Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Басуга маникюр белән: Саба кызы тракторны ирләр белән тигез идарә итә

0 188

Җир сукалау буенча Россиянең 10нчы ачык чемпионатында катнашучылар арасында бердәнбер нәфис затның үзе турында, ни өчен шушы һөнәрне сайлавы һәм артык кылтаеп китүчеләрне кайчак селкетеп алырга туры килгән чаклар турында «Казанские ведомости» корреспонденты Дмитрий Сивков язмасында.

Паша Ангелина варисы

Татарстанның иң шәп хатын-кыз тракторчысы Эльмира Ибәтова белән июльнең беренче декадасында «Казан Экспо» да узган «Бөтенроссия кыр көне – 2023»дә очраштык. Агросәнәгать комплексы өлкәсендә илнең иң масштаблы вакыйгалары кысаларында җир эшкәртү буенча Россиянең 10нчы ачык чемпионаты да уза. Аның җиңүчесе буларак Әтнә районы Күңгәр авылыннан Фәйзи Галиев исемендәге хуҗалык тракторчысы Ирек Галиев танылды. Әмма чемпионат бер төр белән генә чикләнми, җир эшкәртүдән тыш, «Трактор-шоу» дисциплинасында ил механизаторлары арасында трактор белән идарә итүдә иң осталарын да ачыклыйлар.

100 метрлы «Трактор-шоу» трассасының бер як яртысы туры юлдан гыйбарәт, икенче ягы – борма «змейка».

Фото: © Дмитрий Сивков

Белгән кешеләр әйтүенчә, әгәр җир сукалау ярышын марафон белән чагыштырып булса, анда катнашучыларга 2 сәгать 40 минут вакыт бирелә, ә «Трактор-шоу»да исәп секундларга бара – ул чын спринт.

100 метрлы трассаның бер як яртысы туры юлдан гыйбарәт, икенче яртысы, киресенчә, борма «змейка». Өстәвенә, иң җитезе булып, ул араны кыска вакытта узып өлгерергә генә түгел, стартта тракторчы үзе үк гидравлик таккыч белән эләктергән йөкне дә югалтмаска, ә фиништан соң максималь төгәл итеп мишеньгә төшерергә дә тиеш. Ә бит бу күнекмәләргә алдан әзерләнеп булмый, трасса белән – җәяүләп, ә техника һәм җиһазлар белән трасса янында аерым танышасы.

Кыскасы, сынау – чын профессионаллар өчен. Катнашучылар арасында хатын-кызны күрү – көтелмәгән хәл, аның Татарстанны тәкъдим итүе аеруча күңелле. Чыннан да, әгәр хатын-кызның бүген машина йөртүе гадәти күренеш булса, трактор руле яки рычаглары артында ул – ят күренеш. Хәер, өлкән яшьтәгеләр, мәктәп программасы буенча, узган гасырның 30нчы елларында авыл хуҗалыгы тармагында социаль ярышларны башлап җибәрүчеләрнең берсе булган Паша Ангелинаның исемен хәтерлидер әле.

«Трактор-шоу» җиңүчесе, Саратов өлкәсеннән Сергей Сергейчевны хезмәттәшләре чемпион титулы һәм бүләккә машина алуы белән котлый.

Фото: © Дмитрий Сивков

Ул вакытта легендар тракторчы кызның исеме Чкалов, Стаханов, Папанин исемнәре кебек үк бөтен илгә яңгырый. 1933 елны Ангелина илдәге беренче хатын-кыз тракторчылар бригадасын җитәкли. Совет газета битләрен һәм кинохроникасын аның елмайган йөзе бизи, заманча термин белән әйтсәк, ул совет феминизмының символына әверелә.

Ул вакытта Советлар Союзының 200 мең хатын-кызы сөйкемле Паша үрнәгенә иярә. Озын булмаган, әмма көчле икәнлеге күренеп торган, сөйкемле һәм елмаючан Эльмира Ибәтовага карап, мондый кеше «100 мең дус кыз – тракторга!» иҗтимагый хәрәкәтенә бик рәхәтләнеп кушыла алган булыр иде, дип уйлыйсың.

Планканы түбәнәйтергә туры килде

Эльмира белән сайлап алу турыннан соң, икенче көнне аралаштык. Кызганыч, «Трактор-шоу» ның 1/16 финалының 32 катнашучысы арасына ул эләкмәгән, ә анда парлы узышларда иң яхшы тракторчыны ачыклыйлар. Җиңүчегә исә чемпион титулыннан тыш, «Нива»ачкычлары да тәгаенләнгән. Сүз уңаеннан, программаның бу төрендә Татарстан вәкилләреннән лауреатлар булмады.

Чыгышыгыз аркасында күңелегез төштеме?

– Бер яктан, бу көрәштән иртә төшеп калуым бик кызганыч, икенче яктан, хәзер танышларым хет туктаусыз шалтыратудан туктар. Кайчан яңа машина алып кайтасың, дип кызыксына һәммәсе, – дип көлеп җибәрде Эльмира.

Кызның хәтта бик күңелле булмаган мизгелләрне дә шаяртуга борып җибәрүе гадәткә кергән, мондый сыйфат, гадәттә, рациональ оптимистларга хас.

Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженерына, гидравлик таккыч көйләгәндә, маникюрлы озын тырнаклар да комачауламый.

Фото: © Дмитрий Сивков

Дөресен әйткәндә, җиңел булмагандыр? Сез бит чемпионатта катнашучылар арасында көчсез нәфис затлардан бердәнбер вәкил.

– Гайре табигый берни дә юк иде, экстремаль режимда булмаса да, бу күнегүләрне гадәти тормышта башкарырга туры килгәне бар. Ләкин, әйе, ияләшмәгән килештән шартлары кырыс. Кәгазьдән өйрәнеп, бернинди күнекмәләрсез Кытай Zoomlionын йөртергә туры килде. Әйе, җайлы һәм рәхәт булыр дип, беркем вәгъдә итмәде. «Трактор-шоу» дискотека түгел бит.

Ә көндәшләр? Тез буыннары калтырамадымы? Казанга бит сезнең һөнәрнең иң-иңнәре, супер-профилар җыелды.

– Башта бөтенләй дә борчылмадым, имеш, нәрсәсе бар инде аның, тракторда гына йөрисе бит, дигән идем. Килеп, көндәшләремне күргәч аңладым: «Әһә, планканы киметергә кирәк икән». Хәер, аларның нәрсәсен карыйсың инде? Үзеңә «плюс бишлелек» итеп тырышырга кирәк. Димәк, әлегә алай ук килеп чыкмый. Ярый әле йөкне югалтмадым – аны трассада калдырып китүчеләр дә булды. Һәрхәлдә, яхшы тәҗрибә.

Бәлки, ул тәҗрибәнең кирәге чыгар әле?

– Аны мин хәл итмим. Бу юлы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан шалтыраттылар, катнашырга тәкъдим иттеләр, мин шунда ук ризалаштым. Тагын тәкъдим итәләр икән, ике уйламаячакмын.

Паша (Прасковья) Ангелина – СССРда беренче хатын-кыз-тракторчы, Стаханов хәрәкәтендә катнашучы, СССР Югары Советы депутаты, 2 тапкыр Социалистик хезмәт Герое, 3 Ленин ордены һәм башка югары бүләкләр кавалеры, Сталин премиясе лауреаты.

24 егеткә – 1 кыз

Барлык категориядәге авыл хуҗалыгы техникасы белән идарә итү хокукы булса да, чынлыкта, Эльмира – механизатор түгел. Кыз «права»ларны Казан агроуниверситетында «Транспорт-технология машиналары һәм комплекслар эксплуатациясе» факультетында инженерлыкка укыганда ала.

Күпләр өчен сезнең бу һөнәрне сайлавыгыз сәер тоелырга мөмкин. Ул бит ир-ат хезмәте санала. Хатын-кызга, бигрәк тә авыл җирендә, кулы терсәккә кадәр онга баткан булу, майга буялса да, машина мае түгел, көнбагыш маена буялу хас. Сез тумышыгыз белән авылдандыр бит?

– Әйе, Саба районының Төбәк авылында туып үстем. Техникага мәхәббәт үземне белә-белгәннән бирле. 11нче сыйныфны тәмамлагач, әти-әнием кая укырга керәсен үземә сайларга куштылар, минем теләсә нинди карарымны да хуплаячакларын әйттеләр.

Ә алар үзләре нинди һөнәр ияләре?

– Әтием Илгиз Миңнегали улы – ферма мөдире, әнием Земфира Хәлим кызы шунда ук осеменатор булып эшли. Аларның бөтен сөйләшкән сүзләре терлекчелек турында. Ә мине, күрәсең, аларның фермадагы эш турында туктаусыз сөйләшүләре туйдыргандыр, шуңа мин тимер-томырга тартылганмындыр. Шуңадыр, агровузны сайласам да, инженер-механиклыкка укырга кердем. Анда тракторчы-машинистлыка «права» алдым, тракторны яраттым. Барлык категорияләргә дә хокукым бар. Комбайнда да эшли алам.

Сүз уңаеннан, укыганда, төркемегездә тагын кызлар бар идеме?

– Юк. Мин 24 егеткә берүзем идем. Ә төркемнең старостасы кем булгандыр дип уйлыйсыз? Бик дөрес, мин. Шул ук вакытта, кыз бала дип ташлама ясау булмады. Артык кылтаеп китүчеләрне күкрәгеннән тотып селкетергә туры килгән чаклар да булды.

Җир эшкәртү буенча Россия чемпионатының «Трактор-шоу» дисциплинасы пьедесталын «Бөтенроссия кыр көне – 2023» хуҗалары буйсындыра алмады.

Фото: © Дмитрий Сивков

Имтихан... гаражда

Шулай итеп, югары уку йорты тәмамлаган яшь белгеч җир эшенә ир-ат коллективы белән аралашу тәҗрибәсе белән килә. Бу – бик мөһим, чөнки әгәр реаль күнекмәләрең булмаса, диплом белән генә берни исбатлый алмыйсың, ә үзеңне дөрес итеп куя белү осталыгы, әйтик, ашлык җыю комбайнының ургычын дөрес көйләүдән ким түгел.

Авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлагач, кыз туган районына кайта. «Саба» агрохолдингында инженер булып эшли башлый.

Үзеңнең белгеч буларак осталыгыңны күрсәтергә, нидер исбатларга туры килгәне булдымы?

– Әлбәттә, тикшерергә тырыштылар. Алар барысы да күпне күргән, азау ярган кешеләр бит, ә монда ниндидер кыз килгән, ул, әле әлифне таяк дип тә белмидер, мөгаен. Гаражга киләсең, сорау бирә башлаган булалар: менә бу хакта сөйлә әле, монысын әйт әле... Мин бу омтылышларны шундук туктаттым, монда беркемгә дә бернинди имтихан тапшырырга җыенмавымны әйттем. Югары уку йортында профессорларга имтиханнарны бик күп бирдем инде. Эш барышында сораулар туа икән, җавап бирермен. Минем кемлегемне, ниләр белүемне шуннан аңларсыз, дидем.

Ә кинодагы кебек ниндидер һуш китмәле борылыш мизгелләре булмады. Вакыт узу белән үзләренеке итеп кабул иттеләр: үземне эштә дә күрсәттем, һәркем белән уртак тел дә таптым. Ансыз булмый.

Бөртеклеләрне җыеп алу вакытында, район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры буларак, Эльмира Ибәтова кайсы хуҗалыкта һәр төр культурага көн саен ничә комбайн чыгуын белеп тора.

Фото: © Дмитрий Сивков

Билгеле булганча, хезмәтегездә күтәрелгәнсез. Ул вакытта кул астыгызда ничә механизатор иде һәм хәзер ничәү?

– «Саба» ҖЧҖдә ел ярым эшләгәннән соң, миңа Саба районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булырга тәкъдим иттеләр. Баш тартмадым. Эшнең үзенчәлеге хәзер башка. Әгәр элек күбрәк механизаторлар белән элемтәдә булсам – хуҗалыкта алар 50ләп: кемнең нәрсәсе ватылган, нәрсәсе сынган, кемгә нинди детальне гаражга яки турыдан-туры басуга китерергә – шул сораулар белән мөрәҗәгать итәләр иде. Хәзер мин нигездә предприятие инженерлары белән эшлим.

Аңлашыла: элек чәчү әйләнеше булса, хәзер документ әйләнеше башланган. Элекке тормышыгызны сагынмыйсызмы?

– Чыннан да, документларны күп тутырырга туры килә. Һәм элекке тормыш дигәндә, чынлап та, ул вакытта күңеллерәк иде. Ләкин хәзер бурычлар да башка бит. Хәзер, мәсәлән, бөртеклеләрне җыю башланды, кайсы хуҗалыкта көн саен һәр культурада кырда ничә комбайн эшләвен мин белеп торырга тиеш. Күңелсезләнергә вакыт юк.

Әңгәмә ахырында бу эшкә турыдан-туры катнашы булмаган, әмма бирми дә кала алмаган торган сорауны бирәм:

Менә сез сөйкемле, аралашучан, шат күңелле, югары белемле кыз. Андыйларга авылда кияү табу җиңел түгелдер?

Эльмира елмайды, ләкин йөзенең сүрелеп киткәне сизелде.

– Әйе, җиңел түгел…

– Ул чакта Байлар Сабасына тизрәк яшь агроном килүен телим.

Әңгәмәдәшемнең йөзенә кабат нур кунды.

– Әлбәттә, килсен. Ләкин механик булса, яхшырак.

Кытай Zoomlionын «Трактор-шоу» да катнашучыларга бернинди күнегүләрсез, минутында өйрәнергә туры килде. Тик Эльмира Ибәтованың моңа бик исе китмәгән.

Фото: © Дмитрий Сивков

Соңгы сүз

Материалны әзерләгәндә, күңелдә гел Паша Ангелина образы булды. Аларның Эльмира белән икесенең дә кыска чәчле, ихлас елмаючан булулары һәм һөнәри уртаклыкларыннан тыш, тагын бер нәрсә бар. Мәсәлән, сугыштан соңгы елларда бригадир Ангелина җитәкчелегендә бары тик ир-атлар гына эшләгән, аны сүзсез тыңлаганнар, чөнки алар белән уртак тел таба алган, шул ук вакытта аның авызыннан бер генә сүгенү сүзе дә чыкмаган. Кемнедер хәтерләмиме?

Хатын-кызлар трактор хәрәкәтенә пропаганда кампаниясе тәмамлангач, Прасковья Никитичнага югары түрә вазифалары тәкъдим итәләр. Ул баш тарта:

– Җиргә таянырга кирәк. Трактор биек түгел ул, аннан түбән егылмыйсың.

Ул чор өчен зирәк фикер. Хәзер заман башка. Аның да үз геройлары булырга тиеш. Сүз уңаеннан, Казан агроуниверситетының «Транспорт-технология машина һәм комплекслар эксплуатациясе» факультетының кабул итү комиссиясеннән, быел кызлардан инде гаризалар бар, дип хәбәр иттеләр.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Меланома: онкологи Ростовской области рассказали, какие изменения кожи нельзя игнорировать

Онкологи Ростовской области призывают проверить здоровье кишечника

В Казани состоялся концерт Академического ансамбля песни и пляски Росгвардии

Дом-интернат для престарелых и инвалидов в Астрахани получил новое медицинское оборудование


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.