Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«III Яңа татар җыры» бәйгесе яки 2 млн сумны кемнәр бүлеште?

0 71

Ваһапов исемендәге татар мәдәниятен үстерү фонды директоры, бәйгенең генераль продюсеры Рифат Фәттахов быел «III Яңа татар җыры» бәйгесенә 200 җыр килеп ирешкәнен белдерде. Шуларның жюри тарафыннан сайланып алынган уналтысын танылган җырчылар гала-концертта башкарды. Сәхнәдән шулай ук алдагы елларда җиңгән һәм хитка әверелгән җырлар да яңгырады.

«Шундый матур концерт. Әйдә, озак сөйләп тормыйк»

Рифат Фәттахов үз чыгышын сөенечле яңалыктан – озын сүзләр булмаячак, дип башлады. Аңа Татарстан Дәүләт Советы рәисе Марат Әхмәтов: «Шундый матур концерт. Әйдә, озак сөйләп тормыйк инде», – дигән. Рифат Фәттаховның хатыны да шушы ук киңәшне биргән. Чыннан да, ялкынлы сүзләргә караганда, матур җырлар тыңлап утыруы рәхәтрәк. Матур кичә өч сәгатькә якын барды, ялыктырмады.

Рифат Фәттахов

Фото: © Салават Камалетдинов

«Быел бәйгегә 200ләп җыр килде. Бу инде күңелдә горурлык та, сөенү дә, өмет тә уята. Димәк, татарның иҗат чишмәсе, иҗади башлангычы исән-сау. Мин шушы җырларны иләктән үткәргән, чын күңелдән якын килеп тикшергән жюри әгъзаларына рәхмәтемне белдерәм», – диде Рифат Фәттахов үзенең кыска чыгышында.

Рифат Фәттахов та, алып баручылар да Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәтләр ирештерде. Бәйгене 2 млн сум күләмендәге призлар фонды белән тәэмин итәргә булышкан оешмаларга кат-кат рәхмәт әйтү табигый инде.

«III Яңа татар җыры» бәйгесе гала-концертын алдагы елларда җиңгән һәм хитка әверелгән «Эзлим сине» җыры белән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов ачып җибәрде. Җыр Алисә Хисмәтуллина сүзләренә һәм Радик Шәрәфиев көенә иҗат ителгән.

Айдар Галимов

Фото: © Салават Камалетдинов

Айдар Галимовтан соң сәхнәгә Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина чыкты. Ул махсус премия белән бүләкләнгән «Балам - багалмам» җырын башкарды. Җырның сүзләрен һәм көен Рәсимә Гарифуллина язган. Авторга премия күләме - 50 мең сум.

Башта махсус премия белән бүләкләнгән җырлар яңгырады. Айгөл Бариева Рәфис Гаптелганиев көенә һәм сүзләренә иҗат ителгән «Сагынулар көчәя тагын да» җырын башкарды. Рисәнә Мостафина «Кайлардан алыйм түзем?» җырын җырлады. Авторлары - Дилә Булгакова һәм Роза Якупова. «Казан егетләре» төркеме тамашачыга Айдар Әгъләмовның «Көтә сине йөрәгем» җырын җиткерде. Авторларга премия күләме һәр җыр өчен 50 мең сум.

«Иң яхшы балалар җыры» номинациясендә беренче урынны һәм 150 мең сум премияне «Бишек җыры» өчен Рәмис Аймәт белән Айгөл Софийская алды. Икенче урынны һәм 100 мең сум премияне «Туган җирем» җыры өчен Лилия Гыйбадуллина белән Гөлназ Закирова алды. Өченче урынга һәм 75 мең сум премиягә «Ташбака җыры» лаек булды. Авторлары - Люция Әблиева һәм Эльвира Нигъмәтуллина.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Быелгы бәйгедә яңа патриотик җырларны барлау максатыннан «Ил дәшкән чагында» дип аталган номинация кертелгән. Ике җыр беренче урынны һәм 200 мең сум премияне бүлеште. Аларның ияләре - «Ил дәшкән чагында» җырының авторлары Алсинә Сәләхова һәм Азат Хәлимов, «Язлар быел сары түгел» җырының авторлары Рәфкәт Шаһиев һәм Марат Галимов.

«Буыннан-буынга» номинациясендә ике җыр җиңде. «Гозер» җыры авторлары – Ринат Мөслимов һәм Мәсгут Имашев. «Авылым» җыры авторлары – Рүзәл Минһаҗев һәм Илвир Габдрахманов. Аларга һәр җыр өчен 50 мең сум премия бирелде.

Номинацияләр бәяләнеп беткәч, бәйгенең төп урыннарына күчтеләр.

Өченче урынга ике җыр лаек булды. Алар – Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләренә һәм Инсаф Хәбибуллин көенә язылган «Казаным» җыры, Гөлсимә Зиннәтуллина сүзләренә һәм Рәис Ханнанов көенә язылган «Кайтыр юлым бар» җыры. Авторлар 100 мең сум премия белән бүләкләнде.

Иркә

Фото: © Салават Камалетдинов

Икенче урынны да ике җыр бүлеште. Беренчесе  – Хәйдәр Әхмәтшин сүзләренә һәм Равил Хисмәтуллин көенә иҗат ителгән «Сириннәр» җыры. Аны Артур Шөгаепов башкарды. Икенчесе – Фәридә Галиәхмәтова сүзләренә һәм Чулпан Зиннәтуллина көенә язылган «Мин синең кыргый гөлең» җыры. Җырны Татарстанның атказанган артисты Иркә башкарды. Авторлар 150 мең сум премия белән бүләкләнде.

«Безгә җырлап үлемгә барырга язмасын, ә җырлап яшәргә язсын»

«III Яңа татар җыры» бәйгесенең абсолют җиңүчесен игълан итәргә сәхнәгә жюри рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев менде.

«Мин шаккатып та, сокланып та утырам, нәкъ сезнең шикелле. Бу инде өченче «Яңа татар җыры» бәйрәме. Мин бу бәйгенең беренчесендә дә, икенчесендә дә жюри рәисе булдым. Инде менә өченчесендә дә карап утырам. Алар һәммәсе матур, ләкин монысы – иң уңышлысы һәм иң матуры.

Бу залга керер алдыннан миннән: «Татар җырына ничә яшь икән? Аның беренчесе кайчан язылды икән?» – дип сорап куйдылар. Мин аптырап калдым, аңа җавап таба алмадым. Беренче татар китабы моннан 401 ел элек, 1622 елда Лейпцигта басылган. Россиядә беренче татар китабы моннан 300 ел элек Әстерханда басылган. Беренче басма Коръән китабы 220 ел элек Казанда нәшер ителгән. Аларны беләм, әмма беренче татар җырын кайчан язылганын белмим. Аны сез дә белмисездер, чөнки аның гомере искиткеч зур. Минем уемча, беренче татар җыры бишек җыры булгандыр, чөнки кеше өчен иң газизе – ул аның баласы. Татар үзенең шатлыгын да, кайгысын да җыр белән бүлешкән, хәтта Җәлилчеләр үлемгә, балта астына да җырлап барган. Иң зур теләгем шул: безгә җырлап үлемгә барырга язмасын, ә җырлап яшәргә язсын иде.

Бәйгедә беренче урын алган җыр «Бетмәбез» дип атала. Әгәр без «Бетмәбез»дип яшибез икән, беркайчан да бетмәбез», – диде Разил Вәлиев.

Сулдан уңга: Рафис Корбан, Разил Вәлиев, Илгиз Закиров

Фото: © Салават Камалетдинов

«III Яңа татар җыры» бәйгесендә 1нче урын яулаган «Бетмибез» җыры Рафис Корбан сүзләренә һәм Илгиз Закиров көенә язылган. Җырны Рөстәм Насыйбуллин башкарды. Иҗатчылар 200 мең сум премия белән бүләкләнде.

Хөкемдарлар кемнәр?

Быелгы бәйгенең хөкемдарлары белән дә таныштырып үтик:

  • Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре - жюри рәисе;
  • Резедә Ахиярова, Татарстанның халык артисты, композитор;
  • Зөһрә Шәрифуллина, Татарстанның халык артисты;
  • Миләүшә Тәминдарова, Татарстанның халык артисты;
  • Риф Гатауллин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор;
  • Рәфис Хөснетдинов, җырчы, композитор;
  • Фәридә Төхвәтуллина, «ТНВ» телерадиокомпаниясе әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире;
  • Айгөл Зәйдуллина, музыкант, продюсер;
  • Рөстәм Сәрвәров, «Аксу» компаниясе генераль директоры, композитор, продюсер;
  • Рифат Фәттахов, Рәшит Ваһапов фонды директоры, «Яңа татар җыры» бәйгесенең генераль продюсеры.

«Җырның хит буласын вакыт күрсәтә»

Тәнәфестә продюсер Җәүдәт Гыйльмановны очраттым. Ул – күп кенә җырчылардан «йолдыз» ясаган шәхес. Продюсер үзенең бу бәйгегә катнашы булмавын, тамашачы буларак килгәнен әйтте. Мин аннан: «Хитка әверелерлек җырларны күрдегезме?» – дип сорадым.

Җәүдәт Гыйльманов

Фото: © архив: Рамил Гали

Җырның хит буласын вакыт күрсәтә. Бер биш елдан күрербез, – диде Җәүдәт Гыйльманов. – Аны беренче тыңлауда гына халык яратырмы, юкмы икәнен аңлап булмый. Аннары башкаручыдан да күп әйбер тора. Кайвакыт, күп еллар элек чыгып, яңа җырчы кулына күчкәннән соң гына танылып киткән хитлар була. Шәхсән үземә концерт ошады, әйбәт җырлар күп булды. Кайсы хит булып китәсен вакыт күрсәтер.

«Авторларга бәйгедә катнашудан куркып каласы юк»

Сәхнәдән алдагы елларда җиңгән һәм хитка әверелгән җырлар да яңгырады, дип мәкалә башында язган идем. Шуларның берсе – 2022 елгы «Яңа татар җыры»нда махсус премиягә лаек булган «Бер җылы сүз» җыры. Ул Алисә Хисмәтуллина көенә һәм Радик Шәрәфиев сүзләренә иҗат ителгән. Җырны Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов башкарды. Сүз уңаеннан, аның быелгы концертлары шушы хит исеме белән бара.

Гала-концерттан соң Раязның үзе белән сөйләшеп алдым.

Раяз Фасыйхов

Фото: © Салават Камалетдинов

Концерт бик матур, саллы оештырылган, күп көч кертелгән, – диде Раяз Фасыйхов. – Куелышы да, сәхнә бизәлеше дә, бик саллы, җитди килгән. «Яңа татар җыры» проекты үз тамашачысын тапкан. Мин анда бәйрәм кичәсенә эләккән кебек булдым.

Татар җырын, сәнгатен үстерергә булышкан бөтен проектлар да кирәк. Мондый бәйгеләр алга таба да дәвам итсен иде. Алар җырчыларга да әйбәт, чөнки оештыручылар белән элемтәгә кереп, әйбәт җырларны үз репертуарларына кертеп җибәрә ала. Мәсәлән, миңа ул җырны берсүзсез репертуарыма алырга мөмкинлек бирделәр. Авторларга премия белән иҗат итәргә мотивация ясасалар, җырчыларга яңа әйбәт җыр сайлап алу мөмкинлеге туа. Җырчылар күп булгач, әйбәт җыр юнәлтүе дә җиңел түгел. Бәйгене оештыручылар килгән җырларны төрле интернет мәйданчыкларга урнаштыра. Аларны тыңлап, үзеңә сайлап алу мәсьәләсен сөйләшергә була.

Бәйгене оештыручылар җырны үзләренә алып кала икән дип, авторларга бәйгедә катнашудан куркып каласы юк, чөнки анда килгән иҗат җимеше сандыкта ятмый, ә киләчәктә җырланачак. Мин башкарган «Бер җылы сүз» - шуның дәлиле. Аннары «Балалар җыры» номинациясендә кызым «Багана балалары»н җырлаган иде. Хәзер без аны үз концертларыбызга керттек. Шуңа күрә бу проектның әһәмияте зур.

«Бер җылы сүз» җырын Рифат Фәттахов миңа үзе тәкъдим иткән иде. Ул миңа ошады да, җырларга булдым. Аны халык та бик җылы кабул итте. Ул җыр буенча бик матур сүзләр әйтәләр. Әле киләчәктә дә бу проект белән хезмәттәшлек итербез, дип ышанып калам.

Гала-концертта күп кенә шагыйрьләр, композиторлар белән күрештем. Минем өчен бу да әһәмиятле. Анда бик күп әйбәт җырлар ишеттек. Һәр җырчыга үзенә сайлап алырлык җыр булды. Киләчәктә аларга яңа аранжировка ясап, бүтән төрле итеп җырлау мөмкинчелеге бар. Бу да бик матур күренеш.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Северной столице разыграли путевки на юбилейный Кубок России по фитнес-аэробике

XV Русская Музыкальная Премия телеканала РУ.ТВ пройдет 21 мая

Влюбиться в Россию заново: на ТНТ выходит новый сезон шоу «Кто куда» с Лео Канделаки и Анжеликой Стубайло

Почти каждый второй опрошенный россиянин хочет поехать один за границу


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.