Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татар театры дөньясы-2024: Айдар Җаббаров никахыннан башлап «Алтын битлек»ләргә кадәр

0 40

Кичектерелгән мәдәни вакыйга

Фото: © видеодан скриншот

Иң зур мәдәни вакыйга Камал театрының яңа бинасы булырга тиеш иде. Хәзер инде яңа бинаның ачылу вакыты кичектерелүне вакыйга дип атыйбыз. Бинаның чыннан да гаҗәеп булуына БРИКС саммиты көннәрендә таралган роликтан күреп ышандык. Быел бинаны Татарстан Республикасы Рәисе белән очрашуга эләккән журналистлар да күрә алды.

Татарстанда курчаклар да «академик»

Фото: © Михаил Захаров

«Әкият» татар дәүләт курчак театрына «академик» исеме бирелде. Хәзер ул «Әкият» татар дәүләт академик курчак театры» дип атала.

Бер Казанда алты «Алтын битлек»

Казанда 3 театр «Алтын битлек» театр премиясе алды: «Әкият» татар дәүләт курчак театры – 3, Камал театры – 2 һәм Кариев театры 1 «Алтын битлек»кә ия.

«Әкият» курчак театры «Алтын битлек»не «Авиатор» спектакле өчен алды (спектакль үзе, аның режиссеры һәм төп рольдәге актеры). Театрның сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев һәм театр артисты Дилүс Хуҗахмәтов – «Алтын битлек» премиясе лауреатлары.

Камал театры «Мөһаҗирләр. Болганчык еллар» спектакле өчен алды. Спектакль «елның иң яхшы спектакле» дип танылды. Шул спектакльдәге костюмнар өчен рәссам Марина Марьянич та «Алтын битлек» лауреаты булды.

Кариев театры «Рөстәм маҗаралары» спектакле өчен «Алтын битлек» махсус премиясенә ия булды.

Театрларда кадрлар алмашы

Кариев театрында, Минзәлә театрында директорлар алышты, Түбән Кама һәм Әлмәт театрларына яңа баш режиссерлар куелды.

Кариев театры директоры Луиза Янсуар социаль челтәрләрдәге аккаунты аша 26 апрельдән театр директоры вазифасыннан китәчәген хәбәр итте.

Фото: © Рамил Гали

25 августтан Кариев театрына директор булып, моңарчы Минзәлә театрын җитәкләгән Илнур Гайниев килде.

Фото: © Минзәлә театрының матбугат үзәге

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрына директор итеп Фаяз Хизбуллин билгеләнде.

Июнь аенда Сәрдәр Тагировский Әлмәт театрының баш режиссеры вазифаларына кереште – театр белән режиссер арасында контракт имзаланды.

«Без инициативалы, талантлы яшьләрне һәрвакыт Татарстанда көтәбез», – дигән иде Татарстанның мәдәният министры Ирада Əюпова Сәрдәрнең Татарстанда эшләячәген хәбәр иткәндә.

Фото: © Рамил Гали

Сентябрь аенда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театрына баш режиссер билгеләнде. Бу вазифа Лилия Әхмәтовага тапшырылды. Театр директоры Рөстәм Галиев, «Гөргөри кызын бирә» спектакле белән театрның яңа сезоны ачылганнан соң, тамашачыга һәм коллективка Лилия Әхмәтованы яңа режиссер буларак тәкъдим итте.

Буа театрында хөрти хәлләр

Фото: © Салават Камалетдинов

Буа театры директоры Раил Садриев кулга алынып, суд тарафыннан чикләү чаралары кертелде, аның эше буенча тикшерүләр бара. Чикләү чаралары арасында, Раил Садриевка театрга килү тыела, дигәне дә бар. Тикшерү эше «Дәрвиш» спектакле өчен билетларны хатыны исеменә теркәлгән шәхси предприятие аша сатуда гаепләнүдән башланган иде.

Елның иң абсурд вакыйгасы

Фото: © «Әкият» курчак театрының матбугат үзәге

«Әкият» курчак театрына «Су анасы» спектаклен тамашачыга күрсәткән өчен бер фирма тарафыннан ярты миллион сумлык дәгъва белдерелде.

Казанда гамәлгә куелган һәм төп эшчәнлеге көнкүреш товарларын күпләп сатуга бәйле җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять «Әкият» курчак театры җитәкчелеген товар билгесенә хокукларны бозуда гаепләп судка кадәрге претензия турында хат юллаган. Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган «Су анасы» спектаклен тамашачыларга күрсәткән өчен, «Әкият» курчак театры әлеге җәмгыятькә 3 көн эчендә ярты миллион сум акча түләргә тиеш булып чыга. Җәмгыять шушы претензияне алган көннән Курчак театрына «Су анасы» товар билгесен кулланып билетлар сатуны һәм спектакль күрсәтүне тыя.

«Театрга судка кадәрге претензия килде, без аның буенча бернинди акча да түләргә җыенмыйбыз. Без үз мәнфәгатьләребезне судта яклаячакбыз. Моннан тыш без Роспатентка мөрәҗәгать әзерлибез. Чөнки «Су анасы», «Шүрәле» кебек сүзләрен үзенә теркәгән оешмага боларның бер катнашы да юк. Беренчедән, бу оешма үзе дә яңа гына теркәлгән. Икенчедән, бу әдәби геройлар – безнең халык байлыгы», – диде министр, бу темага ачыклык кертеп.

«Миллиард татар» порталы версиясе буенча иң яхшы спектакль

Фото: © Әлмәт театрының матбугат үзәге, Рәмис Нәҗмиев

Равил Сабырның «Фәхрине үтереп ташладылар» романы буенча Александр Далматов куйган киноспектакль «Миллиард татар» язылучылары арасында иң күп тавыш җыйган әсәр булды.

Әлеге рейтингны дәвам итеп, Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева (халык сайлавы буенча), Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев «Ел татары» (экспертлар билгеләве буенча) дип сайланды.

Югалту

Фото: © Рамил Гали

Татар дөньясы Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновны югалтты. Ринат Таҗетдиновны озату мәрасиме республиканың барлык җитәкчеләрен, татар интеллигенциясен, гомумән, татар, хәер, татар гына да түгел, Ринат Таҗетдинов дигән бөек артистны белгән бар җәмәгатьчелекне бер залга – Камал театрының Татарстан урамында урнашкан бинасына җыйды.

Равил Шәрәфиев театр сәхнәсеннән тамашачысы белән хушлашты

Фото: © Рамил Гали

20 июнь көнне «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектакле Камал театры сәхнәсендә соңгы тапкыр уйналды. Алай гына да түгел, театрның тере легендасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Равил Шәрәфиев сәхнә белән хушлашты.

Илгиз Зәйниев депутат итеп сайланды

Фото: © Рамиль Гали

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе, режиссер, драматург Илгиз Зәйниев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды. Хәзер ул пьесаларны утырышлардан бушаган вакытларында язарга тиеш була.

Режиссер Айдар Җаббаров өйләнде

Тамашачы бу яңалыкны Айдарның хатыны Эльвина Насыйбуллина аккаунты аша белде – кәләш сөйгән яры белән матур видео урнаштырган. Эльвина – «ТНВ» каналында «Һава торышы»н алып баручы булып эшләгән, татар сериалларында төшкән. Эльвинага 23 яшь, ул Казан театр училищесын тәмамлаган.

Драматург Равил Сабыр театрда эшли башлады

Фото: © Владимир Васильев

Равил Сабыр Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе итеп билгеләнде. Ә бүлекчәнең офисы Әлмәт театрында бер кабинетка урнашкан.

Ел цитаталары:

Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева: «Без театрга йөрмәүче кешеләрдән бәхетлерәк – белегез һәм тапшырыгыз!»

«Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев: «Мин сәхнә уртасына басам, коллективтан беркемнең аркама атмаячагын тәгаен беләм».





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Силы ПВО за ночь сбили над Россией 273 БПЛА, сообщили в Минобороны

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.