Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Паспорттагы вкладыш – ВСЁ (Россиядә милли кушымталы паспортлар бирү рәсми тукталды)

0 70

Татарстанда татар телле кушымталы паспортлар чыгарудан туктатылган! Шул хакта махсус карар кабул ителгән. Әмма бу мөһим карар турында әлегә беркайда да хәбәр ителмәгән.

Моны мин – Зөлфия Шәвәлиева – үземә милли кушымталы паспорт алырга барганда гына белдем.

«Нәрсәгә кирәк сиңа Татарстан кушымтасы»? Бу сорауны минем үземә әйтүчеләр дә булды. Безнең гаиләбездә дә, дусларым арасында да әлеге кушымталы кешеләр күп. Паспортымда татар телендә язма булу – минем өчен горурлык. Ул башка илләргә, төбәкләргә барсаң да, үзеңнең Татарстаннан икәнеңнең күрсәткече булып тора. Минем иске паспортымда ул кушымта юк иде, мин 14 яшемдә моңа игътибар да итмәгәнмен. Минемчә, мәсәлән, Төркиягә баргач, үзеңнең Татарстаннан булуыңны әйтү ничектер бер дәрәҗә өсти сыман. Шуңа да минем хәзер Татарстан кушымтасын аласым килде.

Минем районда яшәүче күп кенә танышларыма, туганнарыма Татарстан кушымтасын сорамасалар да бирделәр. (Бу – 2017, 2018 елларда булган вакыйгалар, мин үзем иртәрәк алдым, миңа, инде әйткәнемчә, кушымтасызы эләкте).

«Паспортсыз калу сәбәбе»

Миңа 20 яшь тулды, паспортымны алыштырырга вакыт җитте. «Госуслуги»га гариза язарга утырдым, әмма анда Татарстан кушымтасы турында бернинди мәгълүмат та юк иде. Сораша башлагач, төркемдәшем миңа Татарстан кушымтасын «Интертат» баш мөхәррире Рәмис Латыйпов алганын, ничек алуы хакында язганын әйтте. Аннан шалтыратып сорагач, ул 2022 елның октябрендә кушымталы паспорт алганын, «Госуслуги» аша моны эшләп булмаганын, МФЦга шәхсән барып гариза язарга кирәклеген әйтте.

Казанның Идел буе районы буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең 15нче полиция бүлекчәсенең «Танкодром» миграция мәсьәләләре бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Фотография, иске паспортны тотып килеп кердем. Бүлмәдә ике хатын-кыз утыра иде. «Татар телле кушымталы паспорт кирәк иде», – дигәч, «Әлеге паспортлар чыгару вакытлыча туктатылды», – диделәр. «Ник», дигәч, «Бүген Россиядә паспортлар яңа төрле вариантта бастырыла, татар телле кушымта бастырырга аларны махсус көйләргә кирәк, әлегә андый мөмкинлек юк», – диде хезмәткәрләрнең берсе. Мин дәшми басып торуымда дәвам иткәч, җитәкче янына җибәрделәр. Ул урынында булмау сәбәпле, урынбасары янына кердем. Ул: «Юк, хәзер андый паспортлар чыгармыйбыз», – дип җавап кайтарды.

– Без хәзер яңа канун буенча, яңа базада эшлибез, ә ул базада әлеге кушымтаны бастырып булмый.

– Нинди яңа канун? – дип сорагач, ул төгәл генә җавап кайтара алмады. Шуннан соң, «стандарт булмаган хәл килеп чыкты» дип, җитәкчегә шалтыратты, ләкин тегесе дә төгәл генә аңлатма бирә алмады. Урынбасар «моңа кадәр бирелгән милли кушымталы паспортлар да юкка чыгарылачак» дип әйтте. Төпченгәч, ачуланды, паспортымны сорады, яшәү урыным белән кызыксына башлады, штраф салачакбыз, дип куркыта башлады. Тиз генә чыгып китәргә ашыктым.

Рәмис Латыйпов, МФЦга барырга кирәк дигәч, Идел буе районындагы бүлегенә барырга булдым. Анда да – «әлеге төрле паспортлар чыгарылудан туктатылды» дип хәбәр иттеләр. Ләкин сәбәбен аңлату булмады.

– Әлеге паспортларны инде елга якын бастырганыбыз юк, соңгы вакытта сорамыйлар, – диде күп функцияле үзәкнең Көньяк филиалы хезмәткәре Резеда. Мин карарын сорасам да, аны күрсәтүче булмады.

Минем Татарстан кушымтасын сораганымны ишетеп торган бер татар әбисе:

– Нәрсәгә кирәк инде ул сиңа? Юк белән кеше башын катырып йөрисең, – дип ачуланды.

Кая киткән Татарстан кушымтасы? Берәү дә күрсәтмәгәч, мин Интернеттан мәгълүмат эзли башладым.

Татарстан кушымтасын бирү былтыр ел азагында туктатылган икән...

Татар кушымталы паспортның кыска сроклы тарихы

СССР заманында ТАССРда яшәүчеләрнең исемнәре паспортка татарча языла иде. СССР таралгач, Россиядә яңа төрле паспортлар бирелә башлый. Озак вакыт барган бәхәсләрдән соң, паспорт турындагы канунга (1997 елның июлендәге №828 карар) үзгәрешләр кертелә. Төп аргумент – беренчедән, паспортта милләт күрсәтелми башлау сәбәпле, милләтен күрсәтергә теләүченең мөмкинлеге юкка чыгу, икенчедән, кешенең үз исемен үз телендә язарга хокукы булырга тиеш. Нәтиҗәдә, карарга милли республикаларда махсус кушымталар кертү мөмкин дигән искәрмә кертелә. Бу карар нигезендә барлык республикалар да милли кушымта кертү мөмкинлеге ала, әмма практикада бу хокуктан Татарстан һәм Башкортстан гына файдалана.

1997 елгы Карар нигезендә кабул ителгән паспорт турындагы Положениедә милли графа турындагы пункт

(РФ Хөкүмәтенең 1997 елның 8 июлендәге 828нче карарының 2нче бүлеге):

Россия Федерациясе паспорты бер рәвештә эшләнә һәм рус телендә языла.

Россия Федерациясе составындагы республикаларда рәсмиләштерү өчен билгеләнгән паспорт бланкларына республиканың Дәүләт гербы сурәтләнгән һәм бу республиканың дәүләт телендә (телләрендә) гражданның шәхесе турында мәгълүмат кертүне күздә тоткан кушымталар ясалырга мөмкин.

Әлеге карарга нигезләнеп, 2001 елның 21 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 291нче «Паспорт бланкына кушымта формасын раслау турында» карар кабул итә. Паспорт уртасына өстәмә ике бит кертелә. Татарстан кушымтасының тәртип буенча бит саннары куелмаган, ул паспорт таләп ителгән очракларда рәсми документ дип кабул ителми, чынлыкта кешенең исем-фамилиясе, әтисенең исеме татарча язылышын күрсәтүче, Татарстаннан икәнен күрсәткән урын була.

2004 елда паспортларның 82% татар кушымтасы белән бирелгән була. Соңыннан паспорт турындагы Положениегә күпсанлы үзгәрешләр кертелә, әмма кушымта турындагы пункт үз көчендә кала.

Татарстан кушымтасы 1 декабрьдән юкка чыккан

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 23 декабрьдә № 2267 карарны имзалаган. Ул «Об утверждении Положения о паспорте гражданина Российской Федерации, образца и описания бланка паспорта гражданина Российской Федерации» дип атала һәм 1 гыйнварда үз көченә кергән. Мөгаен, 1 гыйнварда үз көченә кергәнгә, бу карар күренми дә калган. Паспорт хезмәтендә эшләүчеләргә бу карар килгән, әмма әле бу «киң җәмәгатьчелеккә» җиткерелмәгән.

2024 елның 1 гыйнварында кабул ителгән Положениедә милли графа турында берни дә әйтелми

Карар паспорт турындагы Положениене раслый. Положениенең 2нче пунктында «Паспорт изготавливается по единому для всей территории Российской Федерации образцу и оформляется на русском языке» дип язылган, 1997 елгы Положениедән аерымалы буларак, милли кушымта турындагы бүлек төшереп калдырылган. Карар нигезендә, 1997 елдагы 828нче карар – милли республикаларга кушымта бирү турындагы хокук юкка чыгарылган, бөтен Россиядә паспортларның бердәм формасы кертелгән.

2023 елның 23 декабрендә кабул иткән №2267 карары нигезендә кабул ителгән положениедә «Артык язулар булганда, паспорт гамәлдән чыккан дип санала» диелгән. Димәк, милли кушымталы паспортлар да алыштырылырга тиеш булып чыга.

Татарстан Министрлар Кабинеты кабул иткән карар – «Татарстанда паспорт бланкын раслау турындагы» 2001 елдагы N291 фәрман әлегә үз көчендә санала. Әмма бу әлегә генә шулай, мөгаен, ул юкка чыгарылыр.

Милли вкладышларга булдыруга рөхсәт бирә торган 828 номерлы карар үз көчен югалткан

Милли кушымтага өлгермәдем

Шулай итеп, Татарстанда да, Башкортстанда да милли кушымталар юкка чыгарылган. Һәм мин милли кушымталы паспортны ала алмый калдым. Вакытында эшләмәү минем язмышымны хәл итте. Туган көнем 1 декабрьдә үк иде югыйсә – минем 1 ай вакытым булган, шул чагында килгән булсам, милли кушымталы паспортлы булып кала идем. Вакытлыча гына булса да...

Кеше паспортын тотып төшсәм генә инде хәзер…

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җавабы: кушымталы паспортлар алыштырылачак

«Интертат» сорау юллагач, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте милли кушымталы паспортлар бирелү тукталганын раслады. Бу 2023 елның 2З декабрендә кабул ителгән №2267 «Об утверждении Положения о паспорте гражданина Российской Федерации и описания бланка паспорта гражданина Российской Федерации» карары нигезендә эшләнә.

Милли кушымталы паспортлар Эчке эшләр органнары тарафыннан алыштырылганга кадәр гамәлдә, диелгән җавапта.

«Милли кушымталы паспортлар гамәлдәме? Алар алыштырылачакмы? Алыштырылса – ничек?» дигән сорауга матбугат хезмәте бу паспортларның әлегә гамәлдә булуын, Эчке эшләр органнары тарафыннан алыштырылачагын искәртте. Бу ничек эшләнәчәк – мөгаен, монысы әлегә хәл ителмәгәндер. Әмма җавапта кушымталы паспортларның алыштырылачагы искәртелгән. Паспорт турындагы карарның 22нче пунктында «наличие в паспорте сведений, отметок и записей, не предусмотренных настоящим Положением» паспорт алыштыруга нигез була икәне язылган. Кушымта – паспорттагы «артык язу» икәне аңлашыладыр.

Бозылган, гамәлдән чыккан паспортлар рәсми ведомстволарга тәкъдим ителгәндә (әйтик, аэропортта, МФЦда, фатир рәсмиләштергәндә) кабул ителмәскә, рәсми документ дип танылмаска мөмкин.

Чын дөресен генә әйткәндә, милли кушымтаның халык тарафыннан кирәксенмәүләрен дә әйтеп китәргә кирәктер. Мәсәлән, былтыр, 2023 елда Татарстанда барлыгы 191 840 паспорт бирелгән булган (алыштырылган, бирелгән – барысы бергә). Шуларның 784е – милли кушымта белән. Бу – 0,4 процент. Бер процент та юк. Димәк, милли кушымта татарстанлыларга кирәк, алар аңа мохтаҗ дип әйтергә нигез юк.

Бу хакта җәмәгатьчелек нәрсә уйлый?

Паспорттагы милли кушымталар турындагы канун турында әлегә берәү дә хәбәрдар түгел булып чыкты. Бу гаҗәп тә түгелдер – ул хакта бит зурдан кубып язып та чыкмадылар. Шул исәптән, Татарстаннан булган Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов белән Илдар Гыйльметдиновтан сорагач, алар бу хакта белми дә иде. «Кушымта күптән бирелми бит инде», – диде Айрат Фәррахов. «Әгәр андый карар кабул ителгән икән, бу – Федераль хакимият хокукындагы гамәлләр, һәм без аларны тормышка ашырырга тиеш», – дию белән чикләнде.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков: «Паспорттагы кушымта ТАССР вакытында да бар иде, Татарстанның совет чорында да ватандашлыгы бар иде. Бу – татарларның исемнәрен туган телдә дөрес итеп язу өчен дә кирәк иде. Татарстан суверенлык турында декларация кабул иткәннән соң, кушымта аркылы ватандашлыкны саклап калырга тырышып карадылар. Татарстан ватандашларына милек бирергә дигән тәкъдим булган иде – әйтик, «Татнефть» акцияләрен өләшү. Әгәр дә шулай ныгыткан булсак, болай гына бетереп булмас иде. Ул номиналь булу сәбәпле, бик озакка бармады. Мәскәү чигендерә башлады. Әкренләп, аны алучылар да кимеде. Кушымталар теләгән кешеләргә дә бирелмәде. Шулай итеп, ул бетте. Кемдәдер ул калгандыр, бәлки. Миндә, мәсәлән, юк. Татарстан ватандашлыгы бетү сәбәпле, ул да юкка чыкты.

Рәсми рәвештә әле генә юкка чыкты. Моны ничек кабул итәсез?

– Бу – каршы килеп булмый торган гомуми процесс. Бу вазгыятьтә, теләсә дә, теләмәсә дә, Татарстан артка чигенде. Күп нәрсәләр буенча чигенде, моның буенча да. Кеше сизмичә дә калгандыр. Моны бүгеннән чыгып караганда берничек тә фаҗига дип карап булмый, безнең язмышның бер чагылышы. Шул гына».

Фото: © Ләйлә Лерон

Үз вакытында блогер Ләйлә Лерон кушымталы паспорт алу буенча киңәшләр дә биргән иде. «Миңа 38 яшь, мин 2 елдан паспортны алыштырырга тиеш. Әмма минем алыштырасым килми, чөнки анда кушымта булмаячак. Мин паспортымны кочаклап йоклыйм дип әйтергә була, сокланып, горурланып, аны бөтен кешегә күрсәтеп йөрим. Минемчә, аны халыкка тәкъдим итү эшен республика түрәләре башкарырга тиеш иде. Паспорт өстәлләрендә утырган хатыннар кешеләргә әйтергә тиеш иде – кушымталы паспорт алу мөмкинлеге дә бар, аласызмы-юкмы, дип. Кеше аның бармы-юкмы икәнлеген дә белми иде бит. Сайлап алу мөмкинлеге булмады, шуңа күрә кеше алмый диделәр. Белгән булсалар, алган булырлар иде. Бу – Татарстанның эшләнмәгән эше булды. Республиканың аны тарату мөмкинлеге бар иде, кушымталарга заказ ясалган иде, әмма кешегә тәкъдим итү өлеше эшләнмәде. Ә кушымта чынлыкта патриотизмны арттыра, аны татарлар гына түгел, татарстанлылар да алыр иде», – дип сөйләде Ләйлә Лерон.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов: «Бөтендөнья татар яшьләре форумында бу теманың күп тапкырлар күтәрелгәне бар. Без бер фикердә: моны туктату безне бик борчый, без кушымтаны дәвам итү яклы. Рәсәй, Татарстан Конституцияләренә карасак, монда бернинди каршылык юк. Бу безне аера дип әйтергә нигез юк, бу – безне берләштерә генә. Без кушымталы паспортларны хуплыйбыз».

Фото: © Рамил Гали

Тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе Илнар Гарифуллин: «Әлбәттә, бу – куанычлы хәбәр түгел, үземнең дә алыштырасы бар, кушымталы паспорт алырмын дип ниятләгән идем. Бу – республиканың үзаңын юкка чыгару дип күрәм. Бу – тел, тарихи аң дәрәҗәсендәге милләтебезне саклаудагы беренче адым булмаса да, кушымталы паспорт булса, күп кешеләрнең язмышлары республика белән бәйле булыр иде. Моны бетерү – федерализмны юкка чыгару элементларының берсе дип күрәм. «Башны югалткач, чәч өчен кайгыру урынсыз» дигәндәй, башка әйберләр белән чагыштырганда шулкадәр мөһим әйбер тоелмый».





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Губернаторы начали понимать главное: Аналитики составили новый рейтинг руководителей регионов

Топливный кризис и электромобили: как изменился рынок авто за лето

Фонд «Онкологика» делает помощь ближе: в шести регионах России запущены Центры поддержки

Минобороны: ПВО сбили 153 дрона над Россией за ночь 9 августа


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.