Добавить новость
Сентябрь 2010
Октябрь 2010
Ноябрь 2010
Декабрь 2010
Январь 2011
Февраль 2011
Март 2011
Апрель 2011
Май 2011
Июнь 2011
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012 Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013 Сентябрь 2013 Октябрь 2013 Ноябрь 2013 Декабрь 2013 Январь 2014 Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014 Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015 Февраль 2015 Март 2015 Апрель 2015 Май 2015 Июнь 2015 Июль 2015 Август 2015 Сентябрь 2015 Октябрь 2015 Ноябрь 2015 Декабрь 2015 Январь 2016 Февраль 2016 Март 2016 Апрель 2016 Май 2016 Июнь 2016 Июль 2016 Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017 Апрель 2017 Май 2017 Июнь 2017 Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Гомеребез озын булса, исән-сау әйләнеп кайтырбыз»: Лаеш егетләре «солдатка» китте

0 54

Куллар калтырый, тамакка төер тыгыла, күзләргә яшь килә, ә йөрәк сыкрый. Шушындый халәттә репортаж язарга утырам. Җитмәсә, күңелне тырнап, яңгыр сибәләп тора. Төрлесен күрергә һәм язарга туры килсә дә, үземне болай авыр хис иткән юк иде әле. Якыннарны повестка белән озатканнарын, чыннан да, моңарчы күргәнем булмаган икән шул.

Мин бүген Лаешта булдым. Мобилизациягә эләккән бер төркем ир-егетләрне әзерлек пунктына озату мизгелләрен күреп кайттым. Егетләр белән саубуллашу Лаеш техникумы ишегалдында узды. Мин килгәндә урамда патриотик рухтагы рус һәм татар җырлары яңгырый, ләкин аларны беркем тыңламый кебек иде. Бөтен кеше үз хәсрәтенә чумган. Озатырга килгән ир-атлар бер-бер артлы тәмәкеләрен кабыза, хатын кызлар якыннарының җилкәләренә башларын куеп, тын гына сыкрый.

Мобилизация буенча китүчеләр техникумның актлар залында җыелганын ишеткәч, мин эчкә юнәлдем. Биредәге халык урамдагы кебек кайгыга батмаган иде. Залда дулкынлану булса да, беркемдә дә борчылу, курку һәм төшенкелеккә бирелү сизелмәде. Киресенчә, ир-егетләр үзләрен чын егетләрчә тотарга тырышты.

«Качып ятуның мәгънәсен күрмим»

Иң беренче булып, Имәнкискәдән 31 яшьлек Раил Сәләхов белән сөйләшеп киттем. Мобилизациягә авылыннан әлегә берүзе эләккән. Шулай да, авылдашлары аны озатырга килгән. Русланның әтисе дә, әнисе дә яшьли вафат булганнар, шуңа күрә егет әбисе һәм апасы тәрбиясендә үскән. Чакыру кәгазе килгәнче төзүчеләр бригадасы белән төрле районнарда шәхси йортлар салып йөргән. Өйләнергә, гаилә корырга өлгермәгән.

Раил Сәләхов

Фото: © Рифат Каюмов

Мин Хабаровск краенда Хәрби-һава көчләрендә хезмәт иткән идем. Без самолетлар ремонтладык. Чакыру кәгазе алгач, җыенып килдем менә. Җылы кием һәм бераз ашарга алдым. Башта Казанга алып китеп, тикшерәчәкләр, диләр. Аннары кая җибәрәселәрен белмим. Чакыргач, барырга кирәк инде. Качып ятуның мәгънәсен күрмим. Илебезне без сакламасак, кем сакласын соң? Аллаһ бирсә, исән-сау әйләнеп кайтырбыз әле, - диде Раил.

Раил янәшәсендә утырып торган 34 яшьлек Усад авылы егете Руслан Агиев белән дә танышып киттем. Раилдән аермалы буларак, Русланның гаиләсе, ике баласы бар – олысына биш яшь, ә кечесенә өч ай гына. Кичәге көнгә кадәр Усадта эретеп ябыштыручы булып эшләгән.

Руслан Агиев

Фото: © Рифат Каюмов

2010 елда Владикавказда ракета-зенит гаскәрләрендә хезмәт иткән идем, - диде Руслан. – Яхшы хәрби әзерлек үттем дип әйтә алмыйм. Ул вакытта гади солдатларны сугышка әзерләмәделәр. Күбрәк стройда атлап йөрү булды инде. Бер мәртәбә граната шартлатып карадым, алты тапкыр мылтыктан аттым. Автоматны сүтеп җыя беләм. Бөтен хәрби әзерлек шул.

Мобилизациягә чакыру кәгазен кичә китерделәр. Әзерлек өчен бер көн бирелде. Хатын, әни төне буе елап чыктылар. Мин аларны аңлыйм - җибәрәселәре килми инде. Шундый сынау килгәч, бернишләп булмый. Алда нәрсә буласын беребез дә белми, - дип сөйләде Руслан Агиев.

27 яшьлек Атабай егете Илнур Дәүләтшин 2016-2017 елларда Казанда хезмәт иткән. Ул күбесенчә тимер юл транспортында хәрби кораллар озатып йөргән. Илнур аеруча җаваплы хезмәттә булгач, яхшы хәрби әзерлек үткән. Өйрәнүләр ай саен булып торган. Хезмәттән кайткач, военкоматка чакыру кәгазе килгәнче «Оргсинтез» заводында инженер булып эшләгән, быел көндезге бүлеккә магистратурага укырга кергән. Кызлар үлеп кызыгырлык егет булса да, әлегә кадәр буйдак. Хезмәт итеп кайткач өйләнергә ниятли.

Кәеф әйбәт үзе. Хәерлесе булсын. Әти-әни кайгыра инде, нишләсеннәр? Әти кайгысын сиздерми үзе. Гомеребез озын булса, исән-сау әйләнеп кайтырбыз. Озак яшәргә язмаса, монда да әҗәлдән качып котылып булмый. Хәрби комиссариаттан да качып йөрүнең мәгънәсе юк, барыбер табалар. Язмышың шундый булгач, бернишләп булмый, - дип уртаклашты Илнур.

«Шушы илдән ашадылар, баедылар, ә хәзер чит илгә качалар»

Раил Сәләховны әбисе белән апасында тәрбияләнгән дип язган идем. Урамда аның апасы Гөлзифа Шәрәпованы күрергә дә туры килде. Яшьләрен чак тыеп тора иде, мин сөйләшә башлагач, елап ук җибәрде.

Бик авыр, энем. Хезмәт итеп кайтты бит инде. Менә тагын китә. Бер дә җибәрәсем килми. Үзе генә бит ул, минем әни кулында тәрбияләнде. 88 яшьлек әбисе өйдә елап калды. Нишләтәсең? Бурыч бит ул. Чакыргач, бармый хәлең юк. Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Бары тик шул гына теләгем, - дип сөйләде Гөлзифа апа, яшьләрен тыя алмыйча.

Якыннарын озатырга килгән өлкәнрәк ир-атлар бер-берләрен тормышта күргән авырлыкларын искә алып тынычландырырга тырышты. Берсе машинада әйләнгән очрагын сөйләсә, икенчесе газ баллоны шартлаганда чак исән калганын искә төшерде. Берәүнең туганы авырып яшьли вафат булган.

– Ходай озын гомер язган булса, вакытлы хәсрәтләр куркыныч түгел, - дип җөпләп куйды бер өлкәнрәге.

Исемнәрен русча эндәшеп, татарча сөйләшеп торган ир-атларга күзем төште. Аларның сүзләрен бүлеп, кемне озата килүләре турында кызыксындым. Ташкирмәннән керәшен агайлары икән. Николай абыйның улын озатырга килгәннәр. Фамилиясен әйтергә теләмәде, ләкин «Кушаматым Татарин була», - диде ул. Үзбәкстанда яшәгәндә татарча сөйләшкәнгә шундый кушамат таккан булганнар.

Улыма повестка бирүләрен башка аталар ничек кабул итәргә тиеш булса, мин дә шулай кабул иттем. Как положено! Үзем дә «доброволец» булып язылыр идем. Чын дөресен әйтәм. Илдә сугыш бара. Ничек качып ятасың инде?! - диде Николай абый.

Яндагы абыйларның берсе, безнең сүзгә кушылып, чит илләргә качучыларны сүгеп алды һәм качкыннарны кире кертмәскә тәкъдим итте.

- Шушы илдән ашадылар, баедылар, ә хәзер чит илгә качалар, - диде ул.

Аналар, егетләрен озатырга килгән кызлар, ирләрен озатучы хатыннар белән аралашып карарга талпынган идем, булдыра алмадым. Берләре әйтер сүз таба алмыйча торса, икенчеләренең күз яшьләреннән шешенеп беткән йөзләрен күргәч, үземнең тамакка төер тыгылды. Сүзләр артыктыр шул мондый вакытта.

«Аек акыл белән стройда басып торуыгыз өчен рәхмәт!»

Фото: © Рифат Каюмов

Булачак солдатларны тезеп бастырдылар. Башта военком аларны исемлек буенча барлап чыкты. Аннары Россия, Татарстан гимннары яңгырады. Шушы урында күз яшьләрен тыеп кала алган кеше булдымы икән, әйтә алмыйм, ләкин китүчеләр үзләрен нык тотты, сер бирмәде.

Татарстан гимны яңгыраган вакытта бер нәни кыз җиргә төшкән яфракны алып, стройда торучы әтисенә илтеп бирде. Мин китүчеләр автобуска утырганчы шул яфрактан күзне ала алмадым, ә әти кеше яфракны кулыннан ычкындыра алмады. Шушы балалар хакына ир-егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде!

Стройда торучылар алдында Лаеш хәрби комиссары Александр Афанасьев, районның башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков, дин әһелләре чыгыш ясады.

Хәрби комиссар үзен офицерларча тотарга тырышса да, тавышында дулкынлану сизелә иде.

Чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен, аек акыл белән стройда басып торуыгыз өчен рәхмәт! Хәзер сез үзебезнең танк полигонына китәсез, - дип мөрәҗәгать итте военком. – Сез анда күпмедер вакыт торганнан соң, өстәмә күрсәтмәләр киләчәк. Шул вакыт эчендә - бер ай буламы, ике аймы - үзегезнең хәрби осталыгыгызны искә төшерергә тиеш булачаксыз. Вакытыгызны әрәмгә уздырмагыз.

Минемчә, һәрбер акыллы кеше сугышны без түгел, ә НАТО алып барганын аңлый. 1941 елда без көтелмәгән һөҗүмне тоеп караганбыз инде. Бу юлы Президентыбыз безне андый дәһшәттән саклап калды. Үзенең анасын, хатынын, балаларын яраткан һәр ир-ат чакыру килгәнен көтмичә хәрби комиссариатка килергә, хәзерге моментта ил тынычлыгы өчен кирәкме-юкмы икәнен белешергә тиеш, - диде Александр Афанасьев, һәм автобуска утырыр алдыннан саубуллашу өчен биш минут вакыт бирде.

Автобус кузгалды. Кул болгаулар, елаулар китте. Исән-имин туган йортларыгызга әйләнеп кайтыгыз! 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Силы ПВО за ночь сбили над Россией 273 БПЛА, сообщили в Минобороны

Монтажники кондиционеров зарабатывают летом от 150 тыс. в Москве и Петербурге

42% объектов коммерческой недвижимости сталкиваются с деградацией телеком-инфраструктуры

Фестиваль пляжного волейбола «Казань Комус Fest» — яркое событие лета 2026 года


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Казань на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.