Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Эльмира Кәлимуллина: «Миңа калса, тамашачыга төрлелек җитми...»

0 40

Фото: © Абдул Фархан

6 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстаннныж халык артисты Эльмира Кәлимуллинаның концерты булып узды. Тере тавыш, уен кораллары, шоу-балет – барысы да югары дәрәҗәдә, халык яратканча булды.

Татарстанның халык артисты, моңлы тавыш иясе Эльмира Кәлимуллинаны белмәгән кеше юктыр! Җырчы татар, рус һәм чит телләрдә төрле жанрларда җырлар башкара. Эльмирага танылу 2012 елда «Голос» телевизион проектында Пелагея командасында катнашып, икенче урынны яулаганнан соң килә.

Филармониягә беренче килүем иде. Бәхет елмайды – залга керүгә, беренче рәттә буш урын күреп алдым да шунда барып утырдым. Зал шыгрым тулы иде, тамашачылар арасында кечкенә балалардан башлап олы яшьтәге әбиләргә кадәр бар иде.Кичә башланып китүгә шунысына игътибар иттем: башка артистлардан аерылмалы буларак, Эльмира сәхнәдә экран кулланмый. Утлар, тере музыка – барысы халык яратканча. Концертны Эльмира инглиз телендә «Adagio» җыры белән «ачып» җибәрде. Бу җырны таң калып тыңладым, Эльмираның тавышы никадәр көчле икәненә тагын бер кат инандым. Зал җырчыны алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмде.

"Мин сезне күрүемә шундый шат! Артист кешегә сезне күрү, сезнең белән очрашу, сезгә үзебезнең иҗатыбызны тәкъдим итү – зур бәхет. Бүгенге кичегезне безнең белән үткәрергә, музыка дөньясына «чумарга» килгән һәрберегезгә зур рәхмәт! Җыр кешеләрне берләштерә, сезнең арагызда төрле шәһәрләрдән килгән кешеләр бар, шунысын төгәл беләм: арагызда Пермьнән килүчеләр дә бар, рәхмәт сезгә! Киләсе башкарасы җырым мине Татарстан тамашачысына таныткан, күп кенә шәхесләр белән таныштырган, биһисап премияләргә лаек булган – «Мин сине Ходайдан сорадым» җыры (Резидә Гобәева сүзләре, Эльмира Низамов музыкасы)», – дип сүзен башлады Эльмира.

Концертның төп «фигура»ларның берсе танылган композитор Эльмир Низамов иде. Эльмира Эльмир белән күптән таныш булулары хакында әйтте, аңа рәхмәт сүзләре җиткерде. Эльмир исә: «Эльмира, мин синең белән горурланам!» – диде. Әлеге ике талантлы кешенең арасында чын ихлас дуслык булуы аларның карашлары аша хәтта безгә, тамашачыларга, ачык күренде. Татарстан тамашачысы өчен сирәк булган күренеш – сәхнәдә ир-ат биючеләр! Эльмираның тормыш иптәше Евгений Ксенофонтов җитәкчелегендә 4 кешедән торган шоу-балет төркеме сәхнәне җанландырды, хәрәкәтләре белән тамашачыга һәр җырның тоярга ярдәм итте. Ир-атларның шулай кызу итеп бии алуларын белми идем әле!

Эльмира тамашачысына улларына исем сайлау тарихын да сөйләп китте: «Улыбызга исемне бик озак эзләдек: китаплар да актардык, Интернеттан да карадык – берсе дә ошамады. Беркөнне ирем миңа әйтә: «Безнең улыбыз – иң теләгән, иң көтелгән бала бит. «Көтелгән» мәгънәсендә матур Мурад исеме бар, шуны кушыйк», – диде. Мин риза булдым, хәзер безнең гаиләдә Мурад Евгеньевич дигән «экзотик» исемле балабыз бар». Киләсе «Улым» (Р.Гобәева сүзләре, Э.Низамов музыкасы) җырын Эльмира нәни Мурадка багышлады.

«Минем эчемдә гаҗәеп «аттракцион»

Кичә шунын кадәр ихлас иде ки, Эльмира тыңлаучыларына күңелен үк ачты: «Миңа ниндидер «акыллы» кеше: «Татарча җырлар гына җырла», – диде, кемдер: «Рус попсасы шәп килеп чыга синең, шуларны җырла!» – диде... «Сиңа нәрсә кирәк соң, бер генә жанрны сайла да шуны җырла», – диючеләр дә булды. Бу бит минем турында түгел! Минем эчемдә гаҗәеп «аттракцион». Тормыш бит төрле, шушы төрлелек ярдәмендә без тормышның «тәме»н тоябыз, бернигә дә карамый бәхетле булабыз», – диде ул. Зал башта тын калды, ә аннары җырчыны алкышларга күмде. Концертта искиткеч мохит иде, тамашачы Эльмираның һәр җырын җылы кабул итте, алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә күмде. Тамашачыларда иң күп эмоцияләр уяткан җыр «Өмет йолдызы» иде. Эльмира бу җыр турында: «Артистны нәрсә таныта? Әлбәттә, җыр. Ә мине менә шушы җыр танытты», – диде. «Өмет йолдызы» 2 тапкыр – концертның башында һәм ахырында яңгырады.

Кичәне «Татар кызы» җыры белән Эльмираның иҗатташ дусты Илгиз Шәйхразиев ямьләндереп җибәрде. Илгизнең дәртле биюеләрен күреп, тамашачылар да селкенгәләделәр, хәтта үземнең дә сәхнәгә чыгып җырчы белән биисем килә башлады. Аннары Илгиз белән Эльмира дуэтта Казан тамашачысына «Тиясез» җырын тәкъдим иттеләр.

«Гаепләмәгез», «По золотым клеточкам» җырларын башкарганда, рояльдә Эльмира үзе уйнады. Гаҗәеп күренеш инде бу – берьюлы рояльдә дә уйнарга, сузып, моңлы җыр да башкарырга. «Афәрин!» генә диясе килә. Үткән елгы концертында Эльмира «Ирем белән бергә берәр җыр тудыру турында да уйларыбыз бар, бәлки, киләсе концертларда безнең яңа номер туар», – дигән булган. Кызганыч, гаилә дуэты бу елны да булмый калды. Җырчы концертын инглиз телендәге җыр белән башлаган иде , ә тәмамлавы татар телендәге «Салма» җыры белән булды. Җыр барышында Эльмира үзенең командасын тәкъдим итте, тамашачыларга зур рәхмәтләрен белдерде. Зал гөр килде, ә тамашачының бер өлеше залдан чыгу ягына юнәлгән иде инде. Тик Эльмираның тагын бер тапкыр «Өмет йолыдызы»н җырлавы аларны туктатты.

«Миңа калса, эстрадага түгел, ә тамашачыга төрлелек җитми»

Концерттан соң мин Эльмира апа белән аралашып алдым.

Эльмира апа, бүгенге концертыгыз калганнардан нәрсәсе белән аерыла, аның үзенчәлеге нидә?

Беренчедән, бүгенге концертка репертуар туплаганда, иҗат җимешләремнең иң матурларын сайлап алдым. Бүгенге концерт логистик яктан бик грамоталы ясалган дип уйлыйм, үзем бик канәгать. Мин бик бәхетле!

Чыннан да бик матур булды концертыгыз! Озак әзерләндегезме?

– Әзерләнү – ул бит берничә репетиция генә түгел. Бүгенге көнгә килү, әзерләнү ул бәләкәй чактан ук. Музыка мәктәбенә йөрү, консерваториядә уку, проектларда катнашу. Шулай итеп бүгенге көнгә әзерлек булды. Хәзер мин үз-үземне кабул итәм, үземне төрле жанрларда күрәм. Минем командам да искиткеч, мин аларның һәрберсен яратам, чиксез рәхмәтлемен аларга.

Киләчәктә тагын концертлар куерга исәбегез бармы?

Киләчәктә тагын концертлар куерга хыялым бик зур. Иң мөһиме дөньялар тыныч булсын. Мин бик тырышачакмын киләсе елга шулай ук матур концертлар куерга, Казанда гына түгел, ә башка шәһәрләрдә дә.

Алар нинди форматта булачак?

Формат шул ук: тере тавыш, тере музыка, биючеләр. Һәм инде шәхсән без экраннар белән эшләмибез. Миңа калса, ут белән генә эшләү – табигый әйбер, бу – минем фишка.

Сез 2012 елда «Голос» проектында катнашкан идегез, анардан соң тормышыгыз үзгәрдеме?

Үзгәрде дип инде, тормыш икенче төрле тизлек алды. Барысы да логик яктан әйбәт барды, мин бит шахтерлыкка укып «Голос» проектына барып эләкмәдем. Музыка белән балачактан шөгыльләнәм. Әлбәттә, бу – минем өчен шундый бер трамплин,танылу булды. Бу проектка мин бик рәхмәтле. Күп тамашачымны «Голос» проектында татарча җырлавым белән кызыктырдым. Хәзер минем фанатларым арасында төрле милләт кешеләре бар.

2 сәгать тере тавыш белән җырладыгыз, җырлар алдыннан ниндидер күнекмәләр ясыйсызмы?

«Распевка» инде ул. Спортсменнардагы кебек инде, аларга да «разминка» ясамыйча берни эшләргә ярамый. Сәхнәгә «распевка»сыз чыгу – сәламәтлек өчен куркыныч.

Татар эстрадасында дусларыгыз бармы?

– Әлбәттә, бар. Бүгенге концертымда дустым Илгиз Шәйхразиев булды. Шулай ук без Филүс Каһиров белән бик дус, курсташым Артур Исламов, Эльза Исламова. Без бер-беребезне яратабыз, терәк булып торабыз.

Эстрададан кемнәрне тыңлыйсыз? Кемнәргә тиңләшәсегез килә?

Җырлау ягыннан, миңа Филүс Каһировның репертуарын туплавы ошый. Ә шоу ягыннан мин беркемне әйтә алмыйм, чөнки мин, яшь әни булгач, үземнең концертларыма гына йөри алам (көлә). Тик коллегаларымның концертларына йөрергә тырышачакмын инде. Социаль челтәрләрдән карап барам аларны, мисал өчен, Фирдүс Тямаевның энергетикасы нинди көчле. Мин һәр артистның «изюминкасын» күрә беләм һәм алардан үрнәк алам.

Яшь альтернативщиклар иҗаты белән танышып барасызмы? Кемнәрне тыңлаганыгыз бар?

Замананың шундый тиз баруына кайвакыт гаҗәпләнеп калам. Альтернативщиклардан мин Гауга, Усалны беләм.

Ничек уйлыйсыз, татар эстрадасына нәрсә җитми?

Бик кызыклы сорау. Миңа калса, эстрадага түгел, ә тамашачыга төрлелек җитми, тик баланс та булырга тиеш инде. Минем аудиториям күп түгел, чөнки музыканы төрле жанрларда тыңлый торган тамашачы бик әз. Бер жанрдан икенче жанрга күчү – вокалистка гына түгел, ә тамашачыга, кабул итәргә катлаулы. Тик, миңа калса, нәкъ шушындый артистлар Татарстанда нинди җырчылар бар икәнен күрсәтә. Мин бик шатмын минем концертыма коллегалар килгәненә, алардан күп җылы сүзләр килә, алар минем белән илһамланалар. Хәзер тере тавышка җырлау – ул нормаль күренеш бит. Кайсыдыр җырыңны фонограммага җырласаң, тамашачы аны шунда ук сизеп ала. Шуңа күрә тере тавышка, уен коралларына игътибар бирәләр. Игътибар иткәнегез булса, хәзер бит «топ»та булган җырчылар концертларын үзләре алып баралар. Шундый төрлелек кешегә кирәк.

Кайсы телдә җырларга күюрәк ошый?

Татар теле – анам теле. Ул миннән башка төрле яңгырый да, ул шундый ДНК-код. Мин татар телендә яхшырак җырлыйм, дип әйтә алмыйм, чөнки бу телдә җырлаганда миннән башка энергия чыга. Тамашачы аны сизә, алардан сорарга кирәк. Рус телендә җырлау да миңа бик ошый, ул миңа килешә, һәм мин бу телдәге җырларны халыкка ничек тапшырырга кирәк икәнен беләм.

Улыгызны татар теленә өйрәтәчәксезме?

Әйе, мин аның белән гел татарча гына сөйләшәм. Минем бер атна буе графигым тыгыз иде, улым миңа моның өчен үпкәләде. Кайткач: «Әни, кит, ишек ач!» – диде. Шуңа, әйе, татар телен әйбәт аңлый, киләчәктә дә өйрәтәчәкмен, дия алам.

Рәхмәт, Эльмира апа! Уңышлар сезгә!

  • Эльмира Кәлимуллина концертыннан фоторепортаж




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Губернаторы начали понимать главное: Аналитики составили новый рейтинг руководителей регионов

Минобороны: ПВО сбили 153 дрона над Россией за ночь 9 августа

Фонд «Онкологика» делает помощь ближе: в шести регионах России запущены Центры поддержки

UNIKEY отмечает 5-летний юбилей: от регионального игрока до федерального лидера в девелопменте


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.