәйсәрә иде. Партнерларын яратып искә ала иде: Ринат Таҗетдиновны, Наил абый Әюповны яратып сөйли иде. Соңгы вакытларын күрмәдем, күз алдымда һаман да шулай кызлар шикелле матур булып калды. Оҗмахлы булсын!

«Яланаяклы кыз»дагы роле аңа туры килде»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кинорежиссер Нурания Җамали:

Беренче чиратта шуны әйтәсем килә – ул минем күңелдә музыкаль рольләрне иң шәп башкаручы буларак калды. Без бит ул уйнаган спектакльләрне карап үскән буын. Бәлки, актриса булу теләге дә аларның уенына сокланудан тугандыр. «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә, «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәр, «Диләфрүзгә дүрт кияү» – болар бит инде мәңге истә. Һәр хәрәкәт, һәр мизансцена күз алдында. Безнең буынның яшьләре уйнаган спектакльләрне кабул итеп бетерә алмавыбыз да шуңадыр, бәлки. Флера апа белән Наил Әюпов шулкадәр тандемда булып, бер-берсен тулыландырып уйнаган актерлар иде.

Флера апа белән танышып, якыннан аралашу 2006 елда булган икән. «Яланаяклы кыз» телефильмын төшерә башлаганда, моңарчы күрелмәгәнрәк артистлар эзләгәндә, Флера Хәмитова исемә төште. Ул вакытта театрда күптән эшләми, институтта укыта иде. Телеэкраннарда да, сәхнәдә дә күренгәне юк. Чакырыйм әле, дим. Флера апа теләп риза булды, сусаган булгандыр, күрәсең. Роле аңа туры килде. Без бик якынаеп киттек, кино төшергәндә бергә фатирга кереп, бергә ашадык, йокладык, дигәндәй. Аның тавышы да кинодагы кебек иде – бәрелеп-сугылып сөйләми, салмак кына, тыйнак кына, йомшак кына... Кыяфәт тә «Яланаяклы кыз» героинясының әбисе булырга килешеп тора иде.

Кайбыч районының Кошман авылында төшергән бер эпизод искә төште – героиняның әбисе үләргә ята, оныгы белән хушлаша. Без төшерә башладык, мин монитордан карап торам. Шунда авыл советы рәисе Лилия ханым керде. Шул монитордан карап та, Лилиянең күзеннән бөрчек-бөрчек яшьләр тама башлады. Әле бу бит – дубльләрнең берсе генә, ә ул шуны төшергәнне караганда да еларлык итеп, чын кебек уйнаган. Аңа кино актрисасы буласы калган, үзегез беләсез, бездә кино сәнгате ул дәрәҗәгә җитмәгән.

Флера апа ул вакытта бер табыш булды. Ул киноны төшергәндә, аңа 70 яшь булган бит инде. 2008 елда мин аны «Өч аяклы ат» фильмына алдым, анысы эпизодик роль иде. Алар Әзһәр Шакиров белән бергә авыл кешеләрен уйнадылар, бик туры килделәр инде.

Дуслык ул уртак эшләр булганда гына дәвам итә, уртак эш булмаганда ерагаясың. Баштарак телефоннан да аралашып тора идек, соңгы вакытта бик булмады.

Берничә көн элек аның студенты Раил Мөхетдинов, шалтыратып, Флера Хәмитованың хәлен сорашты. «Инсаф Абдулладан гына сорашып торам, «әйбәт», дип әйтә», – дидем.

Щепкинчылар бер-бер артлы китеп бара... Бәлки, оҗмахларда очрашып, спектакльләр куеп ятарлар, дигән уйлар килде башыма.

Фильмнан өзекне социаль челтәрдә җырчы Асылъяр (Алсу Зәйнетдинова) урнаштырды. Ул «Яланаяклы кыз» фильмында төп героиняны уйнады.

«Калебе белән ихлас кеше иде»

Артист, журналист Гөлинә Шәйхи:

Мин мәдәният институтында әле Флера апа эшләгән чакта укыдым. Шундый сөйкемле, сабыр, ипле ханым иде. Коридорга очрашкан чакларда сөйләшеп тора идек. Шул чакта, мин аның күзләрендә нур булмавын күреп: «Флера апа, кәефсез әле сез бүген», – дигән булдым, «Яши-яши кадер кими. Хәзер менә шулай әллә нигә бер генә кеше арасында йөрибез», – диде көрсенеп. Студентларын бик нык ярата иде ул... Шуңа һәр укучысы аңа бүген дә рәхмәт әйтеп яши, миңа калса. Аның кебек артистлар һәм остазлар ике тумый торгандыр ул. Калебе белән ихлас кеше иде. Ниндидер эчке бер җылылык һәм ярату бар иде Флера апада. Урыны җәннәт түрләрендә булса иде.

  • Хә­ми­то­ва (Иль­я­со­ва) Флера Харис кызы 1936 ел­ның 2 ма­ен­да Ка­зан шә­һә­рен­дә туа. 1961 ел­да Мәс­кәү­дә Щеп­кин исе­мен­дә­ге Юга­ры те­атр учи­ли­ще­сын (татар студиясе) тә­мам­лый һәм Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лый. 1980 ел­лар­ ба­шын­да те­атр­дан ки­тә һәм Ка­зан мә­дә­ни­ят һәм сән­гать ака­де­ми­я­сен­дә (хәзер университет) сәх­нә те­ле укы­та. Ли­рик пландагы ар­тист­ка. Му­зы­каль ге­ро­и­ня­лар­ны уй­ный. Шу­лай ук төр­ле характердагы об­раз­лар иҗат итә. Татарстанның ат­казанган артисты – 1976.
  • Роль­лә­ре: Ди­бә­җә – «Көз­ге ачы җил­ләр­дә» (А.Гый­лә­җев); Сә­рия – «Кай­да соң син?», Ра­зия – «И­ке ки­лен-ки­лен­дәш» (X.Ва­хит); Хәм­дия – «Чат­кы­лар» (Т.Гыйз­зәт); Сәр­би – «Яшь йө­рәк­ләр» (Ф.Бур­наш); Мәй­сә­рә – «Зәң­гәр шәл», Сәр­вәр – «Сүн­гән йол­дыз­лар», Дил­бәр – «Аме­ри­кан» (К.Тин­чу­рин); Ан­на – «Ә­гәр таш­лап кит­сәң» (М.Сто­ро­же­ва); Ири­на – «Ба­һа­дир­лар» (Н.По­го­дин); Са­җи­дә – «Ди­ләф­рүз­гә дүрт кия­ү», Га­лия – «Дус­лар җы­ел­ган җир­дә» (Т.Миң­нул­лин); Гөл­сем – «Ү­зе­ңә хы­я­нәт ит­сәң» (Д.Вә­ли­ев); Ха­ли­дә – «Тор­мыш җы­ры» (М.Әмир); Ра­си­ха – «Ө­чәү юл­га чык­тык» (Р.Ба­тул­ла); Әл­фи­нур – «Тол ха­тын­нар» (С.Шә­кү­ров); Ха­ти­рә – «Кан кар­дәш­ләр» (Ю.Әми­нов); Хәм­дия – «Ак кал­фак» (М.Фәй­зи); Ве­ра – «Әш­нә­ләр» (В.Шук­шин) һ.б.
  • Щепкинчылар турында белешмә: 1956 елда Казанда Мәскәүнең Кече театр каршындагы М.С. Щепкин исемендәге югары театр училищесында уку өчен татар студиясе җыела. Сынаулар узып, имтиханнар биреп, 13 егет һәм 10 кыз, Мәскәүгә китеп, 5 ел белем алалар. Студияне Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Михаил Гладков җитәкли. Артист булырга хыялланган яшьләрне театр сәнгате серләренә, актерлык осталыгына профессор Владимир Смирнов, Россиянең халык артисткасы, профессор Лидия Дейкун, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Владимир Монахов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габдулла Йосыпов кебек мәшһүр укытучылар өйрәтәләр. 1961 елда сәләтле яшь артистлар Казанга әйләнеп кайталар һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлыйлар. Бу төркем данлыклы труппага яңа сулыш, яңа илһам алып килә һәм бик актив иҗат итә.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

Почти каждый второй опрошенный россиянин хочет поехать один за границу


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.