Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Розалия Арсланова:«Халыкны бер алдарсыз, ике алдарсыз, ә киләчәктә борылып та карамаслар»

0 19

Республикада легаль булмаган исерткечләр ничә литрлап табыла? Узган елның шушы чорында һәм әле күпме, Розалия Мәхмүтовна?

Агымдагы елның беренче яртыеллыгында 4 118,8 литр легаль булмаган алкоголь продукциясе ачыкланган һәм конфискацияләнгән. Узган елның шул ук чорында бу сан 23 885,7 литр тәшкил иткән булган.

Илдә яшәүчеләр бу елның беренче яртысында 2,2 миллиард шешә исерткеч эчкәне билгеле. Татарстанда 1 кешегә уртача алганда 7,8 литр алкоголь туры килә икән. Россиялеләр 2000 елдан бирле беренче тапкыр алкоголь куллануны җан башына 8 литрдан түбәнрәк саннарга киметкәннәр. Быелның яртыеллык нәтиҗәләре буенча, 1 кешегә алкоголь куллану елына 7,98 литр тәшкил иткән. Өстәвенә, 1 ай алданрак куллану 8,01 литрга җиткән, ә 2023 елда — 8,44 литр булган.

Фото: © «Татар-тнформ»

Легаль булмаган аракы, башка эчемлекләрне саткан нокталарны күргән очракта, кеше кая хәбәр бирергә хокуклы?

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясендә «кайнар линия» телефоны эшли: 8(843) 278-92-79.

Гомумән, бүгенге көндә Дәүләт алкоголь инспекциясенә халыктан мөрәҗәгатьләр күп киләме? Халыкны ниләр борчый?

Бу сорауга саннар белән төгәл әйтсәм дөрес булыр, Юлай. Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан агымдагы елның беренче яртыеллыгында гражданнарның 1286 мөрәҗәгате каралды. Шул исәптән 356 язма һәм 930 телдән мөрәҗәгать шәхси кабул ителгән. Шуларның 78,5 проценты – сәүдә өлкәсендә; 11,5% – көнкүреш, 2,5% – җәмәгать туклануы, 0,4% – элемтә, 7,1% – башка хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә (транспорт, мәгариф, медицина һ.б.).

Кулланучылардан кергән мөрәҗәгатьләр, гаризалар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,2 процентка кимегән (былтыргы елның 1 яртыеллыгында 1301 мөрәҗәгать каралган). Гражданнар мөрәҗәгатьләренең саны кимү, нигездә, кулланучылар һәм хуҗалык субъектлары өчен профилактик чаралар булып торган кулланучылар хокукларын яклау турындагы һәм этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен дәүләт җайга салуы турындагы законнарны аңлату буенча белем бирү семинарлары артуга бәйле.

Мөрәҗәгатьләрнең иң зур өлеше түбәндәге тематикаларга туры килә:

  • техник яктан катлаулы көнкүреш техникасы (кәрәзле телефоннар, элемтә чаралары, персональ компьютерлар, суыткычлар, туңдыргычлар, телевизорлар, кер юу машиналары, электр товарлары һәм бензоинструментлар һ.б. – мөрәҗәгатьләрнең гомуми саныннан 29,5 процентны тәшкил итте;
  • көнкүреш хезмәтләре (шул исәптән торакны ремонтлау һәм төзү, төзелеш, бизәү, монтаж эшләре, тәрәзәләр, ишекләр ясау һәм урнаштыру, ателье хезмәтләре) – 11,5%;
  • кием-салым – 10,9%;
  • азык-төлек товарлары, шул исәптән алкоголь продукциясе – 9,5%;
  • азык-төлек булмаган башка товарлар – 8,6%;
  • аяк киеме – 8,6%;
  • мебель – 4,8%;
  • этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге мәсьәләләр – 3,4%;
  • хуҗалык товарлары, төзелеш материаллары – 3,2%.

Розалия Мәхмүтовна, халыкны борчыган проблемалар ничек хәл ителә? Мисаллар белән таныштырып үтсәгезче. Әлбәттә, яхшы беләбез, тикшерүләргә мораторий барганлыгын да...

Гражданнар – кулланучылар тарафыннан килгән һәм бездә каралган 1286 мөрәҗәгать арасыннан 1104 мөрәҗәгать (яисә 85,8%) судка кадәрге тәртиптә кулланучылар файдасына хәл ителде.

2024 елның 6 аенда кулланучыларга 173 дәгъва проекты, 25 дәгъва гаризасы проекты төзүдә ярдәм күрсәтелгәне билгеле. Дәгъваларның гомуми бәясе 161,43 мең сум тәшкил иткән. Кулланучылар хокукларын яклау эшләре буенча 5 суд утырышында катнаштык. Суд процесслары нәтиҗәләре буенча 2 кулланучының дәгъвалары тулысынча яисә өлешчә 90,4 мең сумга канәгатьләндерелгән.

Мәсәлән, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча җирле органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлегенә кулланучы грумингка (йорт хайваннары өчен парикмахер һәм стилист – авт.) укыту буенча күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен түләнгән акчалата сумманы кире кайтару соравы белән мөрәҗәгать иткән.

Әлеге хәл түбәндәгечә иде: Р. ханым күптән инде грумерлыкка өйрәнергә теләгән һәм «Авито»да туры килә торган бик өметле реклама тапкан. Казан шәһәрендәге укыту үзәгендә аның белән тиешле хезмәтләр күрсәтү турында килешү төзелгән. Шартнамә имзаланган көнне, аның ризалыгыннан башка, елына 24,9% белән 56000 сумлык кредит алу хакында килешүе рәсмиләштерелгән. Гәрчә килешү төзелгән вакытта сүз кредит турында түгел, ә өлешләп түләү турында барган булган. Көн шикелле ачык: ул алданган.

Килешү нигезендә кулланучы белән 7 дәрес үткәрергә тиеш булганнар, ә нибары икесе генә узган. Шул ук вакытта, укуын тәмамланмаса да, аңа уку узу турында сертификат бирелгән, анда бернинди мөһер юк. Кулланучыга хезмәт тулы күләмдә күрсәтелмәгән. Алга таба эшләү өчен җитәрлек һөнәри белем һәм груминг осталыгы колачлаган күнекмәләрен ул, ни кызганыч, ала алмаган.

Әлеге күңелсез вакыйгага бәйле рәвештә, Дәүләт алкоголь инспекциясенең урындагы органы хезмәткәре тарафыннан дәгъва төзүдә ярдәм күрсәтелгән. Кулланучының таләпләре судка кадәрге тәртиптә канәгатьләндерелмәде. Озакка сузылган суд тикшерүләреннән соң ТР Арча район суды хөкемдары алдауга дучар булган әлеге хатын-кыз файдасына карар чыгарды. Суд каршында җавап бирүче гаеплеләр килешү буенча түләнгән 56 000 сум күләмендә акча, 1000 сум – мораль зыян компенсациясе, 950,36 сум күләмендә почта чыгымнары, шулай ук 28 500 сум күләмендә штраф түләргә мәҗбүр булды.

Әлбәттә, кулланучы өчен бу җан бәласенә әверелгән хәлләр яхшы тәмамланды, дип әйтеп була.

Җәй дәвам итә. Аеруча нинди сыйфатсыз товарлар сату-алу куркынычы яный? «Интертат» укучыларына нинди киңәшләр бирерсез?

– Яраклылык, саклау срогы чыккан барлык азык-төлек товарлары да сәламәтлек өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Алар куллану өчен бик хәвефле булуы ихтимал бит! Транспортлау һәм саклау шартларын бозылган, тиз бозыла торган товарлардан (сөт продуктлары, әзер салатлар), шулай ук, күп кенә базарларда сатылган азык-төлекнең тиешле лаборатор контрольдән һәм товарның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслый торган документлары юк. Сатучылары алар хакында белми яки бөтенләй җитешсезлекләргә «күзләрен йомып» эшләүне дә хуп күрә. Алар өчен беренче планга сыйфат түгел, ә керем алу мөмкинлеге чыга.

Кулланучыларга товарларны бары тик стационар сәүдә объектларында гына сатып алырга киңәш итәбез, чөнки анда товарларны саклауның температура-дымлылык режимы үтәлә, сәүдә ноктасы яки кибете киштәләренә кертү контроле, шулай ук продукциянең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы документаль тикшерелә.

Күптән түгел бер киң билгеле кафеда, хәтта ки челтәрле сәүдә итү ноктасында туңдырмада әчегән сөт тәме килүен сиздек. Димәк, хәтта туңдырмадан да шикләнү кирәкме? Ничек бу ситуациядә кулланучыга булырга?

Туңдырма җитештерүдә, аның сыйфатында иң еш бозуларга түбәндәгеләр керүен билгелибез:

  • Сөт маен үсемлек маена алмаштыру. Намуссыз җитештерүчеләр сөт маен үсемлек мае белән алмаштыра алалар, моны маркировкада күрсәтмиләр.
  • Фитостериннар булу. Алар сөттә булмый. Ә менә үсемлек майларында, мәсәлән: кокос, пальма маенда очрый.
  • Эчәк таякчыгы төркемендәге бактерияләр, алтынсу стафилококк, патоген микроорганизмнар булуы саулыкка зур зыян сала ала.
  • Күгәрек һәм чүпрә керә торган санитария-гигиена микроорганизмнары булу. Бу – әзер продуктны саклау, транспортлау, төргәкләү һәм төрү режимнарын бозу белән бәйле булырга мөмкин.
  • Физик-химик параметрлар: майның, аксымның, шикәрнең масса өлеше, югары кислоталылык һ.б. булу.
  • Органолептик кимчелекләр: үзенчәлекле булмаган тәм, артык әче, сизелми торган, кискен; структура кимчелекләре: бик каты консистенция; (мисал итеп, кристаллик), яки бозлы яки карлы, комлы кебек, үтә дә майлы.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кулланучы мондый вазгыятьтә кафе җитәкчелегенә үз теләге белән шундый ук яки башка продуктка алмаштыруны таләп итеп яисә түләнгән акчаларны кире кайтаруны таләп итеп мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шулай ук продукт җитештерүчегә дә мөрәҗәгать итә ала.

Көнүзәк проблема иде, заман алга барган саен, онлайн кибетләрдән ниләр генә кайтармыйбыз бит! Интернеттан товар кайтартканда ниләрне белеп тору хәерле?

Товарларны дистанцион ысул белән сатучылар һәм кулланучылар арасындагы мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданлык кодексының, «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992 елның 7 декабрендәге 2300-1 номерлы РФ Законының нигезләмәләре, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарларны сату кагыйдәләре белән җайга салына.

Товарны дистанцион ысул белән (интернет-кибетләр аша) сатып алганда кулланучыга түбәндәге мөһим аспектларга игътибар итәргә кирәк, дияр идем:

  • интернет-кибетнең абруе (сатып алучыларның сатучы һәм товар турындагы фикерләре белән танышырга);
  • товар турындагы мәгълүматны һәм аның характеристикаларын (үлчәмнәрен, фасонын, төсен һ.б.) ныклап карап бетерергә;
  • товарны алу һәм кире кайтару шартларын карау да беркайчан зыянлы түгел (товарны китерү ничек һәм кайчан башкарыла, аның бәясе, товарда кимчелекләр ачыкланган очракта нишләргә).

Ә менә сыйфатлы товар булса, әмма ул кулланучының күңеленә хуш килмәсә, ошап бетмәсә. Ничегрәк кире кайтарырга соң?

  • Кулланучы, товарны дистанцион рәвештә сатып алганда, аны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң 7 көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән очракта, кулланучы товарны тапшыру вакытыннан алып 3 ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы.
  • Сыйфатлы товарның төре, куллану үзенчәлекләре, шулай ук аны сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документ сакланып калса, аны кире кайтару мөмкин.
  • Кулланучы товардан баш тарткан очракта, сатучы аңа кулланучы тарафыннан шартнамә буенча түләнгән акчалата сумманы, сатучының кире кайтарылган товарны кулланучыдан китерү чыгымнарыннан тыш, кулланучы тиешле таләп куйган көннән алып 10 көннән дә соңга калмыйча, кире кайтарырга тиеш.
  • Кулланучының товар сатып алу фактын һәм шартларын раслый торган документының булмавы аны әлеге сатучыдан товар сатып алуның башка дәлилләренә сылтама ясау мөмкинлеген дә онытмаска мөһим
  • Игътибар итәргә киңәш итәм: әгәр күрсәтелгән товарны бары тик аны сатып алучы-кулланучы гына файдалана алса, кулланучы индивидуаль-билгеле үзлекләре булган тиешле сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел.

Шулай ук, намуссыз сатучыларга нинди җәза булганлыгын да ассызыклау дөрес булыр.

Сыйфатсыз товар сату нәтиҗәләре бик тә аяныч хәлләргә тару өчен туры юл икәнен дә онытмасак иде. Сыйфатсыз товарны дистанцион ысул белән сату нәтиҗәләре «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гыс 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законының 18-24 маддәләрендә каралган нигезләмәләр белән билгеләнгән. Әлбәттә, сәүдә итүче иптәшләргә кануннар белән шаярмаска киңәш итәбез, чөнки штрафы гына түгел, ә намус һәм вөҗдан дигән төшенчәләр дә бар бит әле. Халыкны бер алдарсыз, ике алдарсыз, ә киләчәктә – сезнең товарга кулланучы борылып та карамас!

Шулай ук, кулланучы грамоталы булсын да, үз хокукларын яхшы белсен иде. Алдануларның чиге юк бит ул. Игътибарлы булсак иде!

Әңгәмәбез өчен рәхмәт, Розалия Мәхмүтовна! Сез биргән киңәшләр ватандашларыбызны алдану очракларыннан, сыйфат ягы чамалы булган товарлардан саклап калсын, дигән теләктә калыйк.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике

«Дом полимеров» в Казани вдохновил школьников на карьеру в СИБУРе

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

Почти каждый второй опрошенный россиянин хочет поехать один за границу


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.