Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Нәҗибә Сафинаның кызы: «Соңгы көннәрендә дә яшәүгә өмете булды»

0 181

Нәҗибә Сафина исемен «Интертат» укучыларына аңлатып тору да, купшы-купшы сүзләр язу да кирәкмидер. Ул милли үзаң, әдәбият һәм сәнгать өчен ялкынланып яшәгән олуг шәхес иде. Соңгы көннәрен, каһәрле чир белән көрәшеп кызы һәм кияве тәрбиясендә үткәрде. Нәҗибә апа белән хезмәттәшебез Рузилә апа Мөхәммәтова корган җанөзгеч әңгәмәне укып битараф калучылар булмагандыр ул. Мин исә аның авыр чиргә дучар булуын яхшы белдем, дисәм, күпертү булырмы?.. Әйтә дә алмыйм, октябрьнең бер моңсу кичендә шалтыратты бит ул. Алып өлгермәдем, бәлки берәр чарада эшләгән чагым булдымы соң... Язышып та тордык, сөйләшеп тә... Тормыш мәшәкатьләренә чумып йөрелде…

Декабрь ахырында, чире турында мәгълүмат бөтен дөньяга ныклап фаш ителгәч тә, телефон аша шалтыратып хәтсез сөйләштек. Яңа ел алдыннан килеп, бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырырга вәгъдәләштек... Тик, һаман да «тормыш кул-куласа, әйләнә дә бер баса»... Ерак та иде, Казан читенә бару... Форсат чыкмагандыр бәлки…

Фото: Нәҗибә Сафина шигърият бәйрәмендә көр күңелле иде. Быел, 26 апрель төшергән фотосурәт.

Шагыйрә кызы: «Мин аңа балачактан ук һәрвакыт сокландым»

Ә бүген Нәҗибә апа бакыйлыкка күчкән мәһабәт матур йортка килеп керүемә инде Нәҗибә апа кәфенлеккә төренгән килеш ята иде. Кызы Лилия ханымда газиз әнкәсенең чалымнарын күреп алуымгамы, елап җибәрә яздым…

Нәҗибә апа, бик кыю кеше булды бит ул. Ул сөйләгәндә, без — иҗади интеллигенция аның авызына карап тордык, ә югарыдагылар шөрләп азапланды...

Нәкъ шулай аның тәрбиясе булды да! Әни үзенә карата белә иде халыкны. Мин аңа балачактан ук һәрвакыт сокландым. Дөньяның матурлыгын яратырга, яшәешне яратырга өйрәтте. Аның белән һәрчак кызык иде. Менә шундый әни иде инде ул.

Гадәттә, иҗат әһеленең гаиләсенә дә вакыты бик аз кала. Ә Нәҗибә апа бит ифрат дәрәҗәдә гаилә җанлы иде. Иде, дип әйтүләре кыен, әлбәттә... Истә, Башкортстанда Җилем елгасы буйларында Мәҗит Гафури, Әдәбият көннәрен үткәреп йөргән чакларда да сезгә шалтыратып бакча темасын сөйләшкәне...

Гаиләсен, якыннарын яратты. Ә аннан да ныграк табигатьне яратты. Ул бигрәк тә җиләк пешсә, җиләкләр җыеп кайта. Ул шулкадәр миннек җыярга яратты. Ул аны алып кайтып, бөтен өйгә хуш исләр чыгарып киптерергә элә иде. Эрем дә җыеп алып кайтыр иде. Ә нинди тәмле табыннар әзерли торган иде бит! Элек җырламады, ә олыгая башлагач җыр-моңга тартылды. Шаккатучылар да булды: «Ник, Нәҗибә апа, элек тә җырламадыгыз, матур җырлыйсыз бит», дип…

Авыргач та чирне ул ничектер фәлсәфи караш белән кабул итте бит...

Көчле, дөрес. Иң башта бу сырхау турында хәбәргә ышанып та бетмәгән идек. Операциядән соң, аның бу чиргә каршы торалмаячагын врачлар әйткәч, аңладык инде. Тик шулай да, бирешмәде ул.

Нәҗибә апа Нефтекамада чыгыш ясаган фотомизгел.

Чирле килеш, сызлануларын читкә куеп Башкортстанның Нефтекама калаларында да бит сәхнә тотты ул...

Әйе, анда аны чирли, дип уйлаучылар да булмады... Ул үзен тота белде һәрвакыт. Соңгы көнгә кадәр иҗат итеп яшәде. Хәер итеп бирергә — китапларын калдырды. Соңгы көннәрендә дә яшәүгә өмет булды. Мин хәтта тылсымга да ышандым, бәлки яшәү теләге чирне җиңәр, дип…

Яхшы тәрбиядә, кадерле якыннары янында вафат булгач, риза булып, хәер-фатыйхасын биреп киткәндер?

Әйе, бу мәкерле чир мине әни белән тагы да ныграк якынайтты. Авырлык белән торган чакларында, авырлык белән аякка басканда да ул ояла иде. Мин аның янына утырып сөйләшә идем. Элек тормыш мәшәкатьләре белән ул хәтле сөйләшергә вакыт та булмаган...

Чирләгән, үлем белән көрәшеп яткан чакта беркемне дә күрәсе килмидер, дип уйлыйбыз, гадәттә. Ә Нәҗибә апабыз — хәтта каләмдәшләре белән генә түгел, ә журналистлар белән дә элемтәдә торды, аралашты...

Авыр хәлдә булса да, бөтен кешене кабул итеп, килгәннәрне дәртләндереп һәм күтәреп җибәрә иде. Килгәннәр аңардан шифа алган кебек чыгалар иде. Бергәләп аралашып, шигырьләрен укып…

Рифат Җамал: «Бүген татар әдәбияты зур югалту кичерә»

Күренекле татар шагыйрәсе, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Нәҗибә Сафина белән хушлашу мәрасимендә ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Җамал татар әдәбияты зур югалту кичерүен билгеләде.

«Бүген татар әдәбияты зур югалту кичерә. Нәҗибә Сафина турында бик озаклап сөйләп була. Ул безнең халкыбызның билгеле шәхесе. Татар халкы өчен күп көч куйган шәхес», — диде Рифат Җамал. Шулай ук Рифат аганың мәрхүмә җәсәде эргәсендә нотык тотканда «Нәҗибә туган», «Иҗатыбыз бик якын» дигән фикерләре дә яңгырады.

Шулай ук ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова дбәхилләшү барышында мәрхүмәнең милләтпәрвәр шәхес булуын ассызыклады.

«Нәҗибә апа бөтен җирдә дә татар телен, татар мәгарифен күтәрергә кирәк, дип сөйләде. Ул үзенең йөрәк авазын бар тарафка да җиткерергә тырышты. Ул безнең балалар өчен дә, олылар өчен дә — поэзиядә дә, прозада да каләменең көчен күрсәтте! Соңгы көненә кадәр язды. Әле аның басыласы бик күп әсәрләре калган, алар киләчәктә чыгуына ышанабыз. Барыбыздан да бәхил бул», — диде ул.

Арытаба сүзне Рифат абый Нәҗибә Сафинаның курсташы һәм сабакташы булган ТР Халык шагыйре Зиннур Мансуровка тапшырды:

— Аллаһы Тәгалә төрлелекне ярата. Һәрбер кешенең холкы да асыл сыйфатлары белән аерылып тора. Беркем дә беркемне кабатлый алмый. Менә Нәҗибә турында уйлаганда: ул тумышыннан ук һичкемне кабатламас шәхес иде. Адәм баласының һәркайсында тәнкыйть фикерләре җыелып ята. Әмма һәр кеше дә аларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерә алмый. Безнең халык язмышында элек-электән әйдәманнар булган. Нәҗибә дә шундый иде. Без Нәҗибә белән 5 ел Казан дәүләт университетында бергә укыдык. Ул безгә каты-каты сүзләр дә әйтә иде, ул гомер буена шулай дәвам дә итте. Ләкин мин аны кичерәм, ул бик хак булган. Безнең университетта укыган төркемнән 10 профессиональ язучы, әдип чыкты. Нәҗибә шулар арасыннан иң зур уңышларга ирешеп танылганнарның берсе иде.

Тагы да Нәҗибә апа турында бихисап каләмдәшләре, иҗатташ дуслары һәм якыннары җылы истәлекләрен әйттеләр, ихтирам белдерделәр. Яшь язучылар исеменнән Рифат Сәлахның ихлас рәхмәт әйтүләре дә бик урынлы булды. Чөнки, яшь иҗатчыларга Нәҗибә апабыз һәрвакыт хәерхаһлы мөнәсәбәттә булды.

Үземне дә әдәби иҗатка ныграк тотынырга өндәп, «Татмедиа»ның әдәби кафесында да утырганнар истә…

Апас редакциясе баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева Нәҗибә Сафина хакында: «Журналист үз сүзен әйтергә тиеш»

Без яшь идек әле ул чакта. Нәҗибә апа һәрвакыт киңәшләрен бирә иде. Курыкмыйча языгыз, журналист үз сүзен әйтергә тиеш. Телне саклагыз. Телебез бетсә, милләт тә бетәчәк дигән сүзләре истә. Һәрвакыт ачык йөзле, туры сүзле иде ул. Матурлыкны, табигатьне яратты, — дип хатирәләрен уртаклашты танылган журналист, «Татмедиа» АҖ «Апастово-информ» баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева.

Фотоны Гүзәл Хилавиева тәкъдим итте. Нәҗибә апа автограф язып бүләк иткән соңгы китап...

Язучы Рафыйга Усманова: «Нәҗибә ул мәсьәләләрдә тозны күп ашаган...»

Шагыйрә, журналист, публицист, Россия һәм Башкортстан Язучылар берлеге, РФ Һәм БР Журналистлар союзы әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе, БР атказанган мәдәният хезмәткәре Рафыйга Усманова(Закирова):

Нәҗибә Сафина белән без күптән таныш һәм мин гаиләм белән 1987 елда Борайдан Нефтекама шәһәренә күчеп килеп, «Инеш» иҗат берләшмәсендә андагы каләмләшләр белән очраша башлагач, аның белән ныклы ахирәтләр булып киттек. Бергәләп халык алдында төрле чыгышлар ясый, Башкортстан һәм Татарстан язучылары белән очрашулар, әдәби кичәләр оештыра идек. Мисал өчен, шундый чараларның берсеннән соң Рахмай Хисмәтуллин иде булса кирәк, Түбән Камада чыгучы бер гәзиттә «Гыйбрәтләрдән кая качасың?» дигән баш астында мәкалә чыгарып, анда Нәҗибә белән минем хакта да фикерләрен әйткән иде. «Арада Рафыйга Усманова белән Нәҗибә Сафина исемле шактый үткен фикерле, талантлы шагыйрәләр бар. Мондый шагыйрәләр русларда булса, алар инде әллә кайчан союзларга әгъза итеп алыну гына түгел күптән жыентыкларын чыгаруга ирешеп,төрле премияләргә дә лаек булырлар иде» дигән фикерләре бар иде... Краснокама районы һәм Нефтекама татарлары өчен татар телендә «Кама таңнары» исемле гәзит чыгару мәсьәләсен күтәреп, төрле урыннарга хатлар язып, халыкны кызыксындырып, һ.б.шул максатка ирешү, 90 елларда аны республика күләмендә үтемле итү зур жиңү булды. Әмма безнең Нәҗибә белән дус булуыбыз икебезнең төрле мәсьәләләрдә, бигрәк тә милли мәсьәләдә бәхәсләребезгә, һәрберебезнең үз фикерләрен алга сөрүгәгә киртә була алмады. Мин күбрәк башкорт һәм татарның дуслыгы аша бар нәрсәгә лә ирешеп була дигән фикердә булдым, шундый иде тәрбиям. Гади халык арасында чыннан да ул дуслык көчле иде. Нәҗибә исә инде ул мәсьәләләрдә «тозны» күп ашаган, үзе әйтүе буенча, шактый «кыйналып» өлгергән булган күрәсең, дуслык та, сөю кебек ике якның да мәхәббәтендә генә булуына басым ясады ягъни без теләү белән генә түгел, алар теләмәгәч, сүздән ары китмәгәч, коры ышану бу, дия иде. Нәҗибә матур, якты идеяләр белән янды, әмма аңа барысы да хәзер үк үтәлсен кебек, үземнең шигырь юлларым белән әйтсәм, «бәхет аңа бүген кирәк» иде сыман. Башкортстанда татар телендә китаплар чыгару , союзда татар секциясе булдыру һ.б. бер көн эчендә булмады шул, төрле кыенлыклар, үзенчәлекле көрәшләр белән ирешелде. Ул болар өчен сөенде, әлбәттә. Ләкин Нәҗибә инде ул чакта Казанга күчкән иде. Башта секция эше, татарча китаплар чыгару үз югарылыгында барса, әмма соңрак, Рәвил Бикбаев рәислегеннән соң елдан- ел төрле кысымнар арту, кызганычка каршы, минем дә фикерләремне үзгәртте. Нәжибәнең соңгы интервьюындагы үзен кысулар хакындагы фикерләре белән дә килешәм. Ул Башкортстанда союзга керәлүенә, татар теленлә китап чыгаралуына өметен өзеп китте. Әмма иҗатта кайнаган Башкортстан татарының хәлен әле аның үзеннән башка бүген дә беркем дә үз тирәнлегендә аңлый алмый шул... Нәҗибә белән без гел аралашып, еш булмаса да, күрешеп тордык. Ул Казанда чакта фикерләребез дә күпчелек туры килә иде. Соңгы фикеребез, «Уфаларда уфтансак, Казаннардан артылабыз» кебегрәк иде. Урыны җәннәттә булсын. Амин! Сагынырбыз, юксынырбыз аны.

Бәхил бул, Нәҗибә апа!

Хушлашу мәрасиме азагында әйтелгәнчә, Нәҗибә апабыз милләткә, әдәбияткә хезмәт итүне үз миссиясе итеп күрде. Бу изгелекле дә, бик четерекле мәсьәләләр белән дә сугарылган эштә җанын фида кылды.

Нәҗибә апа шаян күңелле, җор сүзле иде шул: Буең озын инде, дип шаяртты да, фотога төшкәндә мине култыклап бордюрга басты. Уфа шәһәре, 2021 ел.

Үзем дә, Нәҗибә апаны озатканда чыгыш ясадым. Аның белән бәйле хатирәләрне яңарттым... Төрле чаклар булды, бүгенгедәй хәтеремдә, Уфа каласында Башкортстанның халык язучысы, атаклы сатирик Марсель Сәлимовлар, Рифат Җамал, Мәҗит Гафури килене Люция Камаевалар Агыйдел яры буена төшеп киткәндә, без Нәҗибә апа белән Салават Юлаев һәйкәле янында кич буена сөйләшеп утырулар, аннан ничек телецентр буена әкрен генә баруларыбыз... Күпне сөйләштек, серләштек. Тормышында бит аның нинди генә катлаулы вакыйгалар булмаган... Ә ул сынмаган, сыгылмаган, корычтай чыныгу гына алган. Әлбәттә, Нәҗибә апа хакында әллә күпме язып була, язылыр да ул киләчәктә…

Ә әлегә Әхмәтнур кызы Нәҗибә рухына изге догаларда булыйк. Үзе әйтеп калдырганча, туган ягы туфрагында җирләнә шагыйрә.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

На частоте гармонии: Чебоксары и Новочебоксарск включают Relax FM

Заключительные матчи сезона РПЛ: где и когда смотреть

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.