Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Зыялылар белән тыгыз аралашты, барысын да белде» – Илгиз Хәйруллин вафат

0 21

Татарстанның элекке премьер-министры урынбасары, Иҗтимагый палатаның элекке рәисе Илгиз Хәйруллин вафат. Илгиз агага 85 яшь иде.

  • Илгиз Хәйруллин 1940 елның 2 гыйнварында туган. 1964 елда Казан дәүләт педагогика институтында укытучы белемен ала. 1982 елда телевидение һәм радиотапшырулар буенча ТАССР дәүләт комитеты рәисе була, аны 10 ел дәвамында җитәкли. Ул елларда шулай ук ТР Журналистлар берлеге идарәсенә җитәкчелек итә.1992 елда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы, ә аннары урынбасары була. 2004-2015 елларда «Зенит» банкының идарә рәисе киңәшчесе булып эшли. Шулай ук 2005-2006 елларда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ә 2006-2013 елларда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе була.
  • «Мактау билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены (2009), ике медаль, «ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем (1981), ТАССР паспорт-виза хезмәте Мактау грамотасы (1989), II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале (1997) һәм ТР Мактау грамотасына (1999) лаек була.

Фото: © «Татар информ» архивы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Илгиз Хәйруллинның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Фото: © «Татар информ» архивы

«Илгиз Кәлимуллович вафат булуга бәйле рәвештә бик кайгырабыз. Ул гомерен туган республикасына хезмәт итүгә багышлады һәм һәрвакытта да чын күңелдән эш дип янып йөрде. Ул безнең күңелдә ярдәмчел һәм талантлы җитәкче булып калачак. Гаиләсенә бу зур югалтуны күтәрергә көч һәм сабырлык телим», – дигән Рөстәм Нургали улы.

***

«Хезмәттәшебезнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз һәм алар белән бергә кайгырабыз. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Иҗтимагый палата рәисе, Журналистлар берлеге идарәсе рәисе – бу талантлы оештыручы һәм ихлас күңелле кеше хезмәт куйган җаваплы вазифаларның тулы булмаган исемлеге. Аның хезмәтләре «Мактау билгесе» ордены, «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» ордены, II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале кебек Хөкүмәт бүләкләре белән хаклы рәвештә билгеләп үтелде», – дип ассызыклады Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Фото: © «Татар информ» архивы

«Ул журналистлар эшенең нечкәлекләрен аңлады, һәм бу – каләм әһелләре өчен олы бәхет булды»

«Әлбәттә, Илгиз Кәлимуллович турында иң якты хатирәләр миндә. Ул бик тә эшлекле кеше иде. Мин премьер-министр урынбасары булгач, нәкъ аның кабинетына кердем һәм дәвамчысы булдым, аның тәҗрибәсен һәм карашларын өйрәндем. Аның матур традицияләрен дәвам итәргә тырыштым. Һәрвакыт, моңарчы да аның белән элемтәдә эшләдем. Ул чын мәгънәсендә җитәкче булды. Ул журналистлар эшенең нечкәлекләрен аңлады, һәм бу – каләм әһелләре өчен олы бәхет булды. Бик яхшы медиаменеджер да булды, күпләр белән уртак тел тапты. Ул Татарстан Иҗтимагый палатасының беренче рәисе булды, һәм ул эшли башлаган вакытта, анда хәтта урындык та юк иде», – дип хатирәләрен уртаклашты ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева.

Фото: © «Татар информ» архивы

«Миңа һәрвакыт хәерхаһлы булды. Һәр кешегә булыша торган кешелекле һәм кечелекле шәхес булды», – дип искә алды «Безнең мирас» журналы һәм «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире, танылган шагыйрь Ләбиб Лерон.

Фото: © «Татар информ» архивы

«Бик кайгылы хәбәр! Ул – бер дәвер шәхесе. Иҗади интеллигенциянең милли лидер булган авыр 1990 еллар дәвере. Ә Илгиз Кәлимуллович зыялылар белән тыгыз аралашты, барысын да белде, ярдәм итте, юнәлеш бирде. Ул республикабызның күп кенә иҗат әһелләре өчен таныш, якын кеше. Иң катлаулы елларда ул нәкъ менә шушы өлкәдә вице-премьер булды. Язучылар берлеге, Рәссамнар берлегендә тәүлекләр буе дәвам иткән съездлар дәвере иде бу, безнең Журналистлар берлеге дә калышмады. Дискуссияләр кайнады…

Минем өчен Илгиз Кәлимулла улы – якын кеше. Аның фатихасы белән 1995 елда Журналистлар берлеге съездында мине рәис итеп сайладылар. 1998 елда аның тәкъдиме белән мин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының генераль директоры булдым», – ди III-VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, 1989-1998 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, 1998-2004 елларда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Римма Ратникова.

Фото: © «Татар информ» архивы

Илгиз Хәйруллин белән хушлашу Казанның А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә дүшәмбе, 24 февраль көнне узачак. Хушлашу мәрасиме 8:00 дә башлана, 9:00 дә митинг-хушлашу булачак. Илгиз Хәйруллинны шул ук көнне Арча зиратында җирләячәкләр.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Силы ПВО за ночь сбили над Россией 273 БПЛА, сообщили в Минобороны

Роскачество: Кавказское побережье Каспийского моря станет открытием для россиян

Вот же устроили. Прямо на День Победы! Таджик и его друг получили своё - теперь не весело

Татарстан вошел в топ-10 направлений для отдыха на День России


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.