Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Кем көрәшми, шуны к.т.нә тибә-тибә куачакбыз» – «Манзара» премиясеннән нәрсә көтәргә?

0 53

Данлыклы совет фильмындагы «һәр елны 31 декабрьдә без дуслар белән мунчага барабыз» дигән сүзләрне үзгәртеп, «һәр елны гыйнвар башында без дуслар белән «Манзара»га барабыз» дип әйтеп була хәзер.

Журналист Айдар Шәймәрдановның хыялы һәм тырышлыгы белән каты җирдә ныклы тамыр җибәргән тамаша быел 14 гыйнвар көнне Казанның «Ак Барс» көрәш сараенда узачак. Машина буламы? Салават киләме? Күпме акча бирәләр? «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шушы һәм башка сорауларга җавап бирделәр.

 

Фото: © Рамил Гали

«Кем дә кем көрәшми, аны к..нә тибә-тибә куачакбыз»

«Безнең «Манзара»ны тамаша итеп, татар көрәшенә игътибарны арттырасыбыз килә», – дип башлады сүзен ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов. Көрәшкә багышланган матбугат конференцияләрендә Хәлил Хәмитович булмый калмый. Һәм ул һәр очрашу саен берничә фикерен кабатлый: көрәшкә тамашачыны хоккей һәм футболдагы кебек күп итеп җыярга кирәк, журналистлардан көрәшкә игътибар җитми һәм сөйләшеп көрәшү булмаска тиеш. Башка очрашуларда тагын бер базага әйләнгән «хатын-кызлар көрәшенә ничек карыйсыз?» дигән сорауга әйтелгән җавабы да шул фикерләр тезмәсенә кереп китә. Бу юлы ул сораусыз гына булды, шөкер.

«Сөйләшеп көрәшү» дигәненә менә бер укуда аңлашыла торган итеп әйтте Хәлил Шәйхетдинов. Ул сүзләрдән соң да сөйләшеп көрәшүчеләр булса, оятларыннан кая барырлар.

 

Фото: © Рамил Гали

Башланыр алдыннан бөтен көрәшчеләрне раздевалкада җыеп әйтәчәкмен. Кем дә кем көрәшми, «Ак Барс» көрәш сараеннан к..нә тибә-тибә, мөмкин булганча ераккарак куачакбыз. Чакырганда ук: «Алыш-билеш булса, килеп йөрмәгез. Безнең чын көрәш карыйсы килә», – дидек.

Бу – нибары 1,5-2 сәгатьлек тамаша. Монда кискен, мавыктыргыч очрашулар кирәк. Әгәр дә алар татар көрәшенә игътибар булсын дисәләр, үзләре дә матур, гадел көрәш күрсәтергә тиеш. Тамашачы күбрәк килсен, сез язсын, акчалата приз зуррак булсын өчен, алар да тырышырга, бар нәрсәнең бездән генә түгел, алардан да торуын аңларга тиеш. Күпләр моны аңлый. Аңлап җиткермәгәннәрен тагын бер кисәтәбез. Кайбер көрәшчеләр үзенең көндәшенә җиңеләсен белә. Әмма бу бәйгедә сөйләшү, бирешү булмаячак, – диде Хәлил Хәмитович.

«Шәһри Казан» журналисты Фәрит Салиховның: «Узган «Манзара»да ике көрәшче хәлиткеч көрәшкә чыгудан баш тартты. Быел шундый хәл булмасын өчен берәр нәрсә эшләргә җыенмыйсызмы? Бәлки, ул көрәшчене бөтенләй призсыз калдырыргадыр?» – дигән сорау-тәкъдименә җавап итеп әйтте ул бу сүзләрне.

 

Фото: © Рамил Гали

Ике көрәшченең хәлиткеч көрәшкә чыгудан баш тартулары дип, Фәрит Салихов 2021 елгы җәйге «Манзара»да Муса Галләмов белән Булат Мусинның абсолют батырга көрәшмәүләрен күздә тотты булса кирәк. Аягы авыртуны сәбәп итеп, Муса көрәшкә чыгудан баш тарткан иде. Ул чакта Хәлил Хәмитович сәхнәгә чыгып басып, кулына микрофонны алды да, бөтен көрәшчеләрнең, шул исәптән Мусаның да тетмәсен тетте.

  • Хәлил Шәйхетдинов Муса Галләмовны орыша: «Без көрәшкәндә баш та, к.т тә авыртмады!»

Без «аяк авырта», «бот авырта», «бу төш, теге төш авырта» дип көрәшмәдек. Аяк та катмады, мускул да катмады – соңгы сулышыбызга кадәр келәмдә көрәштек. Моннан соң сүз шул, Муса, сиңа да кагыла, башкаларга да кагыла, чыгасыз икән, димәк, көрәшәсез. Яки кереп тә тормагыз. Мускулларыгыз, башка җирләрегез катса, башка кермәскә кирәк. Моны күргән тамашачы бүтән килми монда, кул селтәп кайтып китә. Мин дә шулай ук. Без көрәшкән вакытта аяк та авыртмады, бот та авыртмады, баш та авыртмады, к... тә. Спектакль ясап монда... – дип әйткән иде.

 

Фото: © Хәлил Шәйхетдиновның социаль челтәреннән алынды

Шуңа күрә, кем дә кем үзара сөйләшеп көрәшергә уйласа, нинди сүзләр ишетәсегезне белеп керегез инде.

Мусасыз «Манзара»

«Манзара» – елдан-ел үзгәреп тора торган тамаша булуы белән кызык. Бер елны көрәшчеләрне циркны тутырырдай итеп, күпләп чакырганнар иде. Бер елны сумоистлар халыкның ушын алды. Тагын бер елны ике үлчәү авырлыгында абсолют батырны ачыкладылар. Артистлар да көрәште, Айдар Шәймәрданов үзе дә көрәште әле бер елны.

Айдар Шәймәрданов белән Илшат Идиатов реваншы булырмы, дип тә кызыксындылар журналистлар. Айдар, үзе дә журналист буларак, бик аптырап тормады. «Мин һәрвакытта да әзер. Миңа кем белән көрәшү дә мөһим түгел. Павлик булса да, Раил булса да, дигәндәй. Көрәшү турында сүз бара бит, җиңү турында бармый», – диде, елмаеп.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина, архивтан.

Ел саен ниндидер кызык уйлап табалар, кыскасы. Быел менә төп үлчәү авырлыгы – 130 кг кадәр. Җәмгысе 14 баһадир көрәшче традицион чемпион билбавы һәм 100 мең күләмендә акча өчен көрәшәчәк.

Алар – Лаештан Радик Сәлахов һәм Руслан Газизуллин, Теләчедән Раил Нургалиев, Казаннан Булат Мусин, Яр Чаллыдан Ранис Гыйләҗетдинов һәм Элдар Хәмитов, Балтачтан Рәдис Сәмигуллин һәм Руслан Рафиков, Кукмарадан Ринат Дәүләтшин, Удмуртиядән Илдар Шабаев, Питрәчтән Алмаз Галиуллин, Сабадан Делюс Закиров, Минзәләдән Ришат Гайнетдинов.

Ундүртенчесе – Лаеш өчен көрәшүче Муса Галләмов килергә тиеш булган. «Муса авырып киткән. Көрәшмим, дип, бүген хәбәр бирде», – диде Хәлил Шәйхетдинов. Ә бәлки, әле көрәшер дә. Көрәшсә дә, Хәлил Хәмитовичның сүзләрен истә тотып көрәшер Муса. Кыскасы, төгәл кемнәр көрәшәсе һәм кемнең кемгә эләгәсе урында гына билгеле булачак.

Хәлил Хәмитович тагын бер интрига тудырды. Шушы санап киткән көрәшчеләрнең берсе җиңсә, бүтән аягын да атламаячагын белдерде. Үзе көлсә дә, сүзләре җитди яңгырады.

Миңа «бер көрәшче җиңә ала» дип әйттеләр. Тик ул җиңәргә тиеш түгел. Чөнки аннан да көчлерәкләр бар. Әгәр дә ул җиңә икән, димәк, без Айдар белән начар эшлибез. Ул җиңә икән – все, бетте. Мин аннары монда бүтән килмим, аягымны да атламаячакмын, – диде. Кем икәнен генә әйтмәде.

«Көрәшчеләргә барган җиренә туры барып, туры гына кайтасы була»

Ничә тапкыр кабатласам да жәл түгел – «Манзара» көрәшкә шоу алып килде. Аның иганәчеләрне җәлеп итеп, шул акчага махсус ике көрәшчене көрәштерүе дә – шуның мисалы. Ул бит – дөньякүләм дәрәҗәдә кулланыла торган алым.

Бу елны иганәчеләр бүләге өчен үзе Теләченеке булган, үзе Лаеш өчен көрәшүче Ранис Галимуллин һәм Балык Бистәсендә туып, Казанда көрәшүче Илмир Төхвәтуллин бил алышачак. Минемчә, бу ике егет келәмнең кирәген бирәчәк. Чөнки Илмир Төхвәтуллин – соңгы елларда 90 кг да матур һәм чиста көрәш күрсәтүче көчле көрәшчеләрнең берсе. Ранис Галимуллин да бөтен «топ» көрәшчеләрне үзенә җыйган Лаеш командасында әзерләнеп, Татарстан һәм Россияне отты.

Егетләрнең әле бер дә көрәшеп караганы юк икән. Ничә сумга көрәшәселәрен дә әлегә әйтмәделәр.

Безнең Илмир белән бер тапкыр да көрәшкән юк. Инде күптән көрәшеп карыйсы килә иде. Илмир – хәзерге вакытта 90 кг да иң көчле көрәшчеләрнең берсе. Безне чакырганыгыз өчен зур рәхмәт, – диде Ранис.

 

Фото: © Рамил Гали

Көрәшчеләргә үзләрен таныту буенча да сүз чыкты. Айдар Шәймәрданов шул уңайдан көрәшчеләргә мөрәҗәгать итте: «Мин һәм Хәлил Хәмитович кына сезне күтәреп йөри алмыйбыз, сезгә үзегезгә дә эшләргә кирәк. Ни өчен артистларны беләләр? Чөнки алар үзләрен күрсәтәләр. Без генә пиар машина буларак эшли алмыйбыз», – диде.

Ранистан да: «Син үзеңне таныту өчен берәр нәрсә эшлисеңме? Социаль челтәрләр алып барасыңмы? Җырлыйсыңмы?» – дип сорадылар.

Танылу буенча алай эшләгәнем юк. Көрәшәбез, эшлибез. Әйбәтләп көрәшсәң, һәр җирдә дә таный башлыйлар. Кая гына барсам да: «Син Теләче егете бит әле», – диләр. Лаеш өчен көрәшсәм дә, бөтенесе Теләчедән дип белә, – диде Ранис.

Хәлил Хәмитович: «Татар көрәше белән шөгыльләнгән спортчылар бик данлыклы булалар. Көрәшчеләргә барган җиренә туры барып, вакытында туры гына кайтасы була инде. Бөтен җирдә күрәләр, таныйлар», – дип, әллә төрттереп, әллә кисәтеп әйтеп куйды.

Юмарт «Манзара»

«Манзара» – гомумән бик юмарт бәйге ул. Килеп, беренче әйләнештә үк җиңелгән өчен әле кайчан һәм кем акча бирә? Монда менә бирәләр. Бик көчле көндәш эләгеп, сына-сына көрәшмәсәң дә була, чөнки «кэш» дигән кирәкле бонус белән кайтып китәсең. Быелгы ярышның тагын бер үзенчәлеге – шул «кэш»лар. Әйләнеш саен акча бирәчәкләр көрәшчеләргә.

«Көрәшчеләр чынлап көрәшсен өчен, беренче әйләнештә оттырган көрәшчегә дә акчалата бүләк – 10 мең сум бирәбез. Икенче әйләнештә оттырганы 20 мең ала. Баш батыр – 100 мең, икенче урын – 75 мең, өченче – 50 мең, дүртенче урын алган көрәшче 25 мең күләмендә акчалата призга ия булачак», – диде оештыручылар.

 

Фото: © Рамил Гали

Тамашачылар арасында елдагыча бүләкләр уйнатачаклар. «Лотереяга йорт җиһазлары, көнкүреш кирәк-яраклары уйнатылачак. Узган еллардан ким булмас дип уйлыйм», – диде Айдар Шәймәрданов. Ә машина быел юк. Билетлардан кергән акчаның бер өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк.

Әмма тормыш 2020 елдан соң үзгәрде. Тамашачы массакүләм чараларга шикләнеп кенә килә. Билет сатудан килгән акча яртысын гына капларлык булса да, без машина уйната идек. Быел керемнәрнең бер өлеше мобилизациягә эләккән егетләргә ярдәм итүгә китәчәк. Тамашачыга машина биргәнче, ул акча ил һәм көн тынычлыгы өчен көрәшүче егетләргә китсә, күпкә файдалы булыр, дип уйладык, – диде Айдар Шәймәрданов.

Салават килә, Зәйнәб тә

«Манзара» премиясендә күп игътибар, әлбәттә, көрәшкә бирелә. Шулай да, аның спорт һәм МУЗЫКА премиясе булуын онытмаска кирәк. Сәхнәгә, дөресрәге, келәмгә чыгып җырлаучы артистларны көрәш арасында ял итеп алу өчен чыгаралар, дип кенә уйлыйбыз инде. Аларның кайберләре – «Манзара» музыка премиясенә дәгъва кылып йөрүчеләр.

Музыкаль премиягә безнең формат кысаларында клиплар төшергән, тамашачыга үзен тәкъдим итә алган артистлар лаек була. Кубогы өчен сайлап алынган артистларыбыз бар. Аларның берсе – Хәмид Мәткәримов, тагын берсе – эстрададан әллә кайчан китеп, хәзер тагын үзен танытырга теләгән Алмаз Гайфуллин. Узган елларны  37шәр артист катнашкан чаклар булды. Быел бераз киметтек. «Манзара»да популяр булган, үзләрен күрсәткән артистлар гына чыгыш ясаячак, – дип аңлатты Айдар Шәймәрданов.

Шулай ук, махсус кунаклар булып, «Казан егетләре» төркеме, Зәйнәб Фәрхетдинова, Салават Фәтхетдинов чакырылган.

 

Фото: © Салават Камалетдинов. 2020 елгы архив.

Кыскасы, көрәш һәм җыр бәйрәменә әйләнгән, татарның батыр ирләрен һәм матур кызларын бер урынга җыя торган урын ул «Манзара». Шуңа өстәп, Салават белән Зәйнәбне дә тыңлап кайтып китәсең. 2023 елгы батырның кем икәнен 14 гыйнвар көнне «Ак Барс» көрәш сараенда белербез.

  • «Манзара-2023» спорт һәм музыка премиясендә һәр көрәшчегә дә акчалата приз биреләчәк
  • «Манзара» премиясеннән кергән акчаның бер өлеше гуманитар ярдәм буларак җибәреләчәк




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

С начала объявленного Россией перемирия силы ПВО уничтожили 264 беспилотника

Возврат к зиме: Гидрометцентр обновил прогноз — куда нагрянут заморозки и снег на неделе? Подробный расклад по регионам

Как войска НКВД обороняли Днепрогэс

Спрос на военно-патриотический туризм в России вырос на 50% за последние четыре года, рассказали РИА Новости в РСТ


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.