Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Владимир өлкәсендә мәктәпләрдә хиҗаб тыелды: «Мөслимә, куркыныч янаса да, яулыгын салмый»

0 25

25 октябрь көнне Владимир өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының сайтында мәктәп укучыларының киеменә таләпләр турында карар чыкты. Анда «уку йортларында укучының дингә катнашы булуын күрсәтүче киемнәр һәм элементлар (шул исәптән, хиҗаб, никаб һәм башкалар) тыела» диелгән.

Карарда министр Светлана Болтунова фамилиясе тора, әмма аның имзасы юк. Имзасы булуына карамастан, карар рәсми документлар порталына эленгән.

Әлеге карар чыккач, массакүләм мәгълүмат чараларының күп санлы сорауларына аңлатма рәвешендә Владимир өлкәсе мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгының «ВКонтакте»дагы рәсми битендә аңлатма урнаштырылды.

«Россия Федерациясе Конституциясе нигезендә Россия дөньяви дәүләт булып тора. Чиркәү дәүләттән, шул исәптән дөньяви белем бирү өлкәсеннән аерылган. Укучыларның киемнәрендә дини атрибутлар булырга тиеш түгел. Бу вөҗдан ирегенә, дини берләшмәләр һәм мәгариф турындагы федераль законга тулысынча туры килә.

Укучыларның киеменә һәм тышкы кыяфәтенә карата билгеләнгән таләпләр дәүләт һәм муниципаль мәгариф учреждениеләренең дөньяви характерын һәм аларда дини нейтралитет саклауны тәэмин итә», - дип бирелә анда.

Министр Светлана Болтунова

Фото: © министрның телеграм-каналыннан

Дамир Мөхетдинов: «Укытучыларның яулыкларны салдырулары мәгънәсез»

Владимир өлкәсе – мөселман хатын-кызлар өчен шәригать буенча мәҗбүри саналган хиҗапны рәсми тыйган беренче төбәк.

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, теология докторы Дамир Мөхетдинов мәктәпләрдә дини нейтралитет тәэмин ителергә тиешлеген хуплап чыкты, әмма хиҗаб мәктәпнең дөньявилыгын бозмавын билгеләде. Шулай ук ул дингә ышанучыларны мәктәп бусагасыннан диннән баш тартырга мәҗбүр итмәскә өндәде.

«Безнең ил – күп милләтле һәм күп динле. Россиянең хәзерге христианнары, мөселманнары, яһүдләре, буддистлары мәктәп бусагасында мең еллык тарихы булган дини тәңгәллекне «ташлап», уку йортында агностиклар яки атеистларга әверелер дип уйлау мәгънәсез. Укытучыларның укучылардан тәреләрен, кәләпүшләрен, яулыкларын һәм башка дини атрибутларын салдырулары тагын да мәгънәсезрәк булып күренә», – диелә РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөрәҗәгатендә.

Ул Владимир Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы һәм рус православие чиркәвенең Владимир епархиясе белән хезмәттәшлек турында килешү имзалаганнарын әйтә. Бу килешү буенча епархия руханилары укучылар белән рухи-әхлакый темаларга әңгәмәләр үткәрү өчен мәктәпләргә актив рәвештә йөри икән.

«Алар килгәч, Владимирның Мәгариф һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчелеге Владимир һәм Суздаль митрополиты Тихоннан тәресен һәм тышкы киемен салуны соравы турында уйлау да уңайсыз», – дип киная белән әйтә Мөхетдинов.

«Владимир өлкәсе түрәләренә Россия Конституциясе текстын игътибар белән укырга киңәш итүне урынлы дип саныйм, анда акка кара белән россиялеләрнең Аллаһы Тәгаләгә ышануы турында билгеләнгән. Шулай ук РФ Президентының 2022 елның 9 ноябреннән булган 809нчы номерлы Указы «Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләре» белән танышырга киңәш итәм», – ди Мөхетдинов.

Фото: © «Татар-информ», архив

Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Документ БРИКСның беренче көне датасы белән имзаланган, ә челтәрдә кунаклар китеп беткәч тарала башлады»

Әлеге вакыйга бәйле рәвештә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да үз фикерен белдерде:

«Казанда БРИКС халыкара саммиты әзерләнгән арада, Владимир өлкәсендә мәктәпләрдә яулыкларны тыю турында боерык әзерләгәннәр. Документ БРИКСның беренче көне датасы белән имзаланган, ә Интернет челтәрендә ул Россиядән зур кунаклар китеп беткәч үк тарала башлаган. Мәртәбәле кунаклар илебезнең күпмилләтле мәдәни төрлелеген һәм гореф-гадәтләр байлыгын, халыклар арасындагы дуслыкны һәм татулыкны гаять югары бәяләде. БМО Генераль сәркатибе Антониу Гутерриш бездә күргәннәрдән соң калган тәэсирләрен болай дип тасвирлады: «Күптөрлелектә искиткеч бердәмлек!»

Аңлашыла ки, Владимир өлкәсе Мәгариф һәм яшьләр сәясәте министрлыгы түрәләренә күршеләр белән дус-тату яшәү, бер-береңнең диненә хөрмәт белән карау һәм хатын-кызларның тышкы кыяфәтенә булган мәҗбүри таләпләр хакында Коръәннән аятьләр китерүнең бернинди мәгънәсе юк. Бәлки, алар өчен БРИКС саммитында дәүләт башлыклары кабул иткән Казан декларациясендәге тезислар ышандырырлык булыр. Декларациядә «демократияне, кеше хокукларын һәм төп ирекләрне үстерү һәм яклау» максатларында хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә. Моннан тыш, документта: «Түземлелек һәм тату яшәү дәүләтләр һәм җәмгыятьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрнең иң мөһим кыйммәтләреннән һәм принципларыннан берсе булып тора», – дип ассызыклана. Мәктәпләрдә яулыкны тыю турындагы боерыкны кабул итеп, Владимир өлкәсе Мәгариф министрлыгы бу принципларны ачыктан-ачык игътибарсыз калдыра һәм санга сукмый дигәнне аңлатамы?

Боерык авторларына хиҗаб термины турында белем эстәү дә комачауламас иде.

Хиҗаб – ул хатын-кызның, бите һәм кул чукларыннан гайре, тәнен каплый торган кием.

Россиядә хиҗаб яулык һәм озын күлмәктән гыйбарәт. Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһисәлам) барлык диннәрендә дә башны яулык белән каплау традициясе бар. Рус халкында хәтта «опростоволосился» дигән гыйбарә булган: әгәр кыз яулыгын салса, бу оят саналган. Кабатлап әйтәм: Россия хатын-кызларының традицион киеме — ярымшәрә тышкы кыяфәт түгел, ә яулык бәйләп йөрү. Бу – гыйффәтлелекне саклаучы кием, димәк, бу традицияне тыярга түгел, сакларга кирәк. Әмма бу боерыктан чыгып, түрәләр, кызлардан яулыкларын салдырып, кыска итәк кияргә мәҗбүр итәргә ниятлиләр дигән нәтиҗә ясарга була. Ни өчен шулай эшләнә? – дип яза Камил Сәмигуллин.

Татарстан мөфтие, бу хәлнең көлке булуына ишарәләп, телеграм-каналына шушындый банер да урнаштырган. Анда «Маша и Медведь» мульфильмындагы кадр, аю кызга яулыгын салырга куша.

Фото: © Камил Сәмигуллинның телеграм каналыннан

«Хатын-кызның капланган булуы – Аллаһы Тәгаләнең боерыгы, динне тотучы мөслимәләр бернинди шартларда да, нинди генә куркыныч янаса да, бу боерыкка каршы бармаячак. Әгәр яулыкны җәмәгать урыннарында һәм мәгариф учреждениеләрендә тыйсалар, дин тотучы кызлар өйдә белем алуга күчәргә мәҗбүр булачак.

Шунысы ачык: Владимир өлкәсе Мәгариф министрлыгы чыгарган боерык хокукларны кыса, Россиядә иҗтимагый тотрыклылыкны какшата, РФ Конституциясенә каршы килә, гәрчә Төп законда гражданнарга дин тоту иреге гарантияләнә һәм хәтта Аллаһка ышану да ассызыклана. Өстәвенә, хиҗабны тыю башлангычын РФ Дәүләт Думасы агымдагы елның сентябрендә үк кире какты.

Мәктәп – ул яшь буында гражданлык үзенчәлекләре һәм әхлакый идеаллар турында төшенчәләрне формалаштыра торган урын. Ә мәктәпләрдә яулыкны тыю турындагы боерык асылда укучыларга Аллаһка ышануны, Аның боерыкларын үтәүне һәм үз гаиләләрендәге гореф-гадәтләрне саклауны тыя, гражданнарның Конституциядә каралган хокукларын бозарга һәм бер-берсенең диннәренә хөрмәтсезлек күрсәтергә өйрәтә», - диелә Камил хәзрәтнең мөрәҗәгатендә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Төньяк Кавказ – каршы

Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге Владимир өлкәсенең бу фәрманының каршы чыкты. Алар тараткан белдерүдә бу киемнең дини кием булмавы, ә мөслимәләрнең яшәү рәвеше булуы әйтелә. Бу киемнән аның баш тарта алмавы әйтелә. Ә илдә дин тоту иреге бар, диелә.

«Ислам дине йөзне, кул чугын, тубыктан кала урыннарны каплауны таләп итә, ягъни «хиҗаб» булуын таләп итә. Бу – дини кием генә түгел, мөселманнарның традицион киеме». Мөфтияттә Россиядә хиҗаб тыелмавын, хиҗабта паспортка фотога төшәргә дә яраганлыгы әйтелә.

Вафа хәзрәт Яруллин: «Хиҗабның дини икәне күренеп тора, ә яулык, косынка өчен бер сүз дә әйтә алмыйлар»

Владимир өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Мөнәвиров әлегә бу мәсьәлә буенча комментарийлар бирми, диделәр Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтендә.

Шуңа күрә без Владимир өлкәсенең Ковров шәһәре имам-хатыйбы Вафа хәзрәт Яруллин белән элемтәгә кердек. Ул бу мәсьәлә буенча мәгариф министрлыгына һәм дини мәсьәләләр буенча җаваплы затларга шалтыратуын әйтте:

«Алар нәрсә ди? Без дөньяви дәүләттә яшибез, мәгариф дөньяви дәүләткә буйсына, диләр. Кием киюнең үз тәртибе бар, диләр. Мөселманнарның яулык бәйләве, хиҗаб киюе башкаларга комачауламый дим. Юк, бездә менә закон кабул ителгән, диләр, – дип сөйләде Вафа хәзрәт.

Ул бу тыюның нәкъ менә хиҗабка каршы булуына басым ясады. Аның фикеренчә, яулык бәйләргә кирәк.

– Икенче яктан караганда, мин үзем – татар баласы, татар авылында үстем. Безнең вакытта хиҗаб яки никаб дип әйтү юк иде. Без бу сүзләрне белми идек. Безнең әниләр, әбиләр яулыктан йөри иде. Әниләр яулыкны косынка кебек бәйли иде, әбиләр арттан салындырып бәйли иде. Мәктәпкә дә кызларның кайсы яланбаш йөрде, кайсы косынкадан. Йокларга ятканда да яулык бәйләп яту бар иде. Күршедә генә рус авылы иде, христиан динен тотучыларның да башларында яулык иде. Татар яки рус кызы икәнен аермассың да. Бүләккә дә яулыклар ала идек. Киноларда да күрсәтәләр – анда ир-атлар әнисенә дә, сөйгән кызына косынка бүләк итә. Без дә мәктәптәге укытучыларга бәйрәмнәргә косынка бүләк итә идек. Ул вакытта бу табигый һәм кирәк эш иде.

Хәзерге культура ят җирдән дә керде. Мәсәлән, хиҗаб гарәп илләреннән килде. Төркиядә, Дагыстанда да андый хиҗаб юк иде. Башка илләрдән, башка дәүләтләрдән керә бу культура. Андый хиҗабны тиешле дип куялар. Безнең халык арасында хиҗабтагылар 5-10 процент тирәседер.

Яулык өчен сүз әйтмиләр. Нишләп хиҗабка игътибар? Террористлар арасында шулай үзләрен яшерүче, ябынып йөрүчеләр булды, шул тискәре нәтиҗәгә китерде. Бу әйбергә игътибар булмас иде. Һәр кешенең киенүе үз эше иде. Алай булгач, мәктәпкә кыска юбка, декольтедан, чәчләрен кызыл, яшелгә буяп, борынга, колакка алка тагып та киләләр. Аларга карата «форма одежды» димиләр. Бу – шайтан киеме. Белгечләр бу эш белән шөгыльләнергә тиеш.

Мәктәпкә дәрескә яки чарага поплар килә, ул да үзенең киемен салып кия алмый. Безне дә чакыралар, мин дә чапаннан, чалмадан барам. Без, дин әһелләре, без шулай килергә тиеш. Рухи уку йортлары, якшәмбе мәктәпләрен карыйк, әлбәттә, анда үз законы, тәртибе бар. Монда дөньяви дәүләт, закон, каршылык күрсәтә алмыйбыз.

Монда нинди диндә булу күренмәскә тиеш, диләр. Хиҗабның дини икәне күренеп тора, ә яулык ябу, косынка өчен бер сүз дә әйтә алмыйлар, - дип сөйләде ул.

Никаб

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мөкаддәс Мортазин: «Бу карар мигрантлар аркасында кабул ителгәндер»

Владимир өлкәсе татар автономиясе шурасы рәисе Мөкаддәс Мортазин татарларда әлеге мәсьәлә буенча кыенлыклар тумавын әйтте.

«Бу карар мигрантлар аркасында кабул ителгәндер, дип уйлыйм. Аннан соң мәчет каршында эшләүче якшәмбе мәктәбенә йөрүче татарлар бар, әмма алар бик аз процентны гына тәшкил итә. Муниципаль мәктәпләргә йөрүчеләр дә бер-ике генә. Татарлар арасында мондый кыенлыклар белдерелмәде, ул башка мөселманнарга кагыладыр, бәлки», - дип бүлеште ул фикере белән.

Владимир өлкәсендә 7 мең тирәсе татар яши, бу – халыкның 0,5 проценты. Әлеге өлкәдә яшәүче милләтләре арасында сан буенча татарлар өченче урында торалар.

Мөкаддәс Мортазиннан татарларның бу мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итү-итмәвен сораштырдык. Ул андый мөрәҗәгатьләр булмавын әйтте.

Кадрия Идрисова: «Яулык безнең калебебезне саклый»

«Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова һәр милләтнең үз киеме булуын һәм татар кызларының яулык бәйләве гореф-гадәтләрнең бер өлеше булуын атады.

«Һәр милләтнең үз киеме бар, татарның да шулай ук. Татарлар бөркәнеп йөрми, мин татар-хатын кызлары яулык бәйләп, күтәртмә якалы күлмәкләр, ә ир-атлар кәләпүшләр киеп йөрү яклы. Чөнки бу безнең калебебезне саклый, алар әйләнә-тирәдән начар энергетиканы кертмәүче, саклау элементлары да булып торалар.

Әгәр дә динне кабул иткән икән, кыз балаларның яулык, малайларның кәләпүш киюенә мин, гомумән, каршылык күрсәтмәс идем. Ә хиҗаб дигәч бөркәнеп, битләрне каплап йөрү күздә тотыла, ул безнең милләт традициясе түгел. Ул гарәп дөньясына китеп бара. Әмма хатын-кыз матур итеп бәйләсә, һәм үзенә шул киенү рәвешен сайлап алган икән, ул шулай йөрергә тиештер, дигән фикердә мин», - дип сөйләде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Индира Янбекова: «Безне хиҗабка караганда, бар җирдә христиан дине өйрәтелүе күбрәк борчый»

Владимир өлкәсенең «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Янбекова Индира тыю хиҗабларга кертелде, әмма яулык кияргә ярамый диюче булмады, ди.

«Хиҗаб татарларның милли киеме түгел, татарлар беркайчан да хиҗаб киеп йөрмәгәннәр. Һәрвакыт яулык бәйләгәннәр. Әлеге карар чыкканнан соң, безнең төркемнәрдә берничә көн инде бәхәс бара. Шул хакта сөйләшәләр.

Бездә рус өлкәсе булгач, гел христиан динен өйрәтәләр. Иконалар да монахлар бар җирдә. Шуңа хиҗабларга караганда безне күбрәк шул мәсьәлә борчый әле. Бер үзбәк хатыны сөйләгән иде: дәрес вакытында рус рухание килә һәм балаларны дөрес итеп чукынырга өйрәтә. Моның малае өченче сыйныфта укый торган булган, күрәсең, «миңа ярамый», дип әйтергә курыккан. Өйгә кайткач, «мине Аллаһы Тәгалә җәзалаячак», дип еларга тотына. Аннан соң әнисе: «Ни өчен сез сыйныфта мөселманнар бармы, дип сорамадыгыз соң?» – дип мөрәҗәгать тә итеп карый. Бездә менә шундыйрак мөнәсәбәт.

Әлеге чыккан карар хиҗабларга, кара киемгә киенеп, бөркәнеп йөрүгә кагыла. Әмма яулыкка каршылык күрсәтүче бернинди карар да юктыр. Мин үзем дә мәктәп территориясенә кайчак яулыкта киләм, ләкин беркемнең дә, беркайчан да сүз әйткәннәре булмады. Бу закон хиҗабларга каршы чыккан инде», - дип, аңлатты ул.

Соңрак ул Владимир өлкәсенең берничә мәктәп директоры белән элемтәгә кереп, әлеге мәсьәлә карата фикерләрен белешүен әйтте. «Бездә тулысынча ябынып йөрүче кызлар юк, бары тик яулык белән озын итәк киеп йөрүчеләр генә. Директорлар яулык бәйләүне тыймауларын, моның киресенчә чисталык билгесе булуын гына әйттеләр», - дип хәбәр итте ул.

Индира Янбекова фикеренчә, мәктәпкә хиҗабтан түгел, яулыктан килергә кирәк. Мондый яулыкка каршы килүче юк, ди ул.

Фото: © Индира Янбекованың шәхси архивыннан

«Аннан соң бер танышым белән дә элемтәгә кердем. Аның намаз укучы ике кызы бар, әмма алар, сүзе булмасын өчен яулыксыз йөриләр. Кайбер ата-аналар арасында: «Әгәр дә мәктәп директоры яулык киюне тыйса, мин балаларымны өйдә укуга күчерәчәкмен», - диючеләр дә булган, ахрысы. Мөселман балалары бездә күп үзе, әмма татарлар түгел, ә үзбәк, таҗик, төрекмән. Ләкин, рус өлкәсе булгач, бездә капланып йөрүчеләр аз.

Әлегә карар чыкты гына, алга таба ничек булыр, әмма яулык киюне тыючы булмады әле. Аннан соң ул директордан да тора бит», - дип сөйләде Индира Янбекова.

Адвокат Руслан Нагиев: «Бу аңлашылмаучанлыкка охшаган, чөнки текстта җаваплы затның имзасы да юк»

Юристларның Милли ассоциациясе президенты Руслан Нагиев та Владимир өлкәсе Мәгариф министрлыгының карарына карата үз фикерен җиткәргән.

«Бу ниндидер аңлашылмаучанлыкка охшаган. Бастырылган текстта аны кабул итү өчен җаваплы затның имзасы да юк», - дигән ул.

Ул билгеләп узганча, депутат Даванков тәкъдименнән соң (иск. Дәүләт Думасы депутаты Владислав Даванков никаб һәм хиҗабны мәгариф системасында тыю турында канун кабул итәргә чакырган иде) яулык киюне тыю мәсьәләсенә карата фикер алышулар күп була. Ул бер закон проектында «хиҗаб» һәм «никаб» төшенчәләрен бутау сәбәпле, мөселман җәмәгатьчелегендә көчле реакция тудырды.

Адвокат Руслан Нагиев фикеренчә, бу боерык, әгәр ул чыннан да булган булса, илнең төп кануны – Конституциягә каршы килә торган буларак гамәлдән чыгарылуга дучар.

Фото: © «Татар-информ», архив

«Россия Федерациясендә белем алу хокукы кешенең җенесенә, расасына, милләтенә, теленә, чыгышына, мөлкәти, социаль һәм вазыйфаи хәленә, яшәү урынына, дингә бәйле мөнәсәбәтенә, ышануларына, иҗтимагый берләшмәләргә каравына, шулай ук башка хәлләргә бәйсез рәвештә гарантияләнә.

Яулык Россиянең төп халыкларының традицион хатын-кыз киеме элементы. Яулык өченче затларның хокукларын бозмый һәм уку процессына комачауламый», - диелә Нагиевның Телеграмдагы каналында чыккан язмада.

Рөстәм Хәйруллин: «Без хиҗаб дигән сүздән китәргә тиешбез»

Билгеле, «хиҗаб тыелды, яулык тыелмады» дип әйтү ул проблемадан китәргә тырышу кебек. Чөнки йөзне генә калдырып яулык бәйләү белән хиҗабның аермасы бары тик сүздә генә. Әмма бу ике як өчен дә үз фикерендә калу мөмкинлеге. «Яулык хиҗабтан нәрсәсе белән аерыла? Хиҗабны яулык белән алыштырырга ярыймы соң?» – дигән сорау туа. Әлеге сорауларга җавапны «Интертат»ка 2017 елда ук «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллин биргән була. Ул инде 7 ел элек үк, кешеләрне ярсытмау өчен, «хиҗаб» сүзен кулланмаска тырышырга кирәк дип белдергән иде. Шәригать кушканча киенергә, яулык бәйләргә, әмма аны хиҗаб дип атамаска.

«Хиҗаб дигән сүз тирәсендә бик күп бәхәсләшәләр. Минемчә, без шушы хиҗаб дигән сүздән китәргә тиешбез. Бездә бар яулык, бездә бар күлмәк, башка киемнәр бар. Хиҗаб дигән сүз ул, гомумән, татар сүзе түгел һәм без аны ничектер үзебезнең лексиконнан алсак, әйтмәсәк, күпкә хәерлерәк булыр иде дип уйлыйм», - ди ул.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике

Почти каждый второй опрошенный россиянин хочет поехать один за границу

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.