Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Язгы ташу: «Бу бозлар бөтен кайгыларны алып китсеннәр»

0 181

«Язгы ташулар балачакка, яшьлеккә алып кайта»

Иске Камка авылында Кече Чирмешән елгасы ташуы турында Алсу Низамова «ВКонтакте»дагы шәхси сәхифәсендә язган.

Туып-үскән авылым Иске Камка Кече Чирмешән елгасы ярлары буена урнашкан. Күп кенә кешеләрнең бәрәңге бакчалары башыннан ук ага ул. Язлар җиттеме, ярларыннан ташый, авыл урамнарын тутырып, язгы ташу ага. Язгы ташулар балачакка, яшьлеккә алып кайта. Чирмешән елгасы белән бәйле күпме хатирәләр күңел сандыгында саклана... Монда инде боз озатулар, Алпарга укырга көймә белән чыгып барулар, малайларның, шаярып, көймәне селкетеп, чайпалдырулары, без кызларның курку катыш шырык-шырык көлүләре, китаплар белән тулы сумкаларның суга төшүе... Укырга бара алмыйча, печәнлеккә менеп, өстән авылны, авыл тирәсен күзәтү, ә анда – су офыкка кадәр җәелгән, күрше авылларга хәтле тоташкан...

Фото: © Алсу Низамованың «ВКонтакте»да шәхси сәхифәсеннән

Авылга коткаручылар белән вертолёт төшүе, авыл кешеләренең күреп калырга диеп шунда җыелулары… Авылны телевизордан карау... Болар барысы да инде үткәндә, сагынып сөйләргә генә калды... Хәзер барыбызның да кулында телефон, телисең икән – фотога, телисең-видеога төшерәсең дә, интернет битләренә куеп, бөтен дөньяга күрсәтәсең. Хәвеф-хәтәрсез генә узып китсен, дип теләкләр тели-тели, 2024 елның язгы ташу күренешләрен мин дә монда истәлеккә калдырыйм әле, – дип бүлешә ул авылындагы язгы ташу күренешләре белән.

Фото: © Алсу Низамованың «ВКонтакте»дагы шәхси сәхифәсеннән

Кече Чирмешән елгасы ташу сәбәпле, Биләр музей-тыюлыгы да су астында калган. Кайбер чыганакларда әйтелгәнчә, «Алтын Дага» мәдәни-рекреацион кластеры зыян күргән, анда җәмәгать үзәге төзелеше барган.

«Табигатьнең бу үзенчәлегенә үпкәләп булмый»

Балтач районы авылларында да елдагыча елгалар авылларга килеп җиткән. Кариле, Борнак, Чутай авыллары су басу куркынычы астындагы зоналар исәбендә санала.

«Су ничек тиз күтәрелсә, шулкадәр үк тиз чигенә, табигатьнең бу үзенчәлегенә үпкәләп булмый, – ди Шушма елгасы буена урнашкан Борнак авыл җирлеге башлыгы Шамил Хәбибуллин, – дип яза «Рәсми Балтач» төркеме. – Быел су берничә хуҗалыкның бакчасына, терлек торакларына керде. Әмма алдан «аяк киенгән» авыл халкы ташу чорын имин кичерә. Шуңа күрә быелгы ташу чоры безнең өчен артык хәвефле булмады», – ди ул».

Фото: © «Рәсми Балтач» «ВКконтакте» төркеме

Өйләр йөзә

Язгы ташуның иң куркынычы Оренбург өлкәсе Орск шәһәрендә, Себер якларында күзәтелде. Ул якларда өйләр тулысынча су астында калган. Өйләр, сарайлар, төзелеш материаллары урам буйлап йөзә, халык йортларның икенче катында утыра.

«Бөтен кайгыларны алып китсен иде бу бозлар»

Республика халкы зур елгаларда боз кузгалу мизгелләре белән дә уртаклаша. Элек-электән боз киткәне кешелек дөньясы өчен зур бәйрәм саналган. Боз өстенә салам яндырып йөздерү, тәнкә ыргытып теләк теләүләр әле дә бар. Идел, Агыйдел, Нократ, Мишә кебек елгаларда боз китүен күпләр көтеп ала.

Агыйдел елгасында боз китүен Актаныш халкы да күзәткән. Мессенджерларда таралган бу видеода Агыйдел бозының салмак кына агуын күреп була.

«Су әкренләп кенә килә. Тәк, монда нәмәләр йөзеп йөриләр соң? Менә шулай агарга тиеш ул боз. Бөтен кайгыларны алып китсен иде инде бу. Карагыз әле! Бу бит сирәк күренеш инде. Йә азагына туры килә идек, йә акмаган вакыты була иде. Әнә үрдәкләр килгәннәр, бозга утырмакчы булалар. Аккошлар килгән, 3 аккош күрдем. Бозларны ярга чыгармаган нигәдер. Аннан зур да түгел алар, ярты метр тирәсе генә. Көпшәк кебек, өстендә кар да бар. Бүген 14 градус иде, җиле дә юк. Ә бозны җил җибәрә, дип әйткән булалар. Боз агу менә шулай була инде ул!» – дип сөйлиләр кадр артында.

Агыйделдә боз китүе турында Мирһади Разов «Бозлар китә» дигән шигырь дә иҗат иткән.

«Кыйблалардан җилләр исә, Агыйделдә бозлар китә. Шушы язга өметләнеп, Мәхәббәтен кызлар көтә. Яр өстендә учак ягып, Егетләре йөри янып, Сүз катарга, кавышырга Кыймый алар сәбәп табып. Агыйделдә бозлар китә, Ашкындырып йөрәкләрне, Сандугачлар кайтып кочар Тиздән таллар-тирәкләрне. Бозлар китә, актарыла Агыйделкәй, таша ярдан. Әйтерсең лә, ул кыш буе Боз күтәреп тәмам арган. Алда – матур җылы көннәр, Мәхәббәтен табар кызлар, Ә хәзергә, сагыш төяп, Китеп бара елап бозлар».

Идел бозы

Идел елгасында да боз кузгалганын социаль челтәрләрдә хәбәр итәләр. «Поезд китте. Боз китә. Без китәчәкбез», – дип язган журналист Рәмис Латыйпов.

Шагыйрь Булат Ибраһим исә «Идел бозы» дигән шигырь язган.

«Идел шулай һәрбер язда кубып, Ярларыннан ташып кузгала. Илем бозы түгел, Идел бозы Җәйләренә таба юл яра. Минем йортны ташу йотмасмы дип, Ярдагының кайгы йотуы. Бер рәхимсез рус фетнәсе сыман Бозлы суның елга ертуы. Сөзәк ярда ярсулыгын баса, Еракларга китә сулары. Кайтачагын белә, Белә бит ул, Гафу итәчәген үз яры. Язгы кояш Идел йөрәгенең Кай җиренә шулай кагылган? Илем бозы түгел, Идел бозы Ирек даулый, чыгып ярыннан»

Фото: © Булат Ибраһимның социаль челтәреннән

Башкортстан елгаларында боз китү халыкны бераз борчуга салган. «Борчуларга салып, быелгы боз да китте», – дип яза Гөлфирә Кунафина «ВКонтакте» сәхифәсендә. Фотолардан күренгәнчә, калын-калын бозлар күперне алып киткән, өйләргә су кергән.

Фото: © Гөлфирә Кунафинаның социаль челтәреннән

Фото: © Гөлфирә Кунафинаның социаль челтәреннән

Фото: © Гөлфирә Кунафинаның социаль челтәреннән





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Онкологи Саратовской области призывают проверить здоровье почек

Росгвардия обеспечила правопорядок в период проведения массовых мероприятий в Москве

Московская агломерация стала лидером рейтинга экономической эффективности

В АО «Транснефть – Прикамье» прошел ежегодный слет молодых специалистов


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.