Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Казанда Җиңү көне ничек узды?

0 378

Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре!

Сезне илебезнең иң олы бәйрәме – Бөек Ватан сугышында Җиңү Көне белән котлыйм. Быел без истәлекле бу көннең 80 еллыгын билгеләп үтәбез.

Ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү һәм тарихи хәтерне саклау йөзеннән юбилей елы Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. Шул рәвешчә, Бөек Җиңүнең әһәмияте, совет халкының кешелек тарихындагы иң канкойгыч һәм дәһшәтле сугышта тиңдәшсез каһарманлыгы кыйммәте тагын бер кат игътибар үзәгенә куелды.

Сигез дистә ел дәвамында җиңүчеләрнең балалары, оныклары, оныкларының балалары Ватанны саклаучыларга хөрмәт һәм туган җирне ярату хисләрен йөрәкләрендә кадерләп саклый килделәр. Без, Бөек Җиңүнең варислары, тарихны бозып шәрехләүгә юл куймабыз, халкыбызның сугышчан һәм хезмәт фидакарьлеге турында чын дөреслекне киләсе буыннарга да тапшырырбыз.

Сугыш афәте һәр йортка, һәр гаиләгә кагылды. Яу кырына киткән 700 мең татарстанлының яртысыннан артыгы батырларча һәлак булды. Туган җир өчен гомерен фида кылган һәркемнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр.

Татарстан җиңүгә фронтта гына түгел, тылда да саллы өлеш кертте. Аның предприятиеләре сугышның беренче көннәреннән үк хәрби заказлар үтәүгә кереште. Авиатөзелеш үзәкләренең берсе булган Казанда хәрби очкычлар ясап чыгарылды. Заводларда сугыш кирәк-яраклары һәм зенит җайланмалары җитештерелде, фабрикаларда хәрби кием тегелде. Авыл кешеләре азык-төлек тәэминаты мәсьәләләрен хәл итү өчен көнне төнгә ялгап эшләде.

Бүгенге көндә Ватанга хезмәт итүне, аның чикләрен саклауны үз-үзләрен аямыйча яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар дәвам иттерә. Бөек Ватан сугышы елларында кебек үк, республика җиңүне якынайту өчен сугышчыларга төрлечә ярдәм күрсәтә. Данлыклы ата-бабаларыбызның кыюлыгы һәм ныклыгы мисалы, һичшиксез, халкыбызның патриотик бердәмлеге нигезен тәшкил итә, гражданлык үрнәге булып тора.

Вакыт агышын туктатып булмый һәм, ни кызганыч, җиңүчеләр буыны сафлары көннән-көн сирәгәя бара. Республика ул рәхимсез сугышта катнашкан һәркемгә мөмкин кадәр уңайлы яшәү шартлары булдыру өчен зур тырышлык куя.

Кадерле ветераннар, тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне белдереп, сезнең алда баш иябез. Без тыныч һәм ирекле илдә яшәсен өчен кылган батырлыкларыгыз һичкайчан онытылмас. Тормышыгыз шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, газизләрегезнең, якыннарыгызның җан җылысын, кайгыртуын тоеп, сау-сәламәт булып озак яшәгез!

Һәммәгезгә бәхет, уңышлар һәм иминлек телим.

Тантаналы бәйрәм – Бөек Җиңүнең 80 еллыгы мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә тантаналы парад

Бүген Казанның Меңьеллык мәйданында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта Казан гарнизоны гаскәрләре тантаналы йөреше узды, аннары мәйдан буйлап хәрби техника үтте.

Иң элек, Казан гарнизоны җитәкчесе, генерал-майор Виталий Герасимов мәйдан үзәгенә чыгып, Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешкә әзерлеге турында хисап кабул итеп алды. Аны парад белән җитәкчелек итүче полковник Виталий Совин каршы алды. Гаскәрләрне йөреп чыгып, Герасимов хәрбиләрне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады. Алга таба ул гаскәрләрнең парадка әзерлеге турында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка җиткерде.

Парадта 32 парад расчеты катнашты. Парадны Казан Суворов училищесының барабанчылар ротасы – иң яхшы 100 курсанты ачып җибәрде. Алга таба Казан югары танк команда училищесының мактаулы каравыл ротасы, Казан гарнизоны хәрбиләре, хәрби уку йортлары кадетлары, курсантлары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, көч структуралары вәкилләре марш белән атлады.

Фото: © Казан мэриясенең Телеграм-каналы

Хәрби техникадан беренче булып Татарстан хезмәтчәннәре ротага 1943 елда тапшырган Т-34-85 танкы, аннары ИС-3 танкы үтте. Шулай ук, танкка каршы совет артиллерия җайланмасы СУ-100, легендар «Катюша» һәм сугыш чорының башка техникасы узды. Алга таба заманча «Прорыв» хәрби танкы чыкты, бүген ул махсус хәрби операция зонасында кулланыла. Аның ышанычлы, куәтле техника булуы әйтелде. Мәйданга, шулай ук, ретроавтомобильләр чыкты.

Аңа кадәр парад барышында Мәскәүдә Кызыл мәйданда уза торган хәрби парадтан күренешләр экраннан тәкъдим ителде. Оборона министры Андрей Белоусов хәрби парадта катнашкан гаскәрләрне йөреп чыгып, сәламләп, аларны Җиңү көне белән тәбрикләде. Россия Президенты Владимир Путин Җиңү көне белән котлап чыгыш ясады. Россия Федерациясе гимныннан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүз алды. Путин белән Миңнеханов икесе дә 9 нчы Майның ил өчен төп бәйрәм булуын ассызыклап үттеләр.

Парад кунаклары Татарстанның дәүләт гимнын Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина башкаруында тыңлады, үзләре дә аңа кушылды.

Алга таба бәйрәмдә Татарстанның иҗат коллективлары чыгыш ясады. Татарстанның халык артистлары Миләүшә Таминдарова, Эльмира Кәлимуллина, Россия Федерациясе Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков, хәрби катнаш оркестры, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан» бию ансамбле, башкаланың төрле бию коллективлары чыгыш ясады.

Рәсим Баксиков сугышка багышланган шигырь сөйләде.

«Солдаты войн не выбирают, они уходят просто на войну.

Отечеству на верность присягают, и верность эту в сердце берегут», –

шигырьдә шундый юллар бар иде.

Бүген Казанда бәйрәм чаралары төнгә кадәр дәвам итәчәк. 15.00 сәгатьтә «Үлемсез полк» тантаналы йөреше башлана, ул 3 ел узмый торган иде. Кичке 19.00 сәгатьтә Меңьеллык мәйданында казанлыларны һәм мәркәзебез кунакларын бәйрәм концертына чакыралар. 22.00 сәгатьтә тантаналы салют көтелә.

Фото: © Видеодан скриншот

Алексей Песошин Казанда совет солдатлары һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында совет солдатларына куелган 3 һәйкәлгә: «Җиңүче солдат» һәм «Кайгылы солдат» монументларына, шулай ук Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов каберенә чәчәкләр салды.

Тантана зиратның көнчыгыш өлешендә узды. Биредә Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә үлгән сугышчылар, шулай ук Казан гарнизоны һәм ул вакытта шәһәрдә урнашкан башка хәрби частьләрнең 1941-1945 елларда һаләк булган хәрбиләре җирләнгән.

Чәчәкләр салу тантанасында шулай ук депутатлар, «Бердәм Россия» партиясе активы, шул исәптән «Яшь гвардия» катнашты. Алар почетлы каравыл артыннан һәйкәлгә чәчәкләр салды һәм һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алды. Аннары һавага 3 тапкыр залп бирелде һәм ак күгәрченнәр очырылды.

«Җиңү көне – бөек бәйрәм һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алу өчен тагын бер сәбәп. Шәхсән минем өчен бу – бабаларымны искә ала торган көн. Алар икесе дә 1941 елда фронтка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Мин алар белән бик горурланам. Әтием – тыл хезмәтчәне, 15 яшендә станок артына баскан, әнием – сугыш баласы. Бүген һәрберебез 1945 елда җиңү белән әйләнеп кайтканнарга баш ия», – дип уртаклашты РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионова.

Һәйкәлләргә чәчәкләр салучылар арасында яшьләр дә күп иде. Аерым алганда, суворовчылар һәм яшь армиячеләр мәртәбәле кунаклар өчен тере коридор булып тезелде һәм барысын да Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

«Яшьләргә мондый чараларда катнашу бик мөһим, чөнки без барыбыз да әлеге бөек батырлыкны истә тотарга һәм аның белән горурланырга тиеш. Чәчәкләр салу тантанасы – ул тыныч күк йөзе өчен үз гомерен корбан иткәннәрне искә алу мөмкинлеге. Мине патриот итеп үстерделәр, мин мондый бәйрәмнәргә килмичә кала алмыйм», – дип уртаклашты «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Татарстандагы гуманитар үзәге җитәкчесе Азим Арсланов.

Фәрит Мөхәммәтшин Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр салды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар бүген Казанның Архангел зиратында сугышчылар һәйкәлләренә чәчәкләр һәм веноклар салды. Чарада Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Архангел зиратының үзәк өлешендә узган тантаналы чара башланыр алдыннан Мөхәммәтшин махсус операция хәрбие – десантчы Николай Бондарев каберенә чәчәкләр салды. Ул узган елның декабрендә Курск өлкәсен саклаганда һәлак булган. Аңа 18 яшь иде. Бу зиратта барлыгы 4 махсус хәрби операция катнашучысы җирләнгән.

«Геройге – якты истәлек», – диде парламент җитәкчесе.

Аннары Дәүләт Советы Рәисе һәм чарада катнашучылар «Азат итүче солдат» һәйкәленә чәчәкләр салды. Почетлы каравыл һавага 3 тапкыр залп бирде, Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.

Шуннан соң парламентарийлар сугышчы-интернационалистлар һәйкәле янына узды, аңа шулай ук чәчәкләр һәм веноклар салынды.

«Бүген бөтен илебез, шул исәптән Татарстан билгеләп үткән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы – ул бөек бәйрәм. Бу – җиңү шатлыгы да, һәлак булганнарны искә алу кайгысы да. Бүген без Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алабыз. Бик күп гомерләр өзелгән, сугыш бик авыр булган, әмма Советлар Союзының күпмилләтле халкының ныклыгы, бердәмлеге нәтиҗәсендә без җиңүгә ирешкәнбез», – диде парламент җитәкчесе, журналистлар белән аралашканда.

Мөхәммәтшин ассызыклаганча, Бөек Җиңү өчен гомерен корбан иткән кешеләрнең истәлеген сакларга кирәк. «Без һәрвакыт үз халкыбызны – җиңүчеләребезне данлаячакбыз. Һәм без һәлак булган геройларыбыз турында истәлекне киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш», – дип белдерде ул.

ТР Дәүләт Советы Рәисе шулай ук барлык татарстанлыларны Җиңү көне белән котлады.

Рөстәм Миңнеханов: «Җиңүче буын тотрыклылыгын, илгә тугрылыгын беркайчан онытмаячакбыз»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган хәрби парадта үз чыгышында 9 нчы Майның ни дәрәҗәдә мөһим бәйрәм булуы турында сөйләде.

«Кадерле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Казан гарнизоны хәрбиләре, ватандашлар! Сезне чын күңелемнән Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлыйм. 9 Май – илебезнең иң төп бәйрәме, күп милләтле халыкның триумф көне һәм берлекнең төп символы.

Җиңү көне – бөтенебез өчен изге бәйрәм, дан һәм горурлык көне. Бүген фронтта һәлак булган һәркемне искә алабыз. Озак 4 ел эчендә сугыш һәр совет гаиләсе язмышында мәңге җуелмас эз калдырды», – дип ассызыклады.

Татарстан Рәисе республикадан фронтка 700 мең кеше китеп, яртысы кире кайтмаганын искәртте.

«Татарстан илнең тыл терәге булды. Заводларда, кырларда эшләп, хатын-кызлар, картлар, балалар фронтны кирәкле әйбер белән тәэмин итеп, көтелгән җиңүне якынайтты. Фидякар фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре каһарманлыгы Икенче сугышның без көткән нәтиҗәләренә ирештерде. Без җиңүче буын тотрыклылыгын, ныклыгын, илгә тугрылыгын беркайчан онытмаячакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген махсус операциядә катнашучы хәрби сугышчыларыбыз теләсә нинди сынауларга әзерлеген күрсәтә, алар ата-бабаларының лаеклы варислары икәнен күрсәтеп, ил куркынычсызлыгы өчен көрәшә. Без ышанабыз: Җиңү безнеке булачак!» – дигән ышанычын белдерде республика Рәисе.

Ул быелгы юбилей «Ватанны саклаучылар елы»нда узуын искәртте. «Бу – җиңүчеләргә рәхмәт белдерү, бүгенге Геройларга хөрмәт күрсәтү!» – диде.

«Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйм, барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин тормыш телим. Бөек Җиңү көне белән. Җиңүче халыкка мәңгелек дан!» – дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

Алга таба парадта Татарстан дәүләт гимны яңгырады. Аны Эльмира Кәлимуллина башкарды.

Фото: © Видеодан скриншот

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Бүген иртүк Бөек Җиңү көне уңаеннан Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасы булды. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм дәүләт эшлеклеләре катнашты. Аннан соң алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга мемориаль комплекс төзелеше урынында истәлек ташы куюга багышланган тантаналы митингтта булдылар.

«9 Май – һәрвакыт булды, бар һәм булачак безнең төп бәйрәм! Бу – илкүләм триумф һәм халык горурлыгы көне, кайгы һәм мәңгелек хәтер көне. Бөек Җиңүнең юбилей елында без махсус хәрби операциядә катнашучыларга истәлек ташы кую тантанасын үткәрәбез, алар бүген дә бабалары эшен намус белән дәвам итәләр. Шул рәвешле без мөһим һәм игелекле эшкә – Ватанны саклаучыларга чиксез рәхмәтебез символы булачак мемориал төзелешенә старт бирәбез. Безнең геройларыбызның батырлыклары турындагы тарихи хакыйкатьне саклау эшендә тагын бер мөһим адым – илдә игълан ителгән «Ватанны саклаучылар елы» кысаларында Россия Президенты куйган төп бурычларның берсе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © Михаил Захаров, «Татар-информ»

Шулай ук Рәис махсус хәрби операция зонасындагы ватандашларның кыюлыклары һәм каһарманлыклары турында ассызыклады. «Аларның кайберләре бүген безнең белән. Махсус хәрби операциядә катнашучылар – безнең заманның чын геройлары, алар Ватан өчен намус һәм батырлык белән көрәшәләр. Безнең бурыч – якташларыбызның батырлыгы турындагы истәлекне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Тагын бер кат барыгызны да Бөек Җиңү юбилее белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм иң яхшы теләкләр», – дип билгеләде ул.

Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды. Шулай ук чара барышында парктагы экспозицияләр турында сөйләп үттеләр.

Россия Герое Рәсим Баксиков Казанда Җиңү парадында шигырь укыды

Рәсим БаксиковФото: скриншотРоссия Герое, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Казанның Меңьеллык мәйданында Җиңү парадында шигырь белән чыгыш ясады.

«Солдаты войн не выбирают, они уходят просто на войну. Отечеству на верность присягают и верность эту в сердце берегут», - Бу Александр Бугровның шигыреннән юллар. Баксиков чыгышы өчен нәкъ менә әлеге шигырьне сайлаган.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Меланома: онкологи Ростовской области рассказали, какие изменения кожи нельзя игнорировать

Онкологи Ростовской области призывают проверить здоровье кишечника

В Казани состоялся концерт Академического ансамбля песни и пляски Росгвардии

Дом-интернат для престарелых и инвалидов в Астрахани получил новое медицинское оборудование


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.