Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Блогер Резеда Миңнегулова: «Төркиядә кәфенлек эзләрмен дип уйга да килмәгән иде»

0 43

Төркиядә җир тетрәү нәтиҗәсендә 16 меңнән артык кеше һәлак булган, 64 мең кеше тән җәрәхәтләре алган. Бу – рәсми теркәлгән саннар, корбаннар саны көн саен арта бара.

Җир тетрәүдән каза күрүчеләргә ярдәм итүчеләр арасында безнең татар кызлары да бар. Кышны уздырыр өчен Төркиягә киткән кызлар бүген актив рәвештә төрек кардәшләребезгә ярдәм күрсәтә.

«Иртәм «Сез исәнме?» дигән хәбәрдән башланды»

– Төркиядә безнең режим бөтенләй башка. Соң ятып, соң торабыз, – ди гаиләсе белән Анталиядә кышларын уздыручы блогер Резеда Миңнегулова. – Иртән китүгә, телефонымны кулга алсам, «Резеда, сезнең бар да әйбәтме?», «Сез исән-саулармы?», дигән хәбәрләр белән тулган. Башта аптырадым, нәрсә булган, минәйтәм. Шуннан соң Төркиядә җир тетрәгән дигән видеолар килә башлады. Анталиядә бу сизелмәде.

«Төркиядә җир тетрәгән» дигән хәбәр таралса да, беренче көнне моның глобальлеген без генә түгел, Төркиядә яшәүчеләр дә аңлап бетермәгән. Югалтулар саны арта барган саен гына бәла-казаның нинди тирән кайгы икәненә төшенде халык.

Резеда Миңнегулова да икенче көнне – хәршбәләр астыннан чыгарылган балаларны күргәч, бернәрсәсез урамда калган кешеләргә булышырга кирәклеген аңышкан.

– Иң башта шул зыян күргән шәһәрләргә барырга кирәк дип уйладым. Соңрак ярдәм җыя башласам, яхшырак булыр дигән фикергә килдем. Язылучыларым, таныш блогерлар ярдәме белән тиз арада 350 мең сум акча җыелды. Дөресен генә әйткәндә, кыска гына вакытта шул кадәр акча җыелыр дип уйламаган да идем.

«Башта исәннәргә ярдәм җыйдык, хәзер – үлгәннәргә»

Ярдәм җыя башлауга, Резеда Анталиядәге блогерларның аккаунтларын карый башлый һәм алар тәкъдим иткән волонтерлар белән элемтәгә керә. 

– Подписчикларым да Төркиядәге волонтерларын җибәрде, алар белән дә күрешеп, махсус список буенча кирәк-яраклар алып, зыян күргән шәһәрләргә җибәрдек, – ди Резеда.

Беренче кирәк-яраклар – фонарьлар, җылыткычлар, кием-салым, азык-төлек була.

– Монда үзе бер хәйрия дөньясы. Якташлар, милләттәшләр белән берләшеп, кайда ни кирәк, шуларны табып җибәрдек. Бер төрек егете белән таныштым. Ул хәзер Искәндерүн дигән шәһәрдә җимерекләрне аралау эшләрендә катнаша. Кирәк-яракларның яңа исемлеген җибәрде. Бүген иң кирәк әйбер – кәфенлек. Мәетләрне пакет, келәмнәргә төргәннәр. Алай җирләргә ярамый, мөселман бит алар. Шуңа бүген кәфенлек эзләү белән мәшгульбез.

Икенче бик кирәк әйбер – бензин. Зыян күргән шәһәрләрдә бензин юк, диделәр. Ул машиналарга гына түгел, җылыткычларга да күп тотыла.

Хәзер могҗиза белән исән калучыларны Анталия, Аланиягә алып килделәр. Аларның күбесе бер кат йокы күлмәгеннән. Дөрес, кунакханәдә бүлмә биреп, тамакларын кайгырттылар-кайгыртуын. Әмма кием-салым, гигиена әйберләре – йорт-җирсез, ялан өс калучылар өчен шулай ук бик тә мөһим, – дип сөйләде блогер.

Резеда Миңнегулова төрек халкының менталитетына шаккаттан.

– Товарга ихтыяҗ артты дип, бер әйбернең дә бәясе күтәрелмәде. Халык ярдәмчел монда. Бер көнне кибеттән ике арба кирәк-ярак җыеп, такси чакырттык. Ул безгә аларны тутырышты, бушатырга ярдәм итте һәм «Безнең ватандашларга ярдәм итәсез», - дип, бер тиен дә акча алмады.

Төрекләр генә түгел, барлык мөселманнар Төркиягә килгән бәла-казаны үзенеке итеп кабул итә.

– Шулай да кеше кайгысында баеп калырга теләүчеләр дә бар, - ди Резеда. – Үземә дә «Безгә акча җибәрегез» дип яздылар. Җыелган әйберләрне урлау очраклары да бар. Эре супермаркетларны талау очраклары да ешайды. Туры эфирларда «Бездә бернинди дә җир тетрәү юк, бар да әйбәт», дип җырлый-көлә сөйләүчеләр дә бар.

Безнең якташлар турында да әйтәсе килә. Зыян күргән шәһәрләргә булышырга волонтерлар кирәк дип язылган хәбәрләрдән соң, «Анда барсам, миңа нәрсә була?» – дип үз кесәсен кайгыртучылар да бар. Харәбәләр астыннан балаларны коткару өчен акча сорыйлар. Төркия сине кабул иткән, син шунда яшисең һәм аннан акча сорыйсың. Минемчә, бу кешелексезлек, – ди Резеда, ачынып.

«Йорт-җирсез калучыга җәйге аяк киеме кирәкми»

Резеда фикеренчә, ярдәм итү теләге булса, иң яхшысы – акча җибәрү. Чөнки кирәк-яраклар үзгәреп тора. Фаҗигадән соң шактый вакыт узды, инде хәзер кешеләрне исән килеш табу могҗизага тиң.

– Төркиянең рәсми МЧС фонды бар. Ул Төркиядә берәү генә. Акчаны шунда күчерергә була. Әле бер төрек блогерыннан күрдем – ярты машина җәйге аяк киеме китергәннәр. Бу суыкта йортсыз-җирсез кешегә җәйге аяк киеме кирәкми.

Акча килеп тора, без тиз арада кирәк-ярак ала торабыз. Бүген генә 150 мең сум акча тотылды. 70 меңгә генератор алдык, кәфенлек һәм бензинга тагын 40 мең сум сарыф иттек, шуларга өстәп, ашамлыклар, кием-салып та җыйдык. Хәзерге вакытта отельләргә урнашкан кешеләргә ярдәм җыеп йөрибез.

Күп тә үтмәде, Резеда кабат элемтәгә кереп, ритуаль хезмәт күрсәтүче оешмага килеп, кәфенлекләр алуы турында хәбәр итте.

– Мин кечкенәдән ярдәм итәргә яраттым. Балачакта хайваннарны коткаручы ветеринар булырга теләдем, Азнакайда әби-бабайларга ярдәм иттем. Төркиягә кыш чыгарга килүем дә юкка гына түгел ахры. Мин Россия, татарлар һәм мөселманнар арасыннан бер вәкил кебек, - диде Резеда Миңнегулова «Интертат»ка.

«Никахка җыелган пледларны Төркиягә җибәрдем»

Кариев театры актрисасы, блогер Рузанна Хәбибуллина да Төркия кичергән табигый бәла-казага битараф кала алмаган.

– Мин эшкә барам-кайтам, бала үстерәм, яңалыклар укымыйм. Ләкин Төркия фаҗигасен ишетмәгән кеше калмагандыр. Беренче көнне үк ярдәм итәсем килде, тик ничек икәнен белмәдем. Кичә Казанда ярдәм җыю пунктлары барлыгын белдем, – ди ул.

Рузанна һәм Илназ Хәбибуллиннар тиз арада Төркиягә җибәрәсе әйберләр барлый башлый. Кышкы куртка, пәлтәләр, хәтта никахка бүләк ителгән пледлар да тиздән Төркиягә китеп, югалтудан һәм салкыннан күшеккән җаннарны җылытачак.

– Төркиянең Казандагы консуллыгына әйберләр тапшырып кайтып киләм, - диде Рузанна мин шалтыратканда. – Анда яңа һәм яхшы хәлдәге киемнәр кабул итәләр. Өс киемнәре генә түгел, аз киелгән шапка-шарфлар да илттем. Ике тартма кирәк-яракны машинадан алып керештеләр. Бүген бер фура ярдәм инде Төркиягә кузгалган. Халык күп, бу хәлләр берәүне дә битараф калдырмаган. Шунысы бар, күпләр өр-яңа киемнәр алып китергән. Минемчә, хәзер инде акча җибәрү кулайрак.

Икенче кышын Төркиядә чыгучы Чулпан Гарипова да зыян күрүчеләргә ярдәм җыюда актив. Мин шалтыратканда ул: «Машинада консерв банкасы кебек барабыз, җыелган акчага бик күп әйберләр алдык. Салон да тулды, багажник та тулды, сөйләшә алмыйм», - диде.

Соңрак, элемтәгә чыгып, Анталиядәге гуманитар ярдәм җыю үзәгенә кирәк-яракларны илтеп кайтуын әйтте. 

– Акча җыярмын дигән уй килгәнче үк, миңа Татарстан халкы шундый гозер белән яза башлады. Дөресен әйткәндә, акча җыю – минем язылучылар инициативасы. Бүген 63 мең акча җыелды. Шуңа 18 куртка, 40 данә җылы кофта, яшүсмерләргә 20 свитшот, 12 кечкенә бала комплекты, намаз киемнәре, әбиләргә бәйләнгән җылы кофталар, башка кирәк-яраклар һәм шулай ук рулонлы кәфенлекләр алдык. Бер рулон биш кешегә җитә диделәр. Кәфенлеккә кытлык, монда, көчкә таптык, одеаллар күптән юк, - диде Чулпан Гарипова.

Аның сүзләренчә, бүген Төркиягә иң кирәкле әйберләр ул – кәфенлек һәм олылар өчен 5,6 размерлы памперслар.

– Акча килү дәвам итә. Иртәгә алынган әйберләрне Татарстан дип язылган байрак белән тапшырачакбыз. Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаларын миңа якшәмбегә кадәр күчерә ала, - диде ул.

Төркиядә җир тетрәүдән зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен реквизитлар:

89503119902 Чулпан Гарипова Сбербанк

89172263517 Илнар Миннигулов Сбербанк





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Меланома: онкологи Ростовской области рассказали, какие изменения кожи нельзя игнорировать

Финальный аккорд на Волге: ансамбль Росгвардии завершил юбилейное турне в Ярославле

Кремль анонсировал рейсы МС-21 на маршрут Москва-Петербург

Дом-интернат для престарелых и инвалидов в Астрахани получил новое медицинское оборудование


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.