Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Рафаэль Сәхәбиевның таш та куелмаган кабере турында: «Ә бит танылган артист иде»

0 13

ТАССРның халык артисты Рафаэль Сәхәбиевның каберен чүп баскан. Күренекле җырчының туган көне алдыннан – исән булса, 8 июльдә аңа 72 яшь тулган булыр иде – ватсап төркемнәре аша аның чүп баскан кабере фотосы үтте. «Ел саен игътибар итәм – Сәхәбиев каберенә һаман да таш куелмаган. Ә бит танылган артист иде. Кабер ташландык хәлдә. Консерваториягә җиткерәсе иде бу хәбәрне», – дип язылган фото астына.

Күренекле җырчы 2019 елның ноябрендә вафат булган иде. Өч ел ярым вакыт үткән, кабер өстендә җирләгәндә кадап куелган такта әлегәчә тора. «Сахабиев Рафаил Ахат улы 08.07.1951 г. – 29.11.2019 г.» дип язылган калай агач тактага беркетелгән. Калай да шактый тузган.

Әлеге фотоны элеккеге хезмәттәшебез, журналист Гөлшат Ганиева да күргән. «Мирныйдагы татар зиратында ул кабер. Дуслар белән без анда барып йөрибез. Бу юлы баргач, Рафаэль Сәхәбиевның кабер өстен дә булдыра алган кадәр чистарттым. Әмма андагы үләнне кул белән генә чистартып бетерә торган түгел, чалгы кирәк», – диде ул.

«Рафаэль Сәхәбиев кабере янында гына Роберт Миңнуллин кабере дә тора. Аныкы ялт иткән, таш та куелган, чистартылган да», – ди Гөлшат Ганиева.

Үткән ел Роберт Миңнуллин каберенә таш куелу мәрасименә килүчеләр дә янәшәдәге үлән баскан кабергә игътибар иткән иде.

ххх

Күренекле җырчы һәм педагог Рафаэль Сәхәбиевны соңгы юлга Актерлар йортыннан озатуларын яхшы хәтерлим. Хушлашырга аның сәхнәдәшләре, иҗатташ дуслары, кордашлары һәм тамашачысы – совет чорында яшьлеген уздырган өлкән яшьтәге затлы татар интеллигенциясе җыелган иде. Озату чарасын Татарстан мәдәният министрлыгы оештырган. Мәрасимне министр Ирада Әюпова алып барды.

«Рафаэль Сәхәбиев – Советлар Союзы буынының соңгы артистларыннан. Үзара җыелып сөйләшкәндә зарлана башласак, ул теманы шаяру белән җиңеләйтә ала иде. Ул зур масштаблы уникаль шәхес һәм артист иде. Рафаэль Сәхәбиев опера театрында да, драма театрында да уйный алыр иде. Бу хакта Марсель Сәлимҗанов белән дә сөйләшкән булды. Рафаэль Сәхәбиев кебек шәхесләр онытылмый», – дигән иде Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

«Рафаэль Сәхәбиев гаҗәеп кеше иде. Талант иде. Кызганыч, бөтен иҗаты язмаларда калмаган. Бик күп талантлы композиторлар үз әсәрләрен беренче башкаруны Рафаэль Сәхәбиевка ышанып тапшыралар иде», – дигән иде Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин.

Рафаэль Сәхәбиевны соңгы юлга озату мәрасиме.

Фото: ©

ххх

Быел ТР Мәдәният министрлыгы, мәдәният учреждениеләре, муниципаль районнарның башкарма комитетлары, иҗат берлекләре белән берлектә, «Хәтер өмәсе» акциясе игълан иткән иде. Казанда Яңа татар бистәсе зиратында һәм Арча зиратында ул өмәләр узган – татар театры артистлары һәм язучыларның кабер өсләрен җыештырган һәм кабер ташларын сөртеп торган фоторәсемнәр интернет киңлекләрендә бар. «Хәтер өмәсе» Мирный зиратына килеп җитә алганмы, анда Министрлыкның бөтен мәдәният учреждениеләре катнашканмы – монысы билгесез.

Редакция әлеге сорау буенча ТР Мәдәният министрлыгына, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә һәм Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына мөрәҗәгать итте.

Театр җавабы

«Туганнарының театрга мөрәҗәгате булмады. Алардан башка без ни дә булса эшли алмыйбыз», – дип җавап бирде театрның матбугат үзәге. Театр «Хәтер өмәсе» акциясе кысаларында зиратларны чистартырга да бара алмаган икән, чөнки ул көнне театрда спектакль булган. Матбугат үзәге шулай дип җавап бирде.

Консерватория җавабы

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе рәсми запрос җибәрүебезне сорады. Без аны җибәрдек. Аларның җавабы соңрак булачак.

Министрлык җавабы

«Рафаэль Сәхәбиев каберенә таш кую буенча эш бара, ташның проектлары да эшләнә. Улы да борчылып йөри. Әмма андый һәйкәл-ташны гаилә үзе дә, ниндидер бюджет оешмасы гына да куя алмый, чөнки мәшһүр кешеләр өчен каберташлар еш очракта чын сәнгать әсәре була, һәм алар кыйммәт тора. Әлегә финанс чыганаклары эзлибез», – диде ТР Мәдәният министрлыгының җаваплы бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов.

Кызганыч, республикада шәхесләребезнең истәлеген мәңгеләштерү максатлары өчен аерым программалар, акча чыганаклары каралмаган. Шунлыктан Мәдәният министрлыгы һәр очрак өчен акча эзли, йә булмаса, Татарстан Республикасы Рәисенә мөрәҗәгать итә. Кайбер очракларда туганнар үзләренең яки мәрхүмнең статусына таянып, финанс чыганаклары табарга мөмкин. Кыскасы, һәр очрак индивидуаль хәл ителә.

Әлбәттә, «Ә гаилә?» дигән сорау туачак. Сораштым. Рафаэль Сәхабиевның 2 гаиләдә 3 баласы, оныклары бар. Хатыннары һәм балалары исән-сау, диделәр аларны белгән кешеләр. Ике гаилә бер-берсенә ышанып ятадыр, бәлки...

Язучы, артист һәм журналист Алмаз Хәмзинга да шалтыраттым. Чөнки якташлар, дуслар икәнен белә идем. Алмаз абый хәбәрдән югалып калды. «Минем дә барганым юк бит… – диде ул, дәшми торганнан соң. – Гаиләләре дә карамаганмы икәнни? Театр да карамаган инде алайса… Кеше кадере юк заман. Үлгәннәрнең дә, исәннәрнең дә кадере юк», – диде ул.

  • Рафаэль Сәхабиев 1951 елның 8 июлендә ТАССРның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. 1976 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1976 елдан – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1997 елдан Казан консерваториясенең опера классында эшли.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике

Заключительные матчи сезона РПЛ: где и когда смотреть

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

На частоте гармонии: Чебоксары и Новочебоксарск включают Relax FM


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.